Домашние задания: Другие предметы

Сочинение пожалуйста Сочинение на татарском языке на тему Сары яфрак сагышы

САРЫ ЯФРАК ТУРЫНДА ӘКИЯТ
http://yalkyn.com/ijat/11079/
Сары яфрак җиргә төшкәндә
Бәхетемә күрә, яисә, кызганычка каршы яшәргә насыйп булган бу дөнья бөек, илаһи һәм аңга сыймас дәрәҗәдә гүзәлдер дип ышанасы килә. Юкса бу тынгысыз, ялкынсынган җанны коточкыч, кичеп чыккысыз кайгы басар иде.
Матурлыкны күрергә дип максат куеп, чын гүзәллекне күрү, аның асылына төшенү мөмкин микән. Ә менә бермәлне ниндидер серле көчләр тәэсирендә аңның төксе тарафлары яктырып китә дә, ләззәт-кинәнү белән көтелгән гайре табигый әверелеш урынына инде меңәр-меңәр мәртәбә кабатланган һәм килә­чәктә гел кабатланачак гап-гади вакыйга урын ала; әмма шул ук вакытта сәер бер сиземләү белән мизгел эчендә могҗиза барлыкка килгәнне аңлыйсың, ә инде шунда син багланышка кергән чынбарлыкның чынлап та могҗиза икәнлегенә ышана башлыйсың, гомереңнең шушы өзегендә сиңа күрергә язган вакыйганың асылына төшенгәндә тирә-яктагы яшәешнең һәр тамчы-мизгеле, һәр хәрәкәте, һәрбер авазы тылсымлы дип кабул кыласың һәм ригаяңне җәлеп итеп сине әсир төшергән күренеш исә бөек могҗизаның куенындагы кечкенә бер могҗиза икәненә инанасың.

Мин агачтан өзелеп, көзнең тып-тын сулышында тирбәлеп төшеп барган сары яфракны күрдем. Кинәт миндә дә аның белән бергә бернинди карусызлык белән, күнеп, үземә хас булмаган юашлык белән дымсу җиргә төшү теләге туды. Әмма сары яфрак шушы аз гына вакыт эчендә, җиргә кадәре кыска арада ясаган грацияле хәрәкәтне кабатларга сәләт тә, илһам мөм­кинлеге дә үземдә табалмадым.

Көзге яфракның офтанасы, тәүбә итәсе юк. Ә мин исә мондый нәзакәтлек белән төшә алмам, ахрысы, чөнки узган елларның йөге бик авыр. Күп еллар агышында ихластан тәүбә итәр­гә омтылуым да, мөгаен, мине газаптан йолып алмас һәм бу авырлыктан коткармас.

Кайвакыт саксыз рәвештә, ялгыш, кайвакыт рәхимсезләнеп кемнәргәдер әрнү китергәнмен, кемнәрнедер газапка салганмын икән, шуларның барысыннан да мең-мең кат гафу үтенәсе, ярлыкауларын сорыйсы кала – каты бәгырьле булганым өчен, ә асылда исә хәлсезлегем өчен, чөнки шул көчсезлек һич кенә дә аклап булмаслык дәрәҗәдә ачу белән нәфрәтне тудыра да инде. Шул ук вакытта мин үзем дә, җан газабы кичереп һәм шул газапка барлык вөҗүдем белән тартылып, яшәвемнең мәгънәсе шушыдыр дигән сәер бер уй белән килешә идем. Кайвакыт тирән газап кичерсә генә кеше чын Кешегә әйләнә ала дигән фикер өскә калка иде. Бу ка­рашны моннан күп гасырлар элек үк алга сөрүчеләр булган. Әм­­ма кеше бит кемнеңдер явызлыгы аркасында газаплана. Чын Кеше барлыкка килсен өчен явызлыкны тудыра торган кара көч­ләр­нең булуы зарур микәнни?! Кур­кыныч парадокс! Әгәр дә мине үземнең яманлыгым газапка салган булса? Әгәр дә мин үзем­нең хәлсезлегем, булдыксызлыгым аркасында газап чиккән булсам? Моның мәгънәсе бармы соң?..

Сары яфрак төшеп бара иде. Ул беркайчан да җиргә төшеп җитә алмаячак дип исбатларга мөмкин. Ләкин мин, мин генә түгел, башкалар да аның чиксез озак итеп, мәңге төшеп баруын теләрме икән?! Бу аска таба очуның ямьлелеге, тантаналы сагышы нәкъ шул чиклелегендә һәм тәмамланачагында лабаса.

Яфраклар коелды. Аларның берсе – күз карашымны үзенә нык җәлеп иткәне – мин басып торган тарафка төшәргә ниятләп, бик озак әйләнгәләп очып йөрде. Бу күренешкә каршы торырга да, сөенергә дә кодрәтем юк икәнне тойдым. Мине бер уй әсир итте: менә шушы хәлсезлектә бит Бөек Көч, моңарчы татымаган гайре табигый рәхәтлекнең үзәккә үтүе тикмәгә түгел бит һәм мин татлы сыкрау тойдым, ә ул авырту исә, миндә таралып, савыктыручы даруга әверелде, ул һәр күзәнәгемнең аеклыгы белән исертте; җан белән тән бер-берсен "таптылар", алар бер-берсенә бик кирәк булганнар икән. Мине ниндидер дулкын чайкалдырып җибәрде дә
!!!!таншолпан !!!жаксыбек
!!!!таншолпан !!!жаксыбек
98 330
Лучший ответ
Даже не знаю как это называется и что это такое..)))

Похожие вопросы