Школы

Пожалуйста помогите! Легенда про Башню Сююмбике на татарском языке. Заранее спасибо!

Легенда про Сююмбике на татарском языке с переводом на русский (чтобы знать, что читаю).
Үз эчендә төрле серләр саклаган Сөембикә манарасы хакында төрле риваятьләр яши. Шуларның берсе. Иван Грозный Казан ханлыгының ханбикәсе хакында ишетә. Аның чибәрлегенә гашыйк була. Казан ханбикәсен үзенә алдырырга ниятли һәм Казанны басып алырга килә. Ул Сөембикәне үзенә кияүгә чыгарга үгетли. Патшабикә ризалаша, ләкин үзенең шартын куя, имеш. Җиде көн эчендә биек манара төзергә куша. Явыз Иван җиде көн эчендә Казанда җиде катлы манара төзетә. Мәскәүгә китәр алдыннан патшабикә манарага менеп халкы белән хушлашырга рөхсәт сорый. Һәм манараның өске катына менеп аска ташлана…
Менә шул вакыттан башлап әлеге мәһабәт бинаны Сөембикә манарасы дип атап йөртә башлыйлар. Әлбәттә, бу матур бер халык риваяте генә. Ләкин әлеге һәйкәл тарихыбызны бәян итүче Таш китап, һәр татарның йөрәк түрендәге Ватан символы булып кала бирә…
http://musulman.su/?p=1078
http://tt.wikibooks.org/wiki/Сөембикә_бәете

Сөембикә манарасы

Сөембикә манарасы — Казан Кирмәне җирлегендә урнашкан манара. Элек татарларда Хан мәчете буларак аталган, ләкин соңарак русларда йөргән Башня Сююмбике исеме белән атала башлый.
Тарихчылар фикерләре буенча, Сөембикә манарасы Мөхәммәт-Әмин хан вакытында төзелгән. Мәскәү Кремленең Боровицкий манарасы төзегән вакытында (1490) Мөхәммәт-Әмин Мәскәүдә Иван-3 янында яшәгән һәм Италия архитекторлары белән танышып, дуслашып, соңрак аларны Казанга яңа манара төзү өчен чакырган. Төзелеш вакыты: 1507-1517 еллар. Башта яңа Манара - хәрби манара буларак төзелергә тиеш була, ләкин Мөхәммәд-Әмин үзенең фикерен үзгәрткән, һәм бу корылма хан мәчет манарасына әверелгән, шуңа күрә башта (1517-1560 елларда) Хан мәчете булып аталган. Сөембикә соңгы елларда манарасында яшәгәнлектән, халык бинага 1560-еллардан соң Сөембикә манарасы исеме биргән.
Сөембикә манарасы — Казанның танылган архитектура символы. Ул авышлы биналар санына керә, чөнки ул төньяк-көнчыгыш ягына 1,98 метрга ава. Якынча 1730 елларда манарага икебашлы бөркет урнаштырылды. 1980 елларда татар җәмагатьчелеге таләбе буенча манарада Ислам символы — ярым ай урнаштырылды.
Үзенең хәзерге вариантында манара 1690 еллардан соң төзелгән диеп санала. Ләкин, башка версияләргә күрә, манара Казан ханлыгы чорында төзелгән һәм шушы вакыттан калган бердәнбер тарихи бина.
Дрянная Плохая
Дрянная Плохая
96 972
Лучший ответ
Марина Пак Спасибо классно!
Сююмбике ногайка не казашка
нет не патходит