Суган күз яшьләребезне түктерсә дә, теге яки бу ризыкны әзерләгәндә ул алыштыргысыз яшелчә. Шул ук вакытта, дөрес кулланган очракта, сәламәтлегебез өчен дә файдалы. Бигрәк тә кызыл суган дәвалау үзлекләренә ия. Аның составындагы дисульфидлар бактерияләрне үтерүгә сәләтле, кандагы шикәр белән холестеринны киметә, организмны яман шештән саклый. Кызыл сугандагы аллицин дигән матдә исә тромблар барлыкка килүне кисәтә, кан тамырлары тышчасының сыгылмалылыгын тәэмин итә. Әмма суганны пешергән вакытта аның файдалылыгы югала. Суган составында ялкынсынуга каршы торучы изоцианатлар да бар. Ул организмга инфекцияләргә каршы көрәшергә ярдәм итә.
Суган, белгәнебезчә, С һәм В витаминнарына да бай. Алар исә матдәләр алмашына һәм нерв системасы эшчәнлегенә уңай тәэсир итә. Болардан кала, суганда марганец белән хром да бар.
Атеросклерозны кисәтү максатыннан, шул ук суган белән бал катнашмасын ашагыз. Аны көненә өч тапкыр, ашаганнан соң кулланыгыз. Цинга вакытында авыз куышлыгына суган согы сөртү дә файда китерер. Гөмбәчек авыруыннан котылу өчен зыян күргән урынга угычта уылган суган белән бал катнашмасын сылагыз. Аш серкәсендә пешкән суганны исә сөялле урынга куеп торыгыз.
Суган чәчне ныгыту чарасы да булып тора. Башны юарга бер сәгать кала баш тиресенә берәр бал кашыгы суган согы, кастор, тигәнәк һәм үсемлек майлары, ике бал кашыгы шампунь һәм бер күкәй сарысыннан торган катнашма белән башыгызны чылатыгыз. Соңыннан чәчегезне кычыткан яки әрекмән төнәтмәсе белән чайкагыз. Моны бер-ике ай дәвамында атнага бер тапкыр кулланыгыз. Әлеге катнашманы язгы чорда куллану аеруча файдалы. Кавыктан котылырга теләсәгез, аның кабыгыннан «шулпа» ясап, башыгызны шуның белән юыгыз.
Суган җыерчыклардан котылырга да ярдәм итә. Моның өчен суган белән балдан ясалган катнашманы битегезгә сылагыз.
http://shahrikazan.com/tt/2015-02-03-12-35-12/item/1350-yaman-sheshkә-karshyi-sugan.html
Домашние задания: Другие предметы
Все татары помогите мне! Мне нужно написать про лук 3 предложения на татарском Главное на татарском про лук
Напиши на русском, переведем...
Похожие вопросы
- ПОМОГИТЕ!!! Нужно 2 текста, по 15 предложений, на татарском
- Помогите с татарским Нужно написать что такое курай по татарски (желательно не слодным текстом)
- Нужно написать сочинение 4-5 предложений чтоб раскрыть смысл одной из пасловиц на выбор
- Помогите с английским. Нужно написать эти предложения на английском.
- Помогите с английским Нужно написать 10 предложений Present Simple
- Кто может мне помочь? Срочно нужно Напишите небольшое сочинение (15 предложений) на тему " В школе" срочна пажалста
- Помогите в задании. Нужно написать изложение по повести И. С. Тургенева "Ася"
- помогите мне пожалуйста нужно написать сочинение на тему:какой станет школа через 10 20лет или(село,улица,город,
- нужна ваша помщь,помогите по обществ, нужно написать примеры конфликтов)
- Помогите! По литературе нужно написать сочинение!
Вот
Вот. Давайте поможем девушке. Можете и в Википедию попутно написать. На татарском языке нет статьи.