Домашние задания: Другие предметы

Помогите написать инша по татарскому на тему "Дэрдемэнд ижатында лирик герой образы"

Кереш
Дәрдемәнднең иҗаты ХХ йөз башын татар шигъриятендә аерым урын тота. Аңарда үзенчәлекле рәвештә XIX йөз ахыры һәм ХХ йөз башындагы мәгърифәтчелек идеяләре дә, беренче Русия инкыйлабының каршылыклары да, 1917 нче ел октябренә бәйле кискен борылыш та чагылыш тапкан.
Хезмәтнең төп максаты булып Дәрдемәнднең иҗатында символизм чыганакларын анализлау тора. Бу максатка ирешү өчен безнең тарафтан түбәндәге мәсьәләләрне хәл итәргә тиуры килде:
– татар әдәбияты тәнкыйте тарихында Дәрдемәндкә карата фикерләрне анализлап, андагы шагыйрьнең иҗат методы турындагы мәгълүматларны системага китерү;
– ХХ гасыр башындагы шигърият хәрәкәтен ачыклау һәм Дәрдмәнд иҗатын башка шагыйрьләр иҗаты белән чагыштыру (Сәгыйть Рәмиев шигырьләре белән);
– Дәрдемәнднең иҗатын юлын һәм иҗатының төп үзенчәлекләрен анализлау;
– ХХ йөз башындагы әдәбиятта символизм мәктәбенең төп үзенчәлекләрен билгеләү, аларны рус символизмы белән чагыштыру;
– Дәрдемәнд иҗатында символизм үзенчәлекләрен тасвирлау.
Безнең тарафтан Дәрдемәнд иҗатына багышланган М. Гайнуллин, И. Нуруллин, Х. Госман, Г. Халит һәм С. Хәким, Р. Харисның мәкаләләре анализланды. Аерым А. М. Сәяпова хезмәтенә тукталып китәргә кирәк. Бу монографиядә Дәрдемәнднең символизм œзенчәлекләре билгеләнгән, ул тарихи агым эчендә күрсәтелгән һәм әдипнең суфичылыкка карата мөнәсәбәте конкрет мисаллар нигезендә анализланган. Кызганычка каршы, бу хезмәт Дәрдемәнднең фәлсәфи дөньясына багышланган зур хезмәтләр арасында әле беренчеләрдән.
Символизм хәрәкәтен анализлаганда, безнең тарафтан шулай ук рус символизмына багышланган кайбер материаллар каралды. Суфичылык теориясен караганда, без шулай ук Ә. Сибгатуллина хезмәтенә мөрәҗәгать иттек.
Хезмәтнең актуальлеге бәхәссез. ХХ йөз башы әдәбияты күп дистә еллар сыйнфый караш белән анализланды. Күп кенә әдипләр я әдәби тәнкыйтнең кырыенда калдырылып бардылар, я тискәре рәвештә генә анализландылар. Бүгенге көн яңа таләпләр куя. ХХ йөз башы әдәбиятына тулы, дөрес, объектив бәя бирмичә, яңача татар әдәбиятының тарихын язу зур кыенлыклар тудыра..

Похожие вопросы