Әнием!
«Әни» диеп язып куйдым
Яңа яуган ак карга.
Таптамагыз, һич ярамый
«Әни» сүзен таптарга.
Үземнең язмамны шушы шигырь юлларыннан башлап җибәрәсем килә.
Әни – җирдә иң газиз, якын кеше. Ул сине тудырган, көйләп бишектә тирбәткән, синең беренче елмаюыңны, беренче әйткән сүзләреңне ишетеп сөенгән, тәпи атлап китүеңне күреп шатланган. Ул безне туган телебезне яратырга өйрәткән. Без үзебезнең тормышыбызны алардан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Алар – безнең дөньябызның яме, шатлыгы.
Һәркемгә үз әнисе дөньядагы иң кадерле кеше булган кебек, миңа да үз әнием бик кадерле. Барлык балаларныкы кебек, минем дә телем"әннә", "әни" сүзе белән ачылган. Әнием минем бик сабыр, тыйнак кеше. Әниемнең исеме Әлфия. Бу исем гарәп теленнән килеп кергән. Ул: “Мең яшәр кыз” дигәнне аңлата. Әниемнең йомшак куллары, ягымлы тавышы миңа шатлык китерә. Мин әниемә кулымнан килгәнчә булышырга, аны борчымаска тырышам. Әнием миңа дәресләремне эшләргә дә булыша: аңламаган сорауларыма да сабыр гына җавап таба, файдалы киңәшләрен дә бирә.
Мин мәктәптән кайтуга, өйдә тәмле ис таралган була. Әнием инде тәмле-тәмле ризыклар пешереп куярга дә өлгергән! Без аның белән тәмләп чәй эчәбез, серләребез белән уртаклашабыз. Ял көннәрендә без саф һавада йөрергә яратабыз. Әнием мине һәр кичне назлап йоклата, ә иртән "кызым" диеп сөеп уята. Нинди зур бәхет! Ярый әле, әнием, янәшәмдә син бар! Әнием, мин сине бик яратам! Сиңа иң изге теләкләремне генә телим.
http://nsportal.ru/ap/library/literaturnoe-tvorchestvo/2014/02/07/sochinenie-minem-niem
Домашние задания: Другие предметы
Помогите написать сочинение на тему "Мама" (какая она хорошая, как она о тебе заботилась) на татарском.
Гуго переводчик
Похожие вопросы
- Помогите написать сочинение на тему"выходные"на татарском в прошедшем времени
- Помогите написать сочинение НА ТАТАРСКОМ " что нужно делать чтобы быть здоровым"?
- Помогите написать сочинение на татарском языке на тему почему я горжусь Республикой Татарстан?
- Помогите написать сочинение на тему: Когда мая мама или кто -то еще) училась в школе(начинала работать)
- ПОМОГИТЕ НАПИСАТЬ СОЧИНЕНИЕ НА ТАТАРСКОМ ПО ПОВЕСТИ "Тапшырылмаган хатлар" с планом
- Помогите написать сочинение на ТАТАРСКОМ языке.
- помогите написать сочинение про маму на татарском языке
- помогите написать сочинение на татарском)
- Сочинение Помогите написать сочинение на тему соембикэ манарасы, на татарском языке
- Помогите написать сочинение?))) сочинения на татарском языке про Минем буш вакытым