Сочинение / Дустыма хат
Казан, 15 нче март, 2008 ел.
Исәнме, Галия. Сиңа дустың Әлфия хат яза. Синең хатыңны алдым, бик зур рәхмәт. Менә хәзер сиңа җавап хаты язарга булдым.
Син миннән ниләр эшлисең, хәлләрең ничек дип сорыйсың. Минем хәлләр әйбәт. Яхшы билгеләренә генә укыйм. Беләсең бит инде, математиканы гына яратып бетермим. Шунлыктан начар билгеләр дә эләккәли. Дәресләрдән соң инглиз теле өйрәнергә йөрим.
Бер яңалыгым бар. Соңгы вакытта мин яратып рәсем ясый башладым. Күбрәк хайваннарны ясарга өйрәнәм. Кибеттән рәсем ясарга өйрәтә торган бер китап алган идем, менә шуннан соң тотындым инде. Бер рәсемемне сиңа да җибәрәм. Ошармы икән инде ул сиңа, хатыңда язып җибәрерсең.
Тагын бер яңалыгым бар. Мин Асылъяр иҗаты белән кызыксына башладым бит әле. Аның "Евровидение" конкурсына сайлау концертында татарча җыр белән чыгыш ясавы да сокландырды мине. Хәзер менә фоторәсемнәрен, газета-журналлардагы аның турында язылган мәкаләләрне җыя башладым. Җырларын да туплап барам. Бик кызыклы шөгыль икән ул.
Менә шуның белән бөтен яңалыклар да язылып бетте бугай. Сау бул! Синнән хат көтеп калам. Дустың Әлфия.
http://www.insha.ru/text/31
Дустыма хат.
Исәнме, кадерле дустым. Әйе, син бу хатны кулыңда тоткач, һәм шушы минутта аны укыгач, мин сине үземнең дустым дип саныйм. Бәлки, дустым гана түгел, ә сердәшем дип тә, әйтер идем.
Үзем Татарстанның иң матур шәһәрләренең берсендә – Бөгелмәдә яшим. Биредә унсигезенче гасырдан башлап татарлар белән руслар янәшә яшәп, бер-берсенә ярдәм иткәннәр, гореф-гадәтләрен хөрмәт иткәннәр. Быел туган шәһәремә 230 ел. Ул зур түгел, әмма үзенең кешеләре һәм казанышлары белән дан тота. Бүгенге Бөгелмә үзенең уку йортлары, бигрәк тә мәктәпләре белән горурлана ала. Мин, мәсәлән, биш ел элек ачылган профильле мәктәптә – Кадетлар мәктәбендә укыйм. Мәктәбебез ике катлы матур бинада урнашкан, һәм ул заманча җиһазландырылган. Безнең анда гади мәктәпләрдә өйрәнә торган фәннәр белән беррәттән хәрби эшләр буенча дәресләр дә бар. Биредә 5нче сыйныфтан 11нче сыныфка кадәр кадетлар укый. Күпчелек малайлар үз тормышларын хәрби һөнәре белән бәйләргә теләп, бирегә укырга керәләр. Кадетлар Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы мәктәпләреннән җыелган. Малайларның күбесе тормыш сынауларын үткән: язмыш аларны дөньядагы иң кадерле кешеләре – я әтисе, я әнисез калдырган. Әмма малайлар төшенкелеккә бирелмиләр, алар мәктәп дөньсында кайнашып-гөрләшеп яшиләр. Башка мәктәпләрдә укучылар 5-6 дәрес укып өйгә кайтып китсәләр, безнең мәктәп кадетлары дәресләрдән соң хәрби эш буенча махсус дәресләрдә белем алалар. Мәктәбебездә спортка зур игътибар бирелә. Һәр көнебез иртәнге зарядкадан башланып китә. Физкультура дәресләрендә һәм дәресләрдән соң төрле ярышларга әзерләнәбез. Ел дәвамында шәһәр, Республика, Россия күләмендә уздырылган төрле конкурсларда, ярышларда катнашып, җиңүләргә ирешәбез. Ә җиңүгә ирешергә укытучаларыбыз гына түгел, ә бер-беребезне аңлау, бер-беребезгә булышу, тырышлык, бердәмлек һәм дуслык хисе ярдәм итә.
