Домашние задания: Другие предметы

поздравления на татарском текст а не стих 9 предложений

Oleg -Ovyan
Oleg -Ovyan
184
Кадерле ...Сине ихлас күңелдән туган көнең котлыйм. Сиңа аяз күк йөзе, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телим. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән кадерле син. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Ходай насыйп итеп сиңа алдагы көннәреңдә дә сәламәтлек белән гомер итәргә, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде.
Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшеңдә зурдан-зур уңышлар, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Бөтен гомереңне, көчеңне кешеләр бәхете өчен биргән гүзәл зат буларак эчкерсезлегең, ихласлыгың, ягымлылыгың белән кешеләр күңелен яуладың. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын сиңа!
http://vk.com/topic-33872396_25981442
Павел Шулепов
Павел Шулепов
68 578
Лучший ответ
Кадерле (имя)! Сине туган көнең белән дусларча тәбриклим. Сиңа ак бәхетләр, зур мәхәббәт, исәнлек-саулык телим. Тормыш юлларыңда сиңа гел яхшы затлар гына очрасын, киләчәгең якты булсын, ходай уйламаган-көтмәгән шатлыклар яудырсын сиңа! Ахирәтең (имя). Сабакташың (имя). Дорогой (ая)….!

Перевод: По-дружески приветствую тебя в твой день рождения. Желаю тебе настоящего счастья, большой любви, благополучия и здоровья. Пусть на твоем жизненном пути встретятся только хорошие люди, будущее твое будет светлым, пусть провидение пошлет тебе множество неожиданных радостей! Твоя подруга… Твой (я) однокашник (однокашница, одногруппница и т. д.)

Еще поздравления с днем рождения на татарском языке

Похожие вопросы