Алабугам! Сиңа сүзләр сайлыйм, Багышларга сиңа эзлим көй.
Р. Садыйкова.
Җир йөзендә даны бөтен дөньяга таралган, бай тарихы, гүзәл архитектура һәйкәлләре булган шәһәрләр бар. Рим, Париж, Венеция, Мадрид, Санкт-Петербург... Алар янында минем Алабугам бөтенләй югалып, кечерәеп кала кебек. Ләкин Ватан дигән изге, рухи халәт территориянең зурлыгы, халыкның күплеге белән берничек тә үлчәнә алмый.
Алабуга - минем өчен үз Парижым, үз Венециям. Минем бу олы шәһәрләрдә булганым юк, бәлки гомеремдә дә булмам, ләкин белеп торам: алар берсе дә Алабуга белән тиңләшә алмый, чөнки ул минем -туган җирем, изге Ватаным, ә аны исә алыштыръш, алмаштырып булмый.
Чулманның текә ярына урнашкан Ак мәчете белән ул каршы ала
да моңсу гына озатып та кала. Инде бихисап күп гасырлар Алабуганы
Чулман сулары иркәли. Шишкин үзенең картиналарында
мәңгеләштергән нарат урманнары, Тоймасы, күлләре, Чулманы бу
шәһәрне кабатланмас итәләр. Юкка гына Алабуга элекке СССР ның
тарихи әһәмияткә ия булган 200 шәһәр-музей рәтенә
кертелмәгәндер.
Әле кайчан гына Алабугага кошлар гына очып килгән, су юлы буйлап Казаннан тәүлек буе пароходлар үрмәләгән. Хәзер исә тарихи Алабуга яңадан үзенең яшьлеген кичерә.
1780 нче елда гына әби патша указы белән ул өяз шәһәре дип игълан ителсә дә, аның тарихы тирән гасырларга китә. Галимнәр, археологлар аның меңъеллык тарихы барлыгын, Болгар дәүләтенең бер шәһәре булуын исбатладылар.
Бүген Алабуга, Казанны, Рәсәйне узып китеп, АКШ, Европа илләре белән тиң булып, икътисади яктан хезмәттәшлек итә. «Ирекле икътисад зонасы» дип игълан ителгән Алабуга XXIгасыр шәһәре булып тарихка кереп калачак.
Соңгы ике гасыр дәвамында ул, Вятка губернасының өяз шәһәре булып урыслашса да, Чулманның уң һәм сул як ярлары, Нократ тирәләре татарның тарихи ватаны булганлыктан, табигый, монда милли тамырлар булган һәм алар сакланып калган. Яңа эчтәлек алып, алар баеганнан байый бара. Бөек урыс шагыйрәсе М. Цветаева гомеренең соңгы көннәрен үткәргән шәһәр генә түгел ул, ә исеме бөтен җөмһүриятебезгә билгеле татар зыялыларын үстергән, тәрбияләгән үзәк тә. Атаклы драматург Таҗи Гыйззәт монда татар театрын җитәкләгән, СССР нын халык артисты Азат Аббасов Алабугада туып үскән. Үз шагыйрьләребез, прозаикларыбызның тавышы бөтен җөмһүриятебездә көннән-көн ныгый бара.
Алабуга - тарихи һәм борынгы шәһәр булса да, яшьлек шәһәре, студентлар шәһәре. Аның киләчәге тагын да матур.
http://www.openclass.ru/wiki-lessons/131352
Шәһәрдә күп кенә мәшһүр шәхес яшәгән: рәссам Иван Шишкин, хәрби, соңыннан язучы буларак билгеле Надежда Дурова, шагыйрә Марина Цветаева, язучы Дмитрий Стахеев.
https://tt.wikipedia.org/wiki/Алабуга
Домашние задания: Другие предметы
Помогите написать рассказ о Елабуге на татарском пожалуйста (минимум 10 предложений)
баш балабан ахл йокх
Похожие вопросы
- помогите написать сочинение на тему что такое "СЧАСТЬЕ" 5-10 предложений
- Помогите написать мини-сочинение. Впечатление от явления природы. 8-10 Предложений За ранее: Спасибо!
- пожалуйста прошу, сочинение на татарском о зиме 10 предложений примерно сочинение на татарском о зиме
- Помогите написать Рассказ (10 предложений) "Экология моего района"
- помогите написать рассказ о войне для 4 класса на татарском языке или на русском
- Помогите написать сочинение про осень на татарском языке. и пожалуйста в кратце про что написали
- Пожалуйста помогите написать сочинение про Казань на татарском языке!!!
- ПОЖАЛУЙСТА ПОМОГИТЕ!!! НАПИШИТЕ РАССКАЗ НА ТЕМУ "КАК Я ОДНАЖДЫ ПОМОГАЛ МАМЕ" УЧТИТЕ, ЧТО РАССКАЗ ДОЛЖЕН ВЕСТИСЬ ОТ 1 ЛИЦА
- Помогите составить рассказ про мечту на татарском языку желательно с переводом
- помогите написать рассказ про тысячу срочно оооооооооооооооочень !!!