Рус телен дә бик яратып өйрәнгән, белгән, иҗатында киң файдаланган Тукай бер шигырендә түбәндәге юлларны язган:
Рус белән тормыш кичердек сайрашып,
Тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып.
Бүгенге көндә ике телне дә белү бик мөһим. Без кечкенә чактан ук рус теле белән рәттән татар телен дә бик теләп өйрәнәбез. Чөнки ул телләрнең икесен дә яхшы белү — безнең бурычыбыз. Мин Шәйхи Маннур язган сүзләр белән тулысынча килешәм:
Татарча да яхшы бел,
Русча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле затлы тел.
Башкорт шагыйре Рәми Гариповның түбәндәге юллары да гыйбрәтле, илне ил, халыкны халык, телне тел берсен-берсе хөрмәт итеп, өйрәнеп, сыешып яшәргә чакыра:
Телне телләр хушсынмаса,
Артылмаслык тау булыр.
Булмас дуслык, дау булыр
Дау артыннан яу булыр.
Татар классик поэзиясенең күренекле вәкиле Дәрдмәнд тә телләрне өйрәнергә, ләкин аларны бер-берсе белән бутап, телләрне пычратмаска куша:
Кил, өйрән, и туган, бер башка телне,
Бүтән телләр белү яхшы һөнәрдер.
Катыштырма вә ләкин телгә телне,
Тел уйнатмак наданлыктан әсәрдер.
Мин аның белән килешәм. Телләр белү олы байлык дип исәплим.
Зур фән дөньясына керергә омтылган кеше халыкара 14 телнең кимендә икесен бик яхшы белергә тиеш дип уйлыйм мин. Бер генә тел аркылы өйрәнеп бер фәнне дә төгәл итеп үзләштереп булмый. Шуның өчен без үз телебезне үзәккә куеп, шуның нигезендә башка телләрне дә өйрәнергә тиешбез. Тәҗрибә күрсәткәнчә, кеше нихәтле күбрәк тел белсә, шулхәтле күбрәк белем алырлык сәләткә ирешә. Юкка гына халыкта “Бер тел – бер ачкыч, ике тел – ике ачкыч”, “Телләр белгән илләр гизгән”, “Телләр белгән ил ачар” кебек мәкальләр барлыкка килмәгән. Моңа тарихтан да күп мисаллар китерергә булыр иде.
Бәлки шуңадыр, әти-әнием мәктәптә укыганда ук телләрнең барысын да яхшы үзләштерүемне телиләр иде. Инглиз телен тырышып үзләштердем. Ә ике кадерле тел — рус теле һәм татар теле мине балачактан алып гомер буена озатып баручы юлдашларым, ике канатым.
Республикабызда хәзер татар теле һәм рус телләре тигез хокуклы дәүләт теле дип игълан ителде. Әхмәт Ерикәйнең күп еллар элек язылган бу шигыре бүген дә актуаль яңгырый:
Заман миңа: "Югарырга мен!" — дип
Ике канат биреп үстерде,
Канатымның берсе — татар теле,
Икенчесе — бөек рус теле!..
Тел – кешеләрнең аралашуы өчен иң әһәмиятле чара. Ул кеше тормышында гаять зур урын тота. Ул – тормыш чыганагы, белем чишмәсе. Тел – кешеләрнең бер-берсе белән аралашырга, бер-берсен аңларга, бер-берсенең теләк-максатларын, уй-фикерләрен белергә ярдәм итә.
Фән, техника алган киткән заманда яшәү кешеләрдә телләр өйрәнүгә дә ихтыяҗ тудыра. Бер генә тел аркылы өйрәнеп бер фәнне дә төгәл итеп үзләштереп булмый. Шуның өчен без үз телебезне үзәккә куеп, шуның нигезендә башка телләрне дә өйрәнергә тиешбез. Кеше нихәтле күбрәк тел белсә, шулхәтле күбрәк белем алырлык сәләткә ирешә. Моның өчен илебездә барлык шартлар да үтәлә. Телләр белү – зур байлык.
yulduz.ucoz.ru›_ld/0/11_eaE.doc
Домашние задания: Другие предметы
Сочинение на татарском Очень нужно сочинение на татарском языке на тему "Теллэр белгэн - иллэр гизгэн"
как-то всё по взрослому очень, а надо, чтобы было 8 ого класса и чуть-чуть лёгковатое..
Я татарин и даже я не понял два последних слова на татарском.
Бактыгул Топчубаева
Можно перевести как "если знаешь языки, то можно считать, что побывал во многих странах"
Ира Караваева
какой же ты после этого татарин? Даже татарча белмисен, оят.)
Похожие вопросы
- Нужно сочинение на татарском языке не обязательно тат. буквами Умоляю
- Срочно нужно сочинение на татарском языке про профессию (можно любую токо нормальную) 10 предложений пожалуйста !!!
- сочинение на татарском мой четвероногий друг на татарском языке про собаку
- Сочинение на татарском пожалуста помогите сочинение на татарском 9-10 предложений кинга мой друг помогите прошу
- Помогите написать сочинение НА ТАТАРСКОМ " что нужно делать чтобы быть здоровым"?
- Очень нужно сочинение про Украину на немецком языке. Помогите, мне очень нужно сочинение про Украину на немецком языке
- Сочинение на немецком. Нужно сочинение на немецком языке на тему Meine Reise.(моё путешествие)Помогите найти
- помогите написать сочинение на тему Моя любимая книга на татарском языке
- Помогите написать сочинение на тему (70 лет победы) на татарском языке заранее спасибо!
- Сочинение на тему моя любимая книга на ТАТАРСКОМ ЯЗЫКЕ .