Домашние задания: Другие предметы

сочинение на татарском мой четвероногий друг на татарском языке про собаку

Минем яраткан этем бар, аның кушаматы – Майкл. Миңа аны бик ерактан – Балык Бистәсеннән Фәнис абый алып кайтып бирде. Майкл бик кечкенә, өч кенә атналык, ашый да, эчә дә белми иде. Без аны, әнием белән бергәләп, җылы мунчада үстердек. Көчекне сөт эчәргә, аннан соң аш ашарга өйрәттек. Хәзер Майкл үсте, матурайды.
Яз җитеп, көннәр җылынгач, эт баласын ишек алдына чыгардык. Әти аңа оя ясап бирде. Майкл безнең өебезне саклый. Мин этемне үзем карыйм һәм бик яратам.
http://ilbyak-school.ucoz.ru/load/ujlarybyz_ak_k_gazd_sochineniel_r_yentygy/5-1-0-101
Безнең Актырнак исемле көчегебез бар. Ул бик матур, йоннары ялт-йолт итеп тора, тәпи очлары ап-ак. Тәпиләре ак булганга, без аңа Актырнак дип исем куштык.
Без аны төрле ризыклар белән сыйлыйбыз: сөт, аш, ботка ашатабыз. Ул, рәхмәт әйткәндәй, шатланып койрыгын болгый. Алгы тәпиләрен күтәреп уйный.
Актырнакны мин көн саен урамга алып чыгам. Үзе кечкенә генә булса да, ул бик җитез йөгерә. Урамда артымнан чаба, минем белән бик теләп уйный.
Көчегемне мин кечкенәдән төрле һөнәрләргә өйрәтергә тырышам. Берәр җиргә барып кайтсам, ул мине шатланып каршы ала, битемне ялый, күрешергә кулымны сузсам, тәпиен бирә. Мин биргән әмерләрне үти: бас дисәм — баса, утыр дисәм — утыра, ят дисәм — ята.
Безгә чит кеше килүен Актырнак әллә каян сизеп ала, өрә башлый. Әнә шундый бик кызык көчек инде ул. Миңа аның белән бик күңелле.
ДБ
Динара Бердекеева
79 573
Лучший ответ
минем дүрт аяклы бер-бер эт
http://tatpoisk.net/dict/
Айжан Амирова
Айжан Амирова
51 346

Похожие вопросы