Домашние задания: Другие предметы

Помогите составить 5-6 предложений на тему природа осени на татарском

Ах, бу көз!
Бүген ял көне. Кичен ява башлаган яңгырның эзе дә калмаган. Күк йөзендә көзге кояш үзенең соңгы җылы нурлары белән Җир – ананы иркәли. Ничектер рәхәт булып китте. Быелгы яңгырлы көннәрдән соң бу көн бәйрәм төсле тоелды. Бакча эшләре күптән тәмам. Тиз генә киендем дә урамга чыктым. Нинди хозурлык!. Бигрәк матур минем авылым. Бер ягында Сөн елгасы акса, икенче ягында иксез – чиксез урман сузылып киткән. Җәен елгада су коенабыз. Авылым урманга якын урнашкангадыр инде, һәр ел фасылында да яше, карты табигать байлыгыннан мул файдалана. Җиләге дисеңме, дару үләннәре, гөмбәсе – барысыда бар .
Менә урман ягыннан ниндидер кошның моңлы сайравы ишетелде. Әйтерсең лә, үзе янына дәшә. Кулыма таяк алдым да акрын гына урман ягына атладым. Тирә якта өрфия пәрәвезләр оча. Шундый тын. Һавада көз исе аңкый. Урманга килеп җиттем.
Аның матурлыгы әйтеп бетергесез. Шуны аңладым: көзге крман башкаларына караганда да матуррак, гүзәлрәк икән. Аланнарда балан, миләш куаклары балкып утыра. Җәен сайрый торган кошлар җылы якка китеп беткән. Ничектер моңсу, табигать сихри тынлыкка чумган. Кичә явып узган яңгыр тамчылары бар җиргә сафлык өстәп, саран гына яктырткан кояш нурында җемелделиләр. Агачлар да төрледән – төрле күлмәкләр кигәндәй, бәйрәмгә әзерләнгән купшы кызлар кебек тезелешеп торалар.
Шулай да арадаиң матуры – ак күлмәкле, төз, зифа буйлы каен кызы. Яфраклары – сары ефәк шәл. Аның янында кызыл яфраклы имән егете басып тора. Талгын гына искән җилдә, җәйге кичләрне искә алып, тын гына шыбырдашып утыралар.
Тулышып пешкән кып – кызыл тәлгәшле миләш, балан куаклары кич утырырга чыккан кызларны хәтерләтә. Алар шушы кыяфәттә миләш чыпчыклары килеп җиткәнче утырачаклар.
Ямь – яшел чыршы һәм наратларга гына көз кагылмый. Алар, табигатьтәге үзгәрешләргә игътибар бирми, тын гына утыралар. Әйтерсең, урманның тынычлыгын, иминлеген саклыйлар.
Җәен җиләккә барган сукмак буенча атлыйм. Аяк астында сары, кызыл, соры яфраклар кыштырдый. Алар бар җирне каплап алганнар. Шулай итеп Җир – анабыз кышкы йокыга әзерләнә, күрәсең. Аягым нәрсәгәдер барып төртелде. Кулдагы таягым белән актарып караган идем, бер гөмбәгә тап булдым. Аның янында тагын берәү, тагын һәм тагын...
Якындагы агач янында нәрсәдер кыштырдады. Керпе икән. Ул да каядыр ашыга. Кыштыр – кыштыр килеп, агач төбендәге чокырга кереп китте. Салкын кышны шунда уздырмакчыдыр инде.
http://nsportal.ru/ap/library/literaturnoe-tvorchestvo/2013/12/09/sochinenie-akh-bu-koz
Сукмак буйлап юлымны дәвам итәм. Менә кырмыска оясы. Әллә инде кышкы салкынга әзерләнеп тә беткәннәр? Бер генә җан иясе дә күренми. Кырмыскалар бик тырыш шул алар. Кышкы көннәргә җәен әзерләнеп беткәннәрдер инде.
AB
Aleksandra Boeva
70 868
Лучший ответ

Похожие вопросы