Домашние задания: Другие предметы

Помогите написать сочинение на тему "Чыпчык табигать бизәге" пожалуйста (на татраском)

Табигать - туган йортыбыз.
Табигать ул – безнең әйләнә – тирәбез. Кояш, болыт, су, таш, үсемлекләр, хайваннар – барысы да безне чолгап алган тирәлек – табигать дип атала.
Һәр җир йөзендә гомер иткән кеше үзенә кирәкле әйберләрне табигатьтән ала. Кеше иген, яшелчә, җиләк – җимеш үстерә, терлек, кош – корт үрчетә. Үзенә яшәү өчен уңайлы шартлар тудыра. Елга – күлләрдән балык тота, урманнардагы җиләк – җимешен, агачын файдалана. Үзләренә азык туплый.
Табигатьебез аллы – гөлле чәчәкләргә күмелеп утыручы болын – кырлары, чишмәләрдән челтерәп аккан саф, чиста сулары, көмештәй саф сулы күлләре, кечкенә генә инештән башлап, зур елгага таба ыргылучы елгачыклары белән бай.
Табигать – ул безне яшәтүче дә, терелтүче дә, дөньяны танырга өйрәтүче дә. Без табигатьнең һәр ел фасылына сокланып, саклап, кадерләп, яшеллеккә һәм матур чәчәкләргә күмеп, зыян китермичә үз туган йортыбыз итеп кадерләп яшәтергә тиешбез. Табигать матурлыгы – ул безнең матурлык.
Кызганычка каршы, бүгенге кешелек табигатьнең кадерен белеп бетерми. Табигатьебезнең чиста сулы елга – күлләрен пычрату, очсыз – кырыйсыз урманнарын бер мәгънәсез кисеп бетерү, химия заводларның агулы газлары белән чиста һавабызны бозу, урамнардагы чүп – чарларның җәелеп ятуы күңелләрне тетрәндерә. Моны булдырмау – ул безнең изге бурычыбыз.
Менә ямьле яз җитте. Кыя таулардан ташулар ага башлады, урамнарда ташланып калынган чүп – чарлар кар астыннан калкый башладылар. Беркөнне безне укытучыбыз, мәктәп тирәсен чүп - чардан арындыру максаты белән, урамга алып чыкты. Чыккан идек, анда нәрсә генә юк?! Анда кәгазь калдыклары, тәмәке чүпләре, шешә савытлары һәм башкалар. Шушы ташландык әйберләрне күреп гаҗәпләнеп тә куйдым. Шуның хәтле кешенең тәртипсезлеге, җыйнаксызлыгы, әдәпсезлеге борчый мине. Мәктәп тирәсен чүп – чарлардан арындыргач, укытучыбыз белән сыйныфка кереп, табигатьнең кадерен белү, аны чиса тоту турында кызыклы һәм кирәкле мәгълүматлар тупладык.
Берничә кисәтү белән язылган фикеремне дә әйтеп үтәсем килә:
Урман, болын, сулык, күлләрне пычратма, чүп ташлама, теләсә кайда учак якма!
Агачларны рөхсәтсез кисмә, ботакларын сындырма, үләннәрне тамыры белән йолкыма!
Табигать байлыкларын кирәгеннән артык кулланма!
Табигатьебезгә зыян салучыларга юл куймыйк. Аны үз туган йортыбыз итеп саклыйк, яклыйк һәм матурлыгына, иркен саф һавасына, елга – күлләренә игътибарсыз калмыйк.
Табигать ул – безне ашата, эчертә, киендерә, сәламәтлекне саклый.
Үзебезнең кылган эшләребез өчен хәзер дә, киләчәк буыннар алдында да җаваплы икәнлегебезне тоеп яшик.
Анастасия Прыткова
Анастасия Прыткова
79 972
Лучший ответ
Алексей Хвостенко это вообще не в тему там написанно *чыпчык табигать бизэге* а это вообще не то что надо
Мин үземнең туган ягым табигатенә һәрвакыт сокланам. Сокланмаслык та түгел бит: урман дисәң, урманнары бар аның, сулыклар дисәң, елга-кулләре күп аның, таулар, болыннар, тугайлар, әрәмәлекләр... Болар барысы да минем туган ягым.
Елның дүрт фасылын да күрәм мин туган ягымда. Менә хәзер яз килеп ята табигатькә. Ул бөтен җирне яшеллеккә күмәр. Инде гөрләвекләрен агызырга да өлгерде. Тиздән табигать бизәкләре – кошлар, туган җиребезне сагынып, җылы яклардан кайтып җитәрләр.
Язның бигрәк тә май айларын яратам. Бөтен тирә-як көзге муллыкка әзерләнә башлый бит ул чакта. Ничек итепме? Бөтен агачлар чәчәккә күмелә, ә җимеш агачларның шау чәчәктә утыруы - ул көзге мул уңыш дигән сүз. Инде бу чәчәкләрне салкын гына коймасын да, бал кортлары аларны серкәләндереп торсын.
Шушы матур вакытны табигатьнең тагын бер иң күңелле чоры - җәй алыштыра. Ул сусыл тәмле җиләкләре, кызыл бөрлегәннәре белән килә дә, хуш исле печәннәре, тук арыш-бодайлары белән алтын көзгә кереп тә китә. Сары көз айлары яңгырлы, җилле булса да, үзләренең муллыклары белән күңелле.
Мул алтын көзне тагын бер күңелле ел фасылы - ак кыш алыштыра. Ул үзенең яңгырлары белән Көз бераз пычрата төшкән юлларны, сукмакларны энҗедәй кар бөртекләре белән түши. Дөнья бу кадәр зиннәтлелектән бик көяз булып күренә башлый. Кечкенә генә йолдызлар бик мул булып күктән ява да бөтен агачларга, куакларга тун булып ябыла.
Əйе, табигать, Җир-Ана кышкы салкында да үзе тудырган матурлыкны юкка чыгармас өчен тырыша. Елгаларны боз белән каплый ул, андагы балыклар туңмасын; агачларны, җир өстен калын кар астында калдыра - үсемлекләрне салкын алмасын өчен шулай кирәк.
Ə менә без шушы матурлыкны саклый беләбезмени? Соклана беләбезме без табигать матурлыгына? Мөгаен, юктыр. Чөнки язга чыккач, кар эри башлауга, кыш буе теләсә кая ташланган чүп-чар күренә башлый. Бу бит кешеләрнең әхлаксыз, шапшак булуын күрсәтә. Ел саен яз җиткәч, безне, мәктәп балаларын, шушы чүпне җыярга чыгаралар. Без авырыксынмыйча башкарабыз бу эшне. Ләкин бу чүпне теләсә кая ташлаган кешеләргә әзрәк оят түгел микәнни соң? Ник алар әзрәк кенә булса да табигать турында кайгыртмыйлар икән? Əгәр кеше мондый сорауларны үз-үзенә бирә, бу турыда бераз уйлана икән, димәк, аңарда әле өмет бар дигән сүз.
Əйдәгез, күбрәк агачлар утыртыйк, чөнки агачлар алар - кислород чыганагы. Чишмәләрне чистартыйк, чөнки чиста сулыклар - алар сәламәтлек чыганагы. Саклыйк табигать матурлыгын. Шул чакта киләчәк буыннар безгә рәхмәт әйтер!
****** **** Ще не вмерла татарииия :-)
Рустам Самсаков Спасибо вам большое!!))