Домашние задания: Другие предметы

Помогите с контрольной по ТАТАРСКОМУ ЯЗЫКУ!!!

1. Дөрес тәрҗемәне табыгыз.
Чәчәкләр үстерергә ярата.
а) Любит дарить цветы;
б) Любит выращивать цветы;
в) Любит ухаживать за цветами.
2. Дөрес сүзне куегыз.
Дәрестә ...сөйләшергә ярамый.
а) дөрес;
б) кычкырып;
в) пышылдап.
3. Тәрҗемә итегез.
Кот сидит под столом. Книга лежит на столе. Ученик сидит за столом. Стул стоит около окна. Цветы стоят посередине стола.
4. Кемдә? нәрсәдә? кайда? сорауларына җавап бирегез.
Ләйсән..., кеше..., абый ...әни..., апа..., урман..., урам..., сыйныф..., кар..., кыр...
5. Антоним парын табыгыз.
белемле
а) акыллы; б) надан; в) усал.
6. Сүзләрдән җөмлә төзегез.
Белми, татар, Коля, шуңа курә, ялкау, телен, бик.
а) 6,7,5,4,1,3,2;
6) 3,7,5,4,2,6,1;
в) 7, 4,6,3,1, 2, 5.
7.Посоветуй другу:
- бережно обращаться с книгой;
- не писать с ошибками;
- быть вежливым.
8.Как скажете о том, что:
- Марат вышел к доске;
- вы задание не поняли.
9.Кечкенә инша языгыз "Минем яраткан дәресем".
1-б; 2-б;
3. Песи өстәл астында утыра. Китап өстәл өстендә ята. Укучы өстәл артында утыра. Урындык тәрәзә янында тора. Чәчәкләр өстәл уртасында тора.
4. Ләйсәндә, кешедә, абыйда, әнидә, апада, урманда, урамда, сыйныфта, карда, кырда.
5. б) надан
6. Коля бик ялкау, шуңа күрә татар телен белми.
7. - Китапка карата сак бул.
- хаталарсыз язарга кирәк.
- әдәпле булырга кирәк.
8. - Марат такта янына чыкты.
- Сез биремне аңламадыгыз.
9. Инша / Яраткан дәресем
Соңгы вакытларда мин рәсем дөресләрен бик ярата башладым. Элегрәк бу дәресне мин бик үк яратып бетерми идем. Чөнки минем рәсемнәрем ничектер ямьсез булалар, аларны кешегә күрсәтергә дә ояла идем, укытучы да ул рәсемнәрне ничектер борынын җыерып кына карый иде дә, уртача гына билге куя иде.

Ә башлангыч мәктәптән бишенче сыйныфка күчеп, безне башка укытучы укыта башлагач, минем рәсем ясауга мөнәсәбәтем бөтенләй үзгәрде.

Яңа укытучы безгә башта рәсем ясауның нигезләрен өйрәтте: перспектива нәрсә ул, чагыштырмалылык ничек була, төсләрнең төрле төсмерләрен ничек аерырга, күләгә-шәүләләрне ничек итеп дөрес ясарга икәнлеген аңлатты. Мин бик тырышып, укытучы өйрәткәннәрне кабатладым. Шуңа күрә минем рәсемнәрем бик нык үзгәрде. Аларны инде хәзер бер дә оялмыйча карарга да, кешегә дә күрсәтеп була. Укытучым хәтта аларның кайберләрен бөтен сыйныфыбыз алдында мактап күрсәтә башлады. Шундый вакытларда мин горурлану хисе кичереп утырам, ул көн минем өчен бик тә шатлыклы була.

Дәресне ярату яки яратмау ул дәреснең сиңа ошавы яки ошамавына бәйле, укытучының нинди булуы да бик мөһим. Рәсем буенча минем гел "дүрт" тә "бишләр генә булмый, әлбәттә. Укытучыбыз һөркайчан да гадел билгеләр куя. Андый вакытларда мин начар билгемне төзәтергә, рәсемне яңадан ясарга тырышам.
http://www.insha.ru/text/393
Гюльнара Кулиева
Гюльнара Кулиева
66 218
Лучший ответ
1) б
Wert Wert
Wert Wert
14 702
Регина Муллагалиева ТАК... А ДАЛЬШЕ..?