Домашние задания: Другие предметы

Напишите сочинение на тему "Минем милэтем минем горурлыгым"

Татар милләте – тарихта тирән эз калдырган халык. Иң зур байлыгы – бөек шәхесләре. Якташ галимнәребезне барлау үзе бер горурлык. Теманы сайлавыбыз бик урынлы: беренчедән Р. Фәхреддин минем якташым, икенчедән – менә дүртенче ел инде, галимебезгә багышланган конференциядә катнашырга әзерләнәбез. Бу очрашуларга барган саен үзебез өчен күбрәк ачышлар ясыйбыз, Р. Фәхреддин иҗатын өйрәнүче галимнәрне тыңлыйбыз, музейларын карыйбыз. Быел да шул эшебезне дәвам итәргә һәм алган белем-яңалыкларыбызны балаларга җиткерергә телибез.

Ризаэддин Фәхреддин – бөтен гомерен халыкка хезмәт итүгә багышлаган мәшһүр татар галиме, әдип, педагог, журналист, Шәрык белгече, философның максаты: халыкны якты һәм азат тормышка өндәү, гасырлар дәвамында килгән йокысыннан уяту.

“Бала чакта алган тәрбияне соңыннан дөнья халкы үзгәртә алмас”, дип яза Р. Фәхреддин. Шәхес үсешендә һәм формалашуында әхлак тәрбиясенең никадәр мөһим булуы педагогикада борынгы заманнардан ук танылган. Мәсәлән, атаклы чех педагогы Ян Каменский “Гадәтләр кулланмасы” дигән хезмәтендә борынгы рим философы Сенеканың түбәндәге фикерен китерә: “Иң башта яхшы гадәтләргә өйрән, аннары – зирәклеккә, беренчесеннән башка икенчесен өйрәнү авыр”. Атаклы швейцар педагогы Песталоцци да “Әхлак тәрбиясе балалар учреждениесенең төп бурычы булырга тиеш”, ди. Бу өч галимнең фикеренчә, бары әхлакый тәрбия генә кешеләрдә ныклылык һәм шәфкатьле мөнәсәбәт формалаштыра.

Илдәге аяныч хәлдә яшь буында кешелек сыйфатларын саклап калуда бердәнбер юл, таяну ноктасы – ул да булса әхлак тәрбиясе бирү. Аны бала туганнан алып, аның гомере дәвамында алып барганда гына халык, нинди генә афәткә юлыкса да, яшәвеннән туктамаячак. http://belem.ru/node/5735
Сергей Садартынов
Сергей Садартынов
88 340
Лучший ответ
сочинение на татарском на тему Минем миллэтем-минем горурлыгым
Мин- татар баласы. Татар авылында тудым, яшим һәм хәзерге вакытта үз телемдә, татар телендә белем алам. Һәр милләт кешесе өчен иң моңлы көй- үзенең милли көе, иң матур, иң кадерле тел- үзенең туган теле. Минем өчен татар теле- әнә шундый. Мин кечкенәдән үк әни назын тоеп, аның сүзләренә колак салып үстем. Әнкәемнең: "Милләтеңне онытма! ”, "Туган телеңне югалтма! ”- дигән сүзләре хәтеремдә бик тирәнтен уелып калган. Ничек инде туган төбәкне, үз туган телемне, милләтемне онытыйм-ди? Иң затлы, иң асыл бизәк- Ана телебездә бит. Кошлар да үз теленә хыянәт итми: чыпчык сандугач булып беркайчан да сайрамый. Туган телне- әткәм-әнкәмнең теле, ана теле, ди халык. Туган телгә мәхәббәт балада бишектән үк тәрбияләнә башларга тиеш. Улының, кызының туган телне яратуы, яхшы белүе, аналарыбыз вазифасы. Бу- туган телне өйрәнүдә, баланың теле ачылуда, беренче баскыч. Кызганычка каршы, хәзер аналарның күбесе бала тәрбиясенә азрак вакыт бирә башлады. Чөнки алга матди мәсьәлә килеп баса. Нишләтәсең, балаларын яслегә, аннары балалар бакчасына бирәләр. Ә анда әнисенең бишек җырын үз телендә тыңлап үскән бала да бераздан әнисен "мама”, әтисен "папа”- дип кайта башлый. Шунлыктан Казанда, Татарстанда яшәп тә татарлыгын югалтучылар аз түгел. Бүгенге яшьләр арасында һаман да татарлыгыннан оялганнар, милләтен яшергәннәр бар. Өлкәнәйгәч үкенәчәк, газапланачак алар, әмма соң булачак. Әйе, туган тел язмышы милләт язмышы бит. Әгәр татарлар бүгенге кебек үз балаларын, оныклары белән урысча сөйләшүләрен дәвам итсәләр, аларга туган телләрен өйрәтмәсәләр, милләтнең киләчәге юк. Күренекле татар галиме Хөсәен Фәезхановның милләтебез язмышы белән бәйләп моннан 150 еллар элек әйткән фикере хәзер дә бик мөһим. "Безнең халкыбызның киләчәге һәм ныклыгы берничә шартка нигезләнгән. Берсе-мал, берсе- дин һәм берсе-гыйлем. Әгәр бик фәкыйрь булсак, башка дин халкына хезмәттә торып, алар астында калырбыз... Динебез камил сафлык белән белән таралмаган булса, без чуашлар һәм мукшылар кебек, руслар белән катнашып калган булыр идек... Надан булсак, тагын укымышлы халыкның тәэсире астында калырбыз. Тел дә мөстәкыйльлегебезгә бер сәбәп”- дип язган ул. Хөсәен Фәезханов бу шартларны үзара тыгыз бәйле һәм аерылгысыз итеп күзаллаган. Димәк, алар бер-берсеннән аерылса, милләтнең киләчәгенә зарар килә. Ислам диненең, безнең төбәктә тоткан урыны гаять үзенчәлекле. Татарлар газиз диннәрен, ә ислам дине татарларны күп гасырлар дәвамында милләт буларак саклаган. Безнең татар халкыбыз милләт буларак ислам дине кысаларында формалашкан. Әгәр диннебездән аерылмаса гына татар милләте яшәячәк һәм шулай ук халкыбызның милли хисләре һәм үзенчәлекләре исәпкә алынганда гына ислам дине безнең җирлектә тотрыклы булачак. Бәлки милләтебезнең язмшы һәм киләчәге чынлап та Х. Фәезханов әйткән шартларга бәйледер? Ә ул шартларны булдыру, үтәү, булганын дөрес саклый белү үз кулыбызда бит. Милләтне саклап калу бик җиңел: аның өчен һәр татар гаиләсендә татар мөхите булуы җитә. Кешене татар булырга өндәргә кирәкми, аңа фәкать татар телен өйрәтергә кирәк. Үз телендә сөйләшә, укый-яза белсә, ул динен дә, тарихын да, мәдәниятен дә үзләштерәчәк һәм үз милләтен дә яшәтәчәк. Дәүләтебез генә тугел, бөтен дөньясы болганып торган чорда, баһадир йөрәкле безнең татарлар карап тормый инде, анысы... Киләчәгебезгә мин ышаныч, өмет күзе белән карыйм. Чөнки татар халкының эчке күәте гаять көчле, тарихы һәм мәдәнияте бай. Ул бик теләсә дә, хәтта бүген үк теләсә дә, ул тиз генә юкка чыга алмый. Минем уйлавымча милләтнең асылына тартылу, һичшиксез көчәер.

Похожие вопросы