Домашние задания: Другие предметы

надо 10 предложение про весну придумать на татарском помоги помиг

Менә яз килде. Кояш үз нурларын көннән-көн күбрәк чәчә. Ул бөтен табигатьне йокыдан уятырга тели. Хуш киләсең, ямьле яз! Яз айлары керүгә, табигатьтәге үзгәрешләр көннән-көн күбрәк күренә. Апрель ае − язның аеруча кайнап торган чагы. Хәзер инде кар кара төстә, көннән-көн кими. Көпшәк кар астында су җыела, урыны-урыны белән кар өстеннән каралып язгы ташу акканы күренә. Ул үзенә бертөрле гүләү белән килеп төшә. Юлында очраган барлык нәрсәне үзе белән алып китә. Елгада бозлар кузгала. Зур-зур бозларның агып киткәнен карап торуы нинди күңелле! Кояш иртәрәк карый торган яр буйларында, юка бозны тишеп, зәңгәрсу умырзаялар чыга. Аларның оя-оя булып утырулары күңелләрне нечкәртә. Йонлач сабакларына, матур чәчәкләренә карап сокланып торасың. Тиздән сап-сары тузганаклар да күренә башлар. Җир йокыдан уяна. Яз инде тулы хокук белән үз вазифаларына керешә.Зәңгәр күктә язгы кояш елмая. Өй кыекларыннан тамчылар тама. Язгы җылыдан кар эреп, гөрләвекләр хасил була. Җылы яклардан, туган якларын сагынып, яз хәбәрчеләре − каргалар, сыерчыклар кайта. Урамда иртәдән кичкә кадәр балаларньң шат тавышы ишетелеп тора. Күңелле дә соң яз көне!
Источник: http://www.insha.ru/text/103
Инесса Бальтер
Инесса Бальтер
79 354
Лучший ответ
яз башланды әйбәт вакыт елы. Мин бик яратам язны чөнки урамда сулар ага ңәм башлана куренергә беренче чәчәкләр. Яз син шундый матур, синең белән безгә килә күбәләкләр ңәм игенче бөҗакләр. Тиздән инде карлар да әреп бетәр ңәм җылы булыр.

Похожие вопросы