Домашние задания: Другие предметы

Напишите текст на татарском, пожалуйста! Текст на тему: Береги природу! Очень надо, помогайте!!

Табигать - туган йортыбыз. Табигать ул – безнең әйләнә – тирәбез. Кояш, болыт, су, таш, үсемлекләр, хайваннар – барысы да безне чолгап алган тирәлек – табигать дип атала. Һәр җир йөзендә гомер иткән кеше үзенә кирәкле әйберләрне табигатьтән ала. Кеше иген, яшелчә, җиләк – җимеш үстерә, терлек, кош – корт үрчетә. Үзенә яшәү өчен уңайлы шартлар тудыра. Елга – күлләрдән балык тота, урманнардагы җиләк – җимешен, агачын файдалана. Үзләренә азык туплый. Табигатьебез аллы – гөлле чәчәкләргә күмелеп утыручы болын – кырлары, чишмәләрдән челтерәп аккан саф, чиста сулары, көмештәй саф сулы күлләре, кечкенә генә инештән башлап, зур елгага таба ыргылучы елгачыклары белән бай. Табигать – ул безне яшәтүче дә, терелтүче дә, дөньяны танырга өйрәтүче дә. Без табигатьнең һәр ел фасылына сокланып, саклап, кадерләп, яшеллеккә һәм матур чәчәкләргә күмеп, зыян китермичә үз туган йортыбыз итеп кадерләп яшәтергә тиешбез. Табигать матурлыгы – ул безнең матурлык. Кызганычка каршы, бүгенге кешелек табигатьнең кадерен белеп бетерми. Табигатьебезнең чиста сулы елга – күлләрен пычрату, очсыз – кырыйсыз урманнарын бер мәгънәсез кисеп бетерү, химия заводларның агулы газлары белән чиста һавабызны бозу, урамнардагы чүп – чарларның җәелеп ятуы күңелләрне тетрәндерә. Моны булдырмау – ул безнең изге бурычыбыз. Менә ямьле яз җитте. Кыя таулардан ташулар ага башлады, урамнарда ташланып калынган чүп – чарлар кар астыннан калкый башладылар. Беркөнне безне укытучыбыз, мәктәп тирәсен чүп - чардан арындыру максаты белән, урамга алып чыкты. Чыккан идек, анда нәрсә генә юк? ! Анда кәгазь калдыклары, тәмәке чүпләре, шешә савытлары һәм башкалар. Шушы ташландык әйберләрне күреп гаҗәпләнеп тә куйдым. Шуның хәтле кешенең тәртипсезлеге, җыйнаксызлыгы, әдәпсезлеге борчый мине. Мәктәп тирәсен чүп – чарлардан арындыргач, укытучыбыз белән сыйныфка кереп, табигатьнең кадерен белү, аны чиса тоту турында кызыклы һәм кирәкле мәгълүматлар тупладык. Берничә кисәтү белән язылган фикеремне дә әйтеп үтәсем килә: Урман, болын, сулык, күлләрне пычратма, чүп ташлама, теләсә кайда учак якма! Агачларны рөхсәтсез кисмә, ботакларын сындырма, үләннәрне тамыры белән йолкыма! Табигать байлыкларын кирәгеннән артык кулланма! Табигатьебезгә зыян салучыларга юл куймыйк. Аны үз туган йортыбыз итеп саклыйк, яклыйк һәм матурлыгына, иркен саф һавасына, елга – күлләренә игътибарсыз калмыйк. Табигать ул – безне ашата, эчертә, киендерә, сәламәтлекне саклый. Үзебезнең кылган эшләребез өчен хәзер дә, киләчәк буыннар алдында да җаваплы икәнлегебезне тоеп яшик.
Ульяна Сафронова
Ульяна Сафронова
611
Лучший ответ
Наталья Семёнова Спасибо! Спас
Җәйге урман. . Аның шифалы һавасы, бер күрүдә йөрәккә дәрт өстәп, күңелләрне үстереп җибәрә торган хәтфәдәй болыннары, энҗе-мәрҗән бөртекләре төсле җиләкләре, зифа каеннары, төз наратлары кешеләрне һәрчак үзенә тартып тора.

Болыннарга үзгә бер ямь өстәп,
Чәчәк ата нәфис гөлләре.
Җәйге эсседә үзенә тартып тора
Зәңгәр күзле тирән күлләре

. Ял көннәрендә төркем-төркем кешеләр урманга ашыгалар. Берәүләр ярамаса да, ауга чыгалар, берәүләр ял итәләр, артларыннан тирэн "эзләр”, "истәлекләр” калдыралар: агачларны сындыралар, учак ягалар.

Табигать - безнең иң зур байлыгыбыз. Тирә - юньне пычрату кешеләр тарафыннан уйламыйча эшләнә торган зур ялгышлык. Хәзерге вакытта табигатьне саклау иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе булып тора.

Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу кешеләрнең рухи дөньясын баета, уйларга өйрәтә.

