Минем әбием - Гөлия.
Минем өчен кадерле булган кеше - Гөлия әбием турында сөйлисем килә.Әбием - әтиемнең әнисе ул. Ул Миңгәр авылында гаиләдә өченче бала булып туган. Быел аңа җитмеш бер яшь тула.
Әбием кече яшьтән үк эшне сөйгән. Ул катлаулы хезмәт юлы үткән: тавыклар, сарыклар караган, сыер сауган. Бураны, яңгыры дип тормаган, авыл халкына авыр почтальон хезмәте күрсәткән. Әбием яшьли тол калган. Ул өч бала тәрбияләп үстергән. Бүгенгесе көндә әбиемнең җиде оныгы бар.
Мин әбиемне бик яратам. Ул дөньяда иң яхшы, иң ягымлы, киң күңелле әби. Әбием тәрәз төбен тутырып, берсеннән-берсе матур гөлләр үстерә. Әби безне һәркөнне якты йөзе, тәмле ризыклары белән сыйлый. Көндез без әби белән йорт эшләрен эшлибез, өй җыештырабыз, гөлләргә су сибәбез. Кичен бергәләп телевизор карыйбыз, ял итәбез. Әби безгә китаплар укый, үзенең файдалы киңәшләрен бирә. Ә иртән әбием тәмле чәйләрен кайнатып, өстәлгә тәмле әйберләрен куеп, безне мәктәпкә, балалар бакчасына озатып кала.
Абыем Динисне, мине һәм энем Данисны да шулай кадерләп үстерергә булыша. Тәртипле, шәфкатьле, намуслы, миһербанлы, сүз тыңлаучан, белемле балалар булсыннар дип, әбием бар көченә тырыша.
Хәзергесе вакытта, әбием лаеклы ялда. Ул бар көчен без – оныкларны тәрбияләүгә куя. Мин әбиемә кояш гомере, саулык-сәламәтлек, тыныч картлык телим. Әбием безгә бик кирәк. Ул авырмасын иде, картаймасын иде. Бәхетле, имин булсын иде ул!
Без әбиебезне бик-бик яратабыз, хөрмәт итәбез.
http://nsportal.ru/ap/library/literaturnoe-tvorchestvo/2013/02/17/minem-biem-goliya
Отношения
можите по быстрому написать рассказ про бабушку по татарский
Пришёл к бабушке Бабайка... и алга.
Май бабушка Алтын шешек алытын.
Нет, не можем
Похожие вопросы
- Сможете написать рассказ используя все слова, приведенные ниже? Лучший ответ -за лучшим рассказом!
- Народ, что можите сказать о характире девушки написавшей парню это сообщение?
- Что можите посоветовать ребятам, у которых ещё не было "первого раза"?)))
- Напишите пожалуйста какойнобудь эротический стишок....или рассказ
- смешно, но меня не любит мои бабушка и дедушка
- Если гражданский муж, это не муж, то почему некоторые мужем называют? Моя сослуживица вечно себя позорила рассказами про
- вы говорите, -" Спасибо, за то что ты есть", если понимаете, что не можите сказать "Я люблю тебя"?? Или что-то другое?
- Девушки и парни только вы мне можите помоч))
- Что вы можите сказать о мужчинах кавказской национальности?
- Девушки как вы можите любить безответно если учитывать что без мужской инициативы от стула попу не оторвете???