Домашние задания: Другие предметы

Кто шарит на татарском сюда. Напишите мне сочинение про цвет любой, но желательно розовый с:

Буду благодарна. ИМЕННО НА ТАТАРСКОМ ЯЗЫКЕ
Куллан: h*ttp://sabyem.ru/?p=4530 убери *
edu.tatar.ru/upload/images/files/Рәсем дәресе. docx
САЛАВАТ КҮПЕРЕ ТУРЫНДА ӘКИЯТ

Җәйге көн. Кояш иртәдән бирле кыздыра. Үләннәр, агачлар, куаклар барысы арган, әлсерәгән. Кошларның матур тавышлары да куандырмый. Үлән арасында сайраган чикерткәләрдә дә кешеләрнең эше юк. Күзләр күккә текәлгән. Һәркем яңгыр көтә. Бу ялваруны зәңгәр күк йөзе ишетеп ала. Үзгәрә, кояшны ачуланып ала. Тегесе тыңламаганга тузына да, аны бөтенләй каплап куярга кушып, болытларга дәшә. Болытлар озак көттерми. Төянеп килеп тә җитәләр. Килеп тә җитәләр, үләннәрне, агачларны, куакларны юындырырга керешәләр.
Качып өлгерә алмаган балаларга, өлкән апа-абыйларга эләгә. Яфракларның матурлануын, ачыкланып китүен күргәч кенә, эштән туктый яңгыр тамчылары. Туктыйлар һәм үз эшләренең нәтиҗәсе белән мактанырга дип кояшны чакыралар. Кояшның болыт артында артык озак качып ятасы килми. Чакыруны ишетү белән ялт итеп килә дә чыга. Аның нурлары астында яшел тугайлар, калын урманнар тагын да күркәмрәк, чистарак, кадерлерәк булып китә. Җирдән күтәрелгән хуш ис борыннарны ярып керә, күңелне күтәрә. Шатлык хисләре күңелдә генә сыймый, төрле төсләр булып тарала. Тарала һәм дөньяны иңләп алырга теләгәндәй колачларын җәя. Соклангыч төсләрдән торган салават күпере хасил була. Бу күпернең өстеннән йөгереп узасы, нәкъ рекламадагы малай кебек урта бер җиренә аякларны салындырып утырып, бөтен тирә-юньне күзәтәсе килә. Ныклап эзләсәң, очларын да табарга буладыр әле ул күпернең, тырышырга гына кирәктер. Әнә бит бер очы урманга барып тоташкан, ә икенчесе елгага төшкән. Ерак та түгел кебек, якында гына.
Бу җиде кылга кагылсаң, бик матур көй килеп чыкмый микән? Шагыйрьләр шигырьләрендә шулай дип язалар ич! Бары оста итеп уйный белергә өйрәнергә генә кирәк. Ә бәлки бөтенләй уйнарга кирәкмидер?! Бәлки безгә табигатьне тыңларга өйрәнергә генә кирәктер?! Табигатьнең көе чиксез ич ул..
h*ttp://ilhamgazite.ru/load/quot_tabigat_tugan_jortybyz_quot_kijat/salavat_k_pere_turynda_kijat/3-1-0-22 убери *
АД
Анастасия Дырдикова
70 759
Лучший ответ
Балакаем, үзең язып ал әле.
Арман ***** Мне очень сложно будет написать, так как я русская.
Алсу

Похожие вопросы