Кемне генә сокландырмый

Туган як табигате.

Мондый сихри гүзәллекне

Кайда табарсың тагы?

Киләчәк буыннар язмышын фән – техника казанышлары түгел, ә җир – суларның экологик торышы хәл итәчәк. Әйләнә-тирәнең пычрануы, әйтик, завод – фабрикалардан чыккан төтен, төрле җирләрдә аунап ятучы чүп-чар, теләсә кайда ташланган төрле азык калдыклары, кешеләрнең сәламәтлегенә зур зыян китерә. Бигрәк тә балаларның организмнары зарарлы һавага, суларга бик сизгер. Кешеләр табигать байлыкларын ишәйтүгә караганда, күбрәк файдаланырга омтыла.

Ләкин шушы матурлыкны

Безгә кирәк сакларга.

Кош-кортларны, җәнлекләрне

Явызлардан якларга.

Җирдә тереклек бары һава-атмосфера булганда гына яши ала. Бүгенге көндә промышленность, транспорт үсү нәтиҗәсендә һавада кислород һаман кими бара. Моннан тыш, әле кислородны төп эшләп чыгаручы - урманнарның да мәйданнары көннән-көн кими. Галимнәр исәпләве буенча, якындагы 150-180 ел эчендә атмосферадагы кислород күләме 1/3 мәртәбә кимергә мөмкин. Атмосфераның пычрануы кислота яңгырлары, парник эффекты, сөрем томаны, озон тишеге кебек куркыныч нәтиҗәләргә китерә.

Радиоактив матдәләр белэн пычрану тагын да куркыныч. Мәсәлән, 1986 елда Чернобыль АЭСында килеп чыккан авария нәтиҗәсендә 50 т атом ягулыгы атмосферага эләгә һәм бик күп кешеләр, усемлек, хайваннар нурланыш ала

Табигать – туган йортыбыз. Аның байлыкларын саклау - безнең төп бурычыбыз. Һәркем дә агач утыртырга, кош оялары ясап куярга тиеш. Урманнарны кисмәскә, яшел келәм җәелгән болыннарны бетермәскә, кош ояларын туздырмаска кирәк. Минемчә, 5-11 нче сыйныфларда "Экология” фәне укытылса, укучылар өчен файдалы булыр иде.

Әгәр завод – фабрикалар пычрак төтен – суларга чистарту җайланмалары кулланса, теләсә кайда чүп – чар ташланмаса, урман агачлары кирәгенчә генә кулланылып, җәнлек аулауда хокук бозулар булмаса, без киләчәк буынга чиста табигать калдырыр идек. Табигатьне яратырга, сакларга, аңларга кирәк. Табигый байлыкларны ишәйтүгә омтылучы, экологик яктан культуралы, әхлакый аңлы, иҗади фикер йөртүче шәхесләр кирәк безнең тормышта.
Дима Момот
Дима Момот
53 694
Уася ты чего природу загризняешь?! Чтоб такого больше не было ты понил?!
Сан4О ???
Сан4О ???
1 679
Наталья Семёнова А если серьёзно
Мин бик яратам, ял итәргә табигать кочагында. Йөри урманга, йөзә " иде. Әмма соңгы вакытта без шулай загрязнили диңгез һәм елгалары, урманнары һәм далалары, дип әверелә куркыныч өчен буыннар. Хәзерге вакытта бик күп, диләр турында, табигатьне саклау. Мәктәпләрдә керттек, экология предметы. Әлеге дәресләрендә фикер алышалар хәлне окружающем дөньяда, шул, ничек җиңел бозарга балансы табигатьтә, ә менә торгызу нарушенное бик кыен. Табигать үзе торгызыла, ләкин бик акрын бара, шуңа күрә, кешеләр сакларга тиеш һәм охранять ул дөнья, анда яши. Кешеләр погоне за престижностью һәм акчалата истребили күп төр хайваннар, кайбер төрләрен, аларның инде торгызырга мөмкин түгел, яки шул ук бармак белән генә санарлык калды кайбер ценителей табигать. Хищник, преследуя хайван, тели, бер — наесться. Ул гына да түгел, убьет күбрәк аңа кирәк. Һәм бу бар гаилә, равновесие. Кеше шул ук уничтожает барысы да күрә, аңа кирәк күбрәк. Һәм нәтиҗәдә ул истребит барысы да тере. Минемчә, әгәр дә һәр кеше булачак чисталыкны сакларга, үз ишегалдында, урманда, кайда гуляет, предприятиедә, анда эшли, тирәли барысы да үзгәрәчәк! Мин ышанам ки, кешеләр одумаются, перестанут җимерү җирне, анда яши һәм килешерләр, дип безнең планета бар өчен түгел одноразового куллану.
P.S. Я нихера не знаю татарский так что просто перевёл переводчиком!:)
Suma9 ¤Sumaya*
Suma9 ¤Sumaya*
450

Похожие вопросы