Бездәге укытучылар һәм укучылар бергәләшеп, зур һәм тату гаилә кебек, яшиләр. Ә синең мәктәбеңдә ничек? Безнең мәктәп турында сөйләгәннәр ошадымы? Кызыксынсаң, үзебезнең мәктәпкә кунакка көтеп калам.
Ә хатымны әдип сүзе белән тәмамлыйсым килә:
Бик күп булсын дусларыгыз,
Дуслар белән уртак булсын уйларыгыз.
Дус ул – юлдаш, дус ул – сердәш, дус – ул – терәк,
Җир йөзендә яшәү өчен дуслар кирәк.
Мингазов Марсель, 10нчы сыйныф кадеты,
Кадетлар мәктәбе, Бөгелмә шәһәре
http://nsportal.ru/ap/library/literaturnoe-tvorchestvo/2012/04/01/dustyma-khat
Домашние задания: Другие предметы
Напишите пожалуйста, письмо другу по татарсокму, про спорт и профессии пожалуйста
Он что, русского не знает?
Җир йөзендә тормыш казаны һәрчак кайнап тора. Кайчак керфекләрне күтәрә ал-маслык кайгы басып, дөньяны каплый, ул да булмый күңелләргә яшәү өмете өстәп, куаныч челтәре үрелә. Тормышта төрлесе була, ләкин һәрчак нәрсәгәдер төшендерү-че, юл күрсәтүче кирәк. Кешеләргә мәгънәле тормышны колачлар өчен укытучы канат куя. Ул тәрбияли, укыта, һәркемне кеше итәргә омтыла. Бу һөнәрнең бөекле-ген аңлаганга , әнием дә балалар бакчасында педагог булып эшләгәнгә күрә, мин дә киләчәктә укытучы булырга хыялланам.
Укытучы эше җиңел түгел. Алар бар белгән белемнәрен балаларга бирүчеләр, укучыларны кызыксындырган барлык сорауларга җавап табучылар, һәр көнне күз нурларын түгеп дәфтәр тикшерүчеләр дә. Дәреслектән тыш, төрле мәгълүмат чыга-накларын, информацион технологияләрне кулланып, кызыклы дәресләр үткәрүче укытучы булу өчен бик күп сыйфатларга ия булырга кирәк. Алар – белемле дә, акыллы да, сабыр –түземле дә, гүзәл дә. Укытучы булу өчен иң кирәкле сыйфат – балаларны ярату, аларны бертигез күрү. Бу һөнәр зур сабырлык, түземлек, күп-кырлы белем, зыялылык, балаларга карата олы мәхәббәт һәм сайлаган эшеңә чиксез бирелгәнлек таләп итә.
Мөгаллим ул – белем таратучы, ул изге кешеләр рәтендә. Заман күзлегеннән ка-раганда, укытучы – сәясәтче дә, икътисадчы да, эшмәкәр дә түгел, ул – милләтне таркалудан, тузгытудан саклап торучы, милләтнең киләчәген булдыручы. Укытучы киләчәккә өмет белән карамаса, яшь буында өмет булмаячак.
Укытучы безне уйларыбыз белән үткән заманнарга сәяхәт иттерә, бүгенге көн белән таныштыра, киләчәк турында хыялланырга өйрәтә. Алар бездә якты, матур тойгылыр тәрбиялиләр, кешеләрдәге, тормыштагы матурлыкны күрергә һәм шуның өчен көрәшергә чакыралар. Безнең Сәпәй мәктәбендә шундый укытучылар шактый. Мин үземне укыткан барлык укытучыларымны хөрмәт итәм һәм яратам. Ә иң яратканнарым - үзебезнең сыйныф җитәкчебез Гәрәева Лилия Александр кызы һәм татар теле һәм әдәбияты укытучыбыз, “Әдәби туган як” түгәрәге җитәкчесе Фирүзә Фәнилевна Кашапова.
