Домашние задания: Другие предметы

Пожалуйста составьте диалог на татарском "Моя будущая профессия" Желательно 9 предложений

- Тәрбияче турында ниләр беләсең?
- Һәркемнең күңеле тарткан һөнәре була. Минем хыялым – балалар тәрбиячесе булу. Мин бик тә балалар яратам. Аларга төрле уеннар, җырлар өйрәтер идем. Кечкенә балаларга игътибарлы булырга кирәк, чөнки алар әле бик нәниләр, бик кечкенәләр. Тәрбиячегә бала җанлы булырга кирәк, сабыйның хәлен аңларга, аның кебек уйнарга, көләргә кирәк. Бары тик шул вакытта гына син аларның күңелен яулый аласың һәм үз эшеңнең остасы буласың. Мин тәрбиячегә кирәкле сыйфатларны үземдә булдырырмын. һәм киләчәктә хыялым тормышка ашар дип уйлыйм.
– Сатучы нинди була?
- Мин киләчәктә сатучы булырга телим. Бу – мактаулы һәм игелекле һөнәр. Сатучы булу – ул бик җаваплы һәм шул ук вакытта кызыклы эш. Аның бурычы кешеләргә теге яки бу товарны тәкъдим итү генә түгел, ә бу төр товар турында төгәл мәгълүмат та бирү. Ул ихтирамлы, игелекле, сатып алучылар белән яхшы мөгамәләдә булырга тиеш. Сатучылар арасында да төрле кеше очрый. Кешелекле, игътибарлы, түзем, сабыр холыклыбулырга кирәк. Мин үземдә бу сыйфатлар бар дип уйлыйм. Киләчәктә мактаулы, ихтирамга лаек сатучы булырмын.
– Умартачы һөнәрен кем сайлый?
- Мин киләчәктә “татлы һөнәр иясе” булырга телим. Кем соң ул татлы һөнәр иясе? Ул – умартачы. Минем абыем тирә-юньдә умартачы буларак дан тота, мин киләчәктә үзебезнең умартачылар нәселен дәвам итәрмен.
Күңелем балыклы күле, ямҗле табигате, җәнлекле урманнары бәлән дан тоткан авылыма тартыла. Бу хезмәт кешесеннән нәрсә сорала соң? Беренчедән – хезмәтеңне ярату. Икенчедән – бал кортларын яшь баланы тәрбияләгән кебек карарга кирәк. Ояларны урыннан – урынга күчерү дә бал мул булсын бик әһәмиятле. Бал кортлары карабодай басуларын серкәләндерүдә зур файда китерәләр. Умартачыга ярдәм, киңәш сорап та күп киләләр. Бал-кешене дәвалый, күп авырулар балдан җаннарына-тәннәренә сихәт табалар. Мин һәркемгә хәлемнән килгәнчә прополис белән дә,киңәшләрем белән дә булышырмын. Киләчәктә кәрәзле бал җитештереп, карт-карчыкларны шатландырырга уйлыйм. Киләсе елдан аабыем бал корты агуын һәм ана кортларның”сөт”ен җитештерүне дә үайга салырга тели. Чөнки аларга дәвалау һәм косметика өлкәләрендә ихтыяҗ зур. Ә моңа умарта башы саннарын арттырып кына ирешергә мөмкин.
- Агроном - җир белгече !
- ӘйЕ, минем алтын үстерүче буласым килә.Сез гаҗәпләнерсез: алтын үстерүче дә буламы? Әйе, була икән. Ул-агроном, ягъни авыл хуҗалыгы белгече, кыр хуҗасы. Авыл
хуҗалыгы белгече хезмэте бик тынгысыз .Мин кечкенәдән үк бабайдан “чәчү”,”урак”,”җир” дигән сүзләрне ишетәм. Җиргә,ипекәйгә хөрмәте зур аның.Шулай булмый мөмкин түгел, чөнки бабай Бөек Ватан сугышында да катнаша, тормышның ачысын-төчесен дә күп татый. Бабам җирнең уңдырышлылыгын арттыру, һәр гектардан мул уңыш алу өчен алдынгы тәҗрибәне киң куллана. Бервакыт бабай Мәскәүдән ярты капчык яңа сорт бодай күтәреп кайтты. Ишек төбендә басып тора, шатлыгы бөтен кыяфәтенә чыккан, йөзе дә кояш кебек балкый. “Бабай, әллә алтын биреп җибәрделәрме? ” – дип шаяртуыма ул: “Улым, бу алтынга алмаштыра торган әйбер түгел, бодай бу, бодай, - диде. Аннан ул дәртләнеп бу сорт хакында, аның гектардан күпме уңыш бирәчәге, киләсе елда уңышның күпме киләчәге хакында сөйләде. Икмәк үстерергә бөтен көчен бирүче, җиргә гашыйк бабам белән горурланам мин. Ул алтынны үзе үстәрә.
Шул ук вакытта безнең президентыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиев тә авыл хуҗалыгы белгече. Аны зирәк акылы шул югары баскычка – президент дәрәҗәсенә күтәргән.
Мин алардан – туган туфракка, җиргә гашыйк кешеләрдән үрнәк алам, алар кебек булырга тырышам. Өстәлебездә һәрвакыт хуш исле икмәк булсын өчен мин көчемне кызганмам.
АМ
Альбина Мерзева
80 007
Лучший ответ
-Сэлэм Фэрит
-Сэлэм Алсу
-Фэрит, карале, синен кем буласын килэ сон ?
-Минем, Алсу, пожарный буласым килэ ?
-Ник пожарный ?
-Чонки минем кешелэрне уттан коткарасы килэ. Э синен кем буласын килэ ?
-Э минем дизайнер буласым килэ
-Ник алай ?
-Абау, Фэрит, мин бит рэсем ясарга яратам! Дизайнер булам да кешелэргэ булмэлэр ясыйм

Похожие вопросы