Сочинение / Җәй могҗизалары
Июнь — чәчәкләр ае. Шушы айда болын-кырлар гына түгел, юкәләр дә чәчәккә күмелә. Бу айда бал кортлары армый-талмый эшлиләр, бал җыеп калырга тырышалар.
Июньдә кешеләр дару үләннәре җыялар. Чөнки күп кенә дарулар чәчәкләрдән ясала. Безнең республикабызда чәчәкләрнең ниндиләре генә юк!
Беркөнне без дә − әбием, сеңлем һәм мин − урманга дару үләннәре җыярга киттек. Әйләнә-тирәдәге матурлыкка сокланып, әбием күрсәткән дару үләннәрен җыя торгач, шактый ардырды. Без чишмә буенда ял итәргә туктадык. Бит-кулларыбызны юып, чишмәнең саф суын эчкәч, арыганнар онытылды. Өйгә дару үләннәре җыюыбызга шатланышып кайттык.
Июнь ахырында җиләкләр дә өлгерә башлый. Мин каен җиләге җыярга яратам. Каен урманыңда кошлар җырын тыңлый-тыңлый, иртәнге чыклы үләннәр арасыннан кызарып пешкән җиләк җыюдан да рәхәт мизгел бар микән?! Савытың тулгач, аның хуш исенә исереп, матурлыгына сокланып бер мәл карап торасың. Ә җиләк сине һаман җибәрми. Үлән арасында җемелдәп, кызыктырып тора. Аның тәме... Бернинди экзотик җимешләр дә алыштыра алмый безнең урманнарда пешкән каен җиләгенең тәмен! https://insha.ru/text/107
Домашние задания: Другие предметы
напишите пж сочинение на татарском про лето 5 класс
Еще одна родственница Деда Мороза, который лета не видел?
Татарча казан
Мин җәйне ничек үткәрдем
Җәйдән дә матуррак чак бар микән? ! Бөтен җир яшеллеккә
күмелгән. Елгаларда сулар җылы. Кояшлы көне күп.
Безнең яклар суларга бай бит. Быел балыкның исәбе
булмады. Көн дә балыкка йөрдем. Дусларым да балыкчы
бит минем. Алар белән яр буенда балык шулпасы пешердек.
Маймычларны мәчегә алып кайттык. Үзегезгә шөгыль
таптыгыз дип, әти дә сөенә. Киләсе елга яхшырак кармаклар
алачак ул. Җәем тагын да файдалырак узачак.
Җәйдән дә матуррак чак бар микән? ! Бөтен җир яшеллеккә
күмелгән. Елгаларда сулар җылы. Кояшлы көне күп.
Безнең яклар суларга бай бит. Быел балыкның исәбе
булмады. Көн дә балыкка йөрдем. Дусларым да балыкчы
бит минем. Алар белән яр буенда балык шулпасы пешердек.
Маймычларны мәчегә алып кайттык. Үзегезгә шөгыль
таптыгыз дип, әти дә сөенә. Киләсе елга яхшырак кармаклар
алачак ул. Җәем тагын да файдалырак узачак.
Похожие вопросы
- напишите пж сочинения на татарском языке про казань
- Напишите пж сочинение "как я провёл лето". Желательно с ошибками.
- сочинение как я провел лето 5 класс
- Напишите пожалуйста сочинение на татарском языке на тему лес наше богатство До завтра нужно, пж напишите
- Сочинение на татарском про весну. Напишите сочинение на татарском про весну 5-7 предложений с переводом на русский.
- Как написать сочинение на татарском об осени Напишите пожалуйста сочинение на татарском об осени
- Напишите пожалуйста сочинение на татарском...
- Напишите пожалуйста сочинение на татарском Сочинение на тему "Моя любимая книга"
- Помогите написать мини-сочинение на татарском языке.
- напишите пж падежи на татарском языке.