Фирүзә апа безгә татар теле һәм әдәбиятын, ә Лилия апа тарих, җәмгыять белеме фәннәрен укыта. Мин бу фәннәрне бик яратып укыйм. Чөнки бу дәресләрдә үзеңне кызыксындырган сорауларга җавап табасың. Фирүзә апабызның сочинение-ләр һәм иншалар язу дәресе ошый миңа. Без аларны ашыкмыйча гына язабыз. Татар теле һәм әдәбияты укытучыбыз күп төрле фактлардан, язарга теләгән фикерләрдән, тормышта булган вакыйгалардан иң кирәклеләрен генә сайлап язарга куша. Мин һәрчак шул кагыйдәләрдән чыгып эш итәргә тырышам.
Әдәбият дәресләре исә матурлык дөньясына сәяхәттән гыйбарәт. Язучыларның тормыш юлы, аларның әсәрләре белән танышкан саен - күңелең байый. Кыскасы, Фирүзә Фәнил кызы миндә әдәбиятка, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләде. Моның өчен мин аңа мең рәхмәтле!
Укытучым катлаулы ситуацияләрдә дә үзе өчен файдалы, уңайлы якларны эз-ләп таба белә. Үзенең дәресләрендә даими рәвештә тәртипкә өйрәтә. Ә тәртип ул- физик матурлыкның һәм әхлакый тәрбиянең иң кирәкле шартларыннан берсе. Аның өйрәтүләрен тормышымда куллана белсәм, сайлаган һөнәремдә ялгышмам, дип уйлыйм.
Киң күңелле, ягымлы, олы җанлы укытучым һәркайсыбызга тормыш сабак-ларын сеңдерергә тырыша, асыл киңәшләрен кызганмый. Ул безне үз балаларыдай якын күрә, хаталар булса, дөрес юл күрсәтә, сабырлыгын җуймый. Минем дә, аңа ошап, нәкъ шундый сыйфатларга ия булган укытучы буласым килә.
Мәктәп тормышын шәхси тормыштан өстен куеп, бар гомерен яшь буынга белем бирүгә багышлаган олы җанлы укытучым тыйнак кына изгелек орлыклары чәчә, гыйлем тарата. Безнең белән уртак тел табып, начарлыктан тыеп, яхшылыкка өйрәтүе өчен рәхмәт аңа. Укытучыбыз киң күңелле, олы җанлы. Ул - минем тормы-шымның якты бер өлеше, аның урыны күңелемнең түрендә тәгаенләнгән.

Похожие вопросы
- Напишите пожалуйста письмо другу по ситуации:
- Напишите пожалуйста письмо Жилина к Дине Из произведения ,, Кавказкий пленник''
- Напишите пожалуйста письмо Лизе из повести "Бедная Лиза". Или пример
- Помогите ПОЖАЛУЙСТА! Письмо другу перевести на английский
- Напишите пожалуйста пересказ ПРИШВИНА КЛАДОВАЯ СОЛНЦА, ОТ ЛИЦА Насти Напишите пожалуйста пересказ !!
- Напишите, пожалуйста, правила для уравнений диссоциации веществ. Или ссылку киньте, пожалуйста.
- сочинение Как я провел лето напишите пожалуйста маленькое сочинение на тему Как я провел лето пожалуйста))
- Напишите пожалуйста как произошла акробатика, другими словами история акробатики! Помогите, пожалуйста
- Помогите,пожалуйста, написать письмо другу из США на английском языке (письмо о лагере)...
- пожалуйста помогите перевести и написать ответное письмо