Гафу итү сүзләре рәтенә: гафу ит, гафу итегез, кичер, кичерегез керә. Аларга гадәттә зинһар сүзе өстәлә. Кайвакыт гафу итүнең сәбәпләре дә әйтелә: борчуым өчен гафу итегез, соңга калган өчен гафу итегез һ.б.
Үтенеч гадәттә боерык фигыль, -чы/-че, -санә/-сәнә, -ла/-лә, кисәкчәләре һәм зинһар модаль сүзе кушылуы нәтиҗәсендә белдерелә: бирче, керсәнә, калсана, сорамагыз ла, әйт зинһар. Шулай ук әле, инде кисәкчәләре кулланыла: бирегез әле, керегез әле һ.б. Нәзакәтлерәк үтенеч түбәндәге формалар белән белдерелә: авырсынмагыз, килегез әле, карап чыкмассызмы икән, кереп чыкмассызмы икән һ.б. Үтенечнең югары дәрәҗәдәгесе үтенәм, ялварам һ.б. шундый сүзләр белән белдерелә. Мондый үтенечләргә җавапны ярый, ярар, әлбәттә, хәзер, булдыра алмыйм, булмый, була, була ул сүзләре белән бирәләр.
Өйгә кеше килеп кергәндә керегез, үтегез, түргә утырыгыз, әйдүк, рәхим итегез, рәхим итеп утырыгыз кебек сүзләр әйтелә.
Татарлар - кунакчыл халык. Ашаган вакытта кеше килеп керсә, алар мактап йөрисез икән, рәхмәт төшкерләре утырыгыз, аштан олы түгелсездер бит шикелле сүзләр ярдәмендә бара. Өстәл артында авыз итегез, җитешегез дигән сүзләр әйтелә. Кешене хуплаганда, аңа комплимент әйткәндә сез һаман яшь, сез бер дә картаймагансыз, сез бик әйбәт күренәсез, сез бик матурсыз, сез һаман яшәрәсез, сез һаман шул ук, сезгә бу күлмәк бик килешә, сезгә бу прическа бик килешә сүзләрен кулланалар.
Татар теле бик эмоциональ. Бу эмоцианальлек и-и-и, ай, әй, ой, ух, уф, ну, оһо, бәй, абау, ә-ә-ә, о-о-о, ай-ай-ай, бәлеш, пәрәмәч, чү һ.б. ымлыклар ярдәмендә ирешелә. Ымлыклар ярдәмендә шатлык, канәгатьләнү, канәгатьсезлек, курку, икеләнү белдерелә.
http://belem.ru/tatar-tele/vuz-tat/4___.html
Школы
Умение правильно разговаривать этикет на татарском языке! очень важно на татарском заранее спасибо)
Похожие вопросы
- Правила разговора на татарском языке, этикет. Обязательно на татарском языке заранее спасибо)
- помогите)нужны пословицы о дружбе на татарском.) заранее спасибо*
- 10 пословиц на казахском языке про науку напишите пожайлуста.Заранее спасибо
- Какие самые известные словари русского языка. Словари любые можно писать. Заранее спасибо
- Как стать хорошисткой? Как запомнить текст по английскому языку? Как начать хорошо учится? Заранее спасибо.)
- Помогите прошу с биологией, очень срочно, 7 класс, заранее спасибо.
- Пожалуйста помогите! Легенда про Башню Сююмбике на татарском языке. Заранее спасибо!
- небольшое сочинение на татарском языке на тему "Мэктэп тормышында кынгыраулар чыны" Срочно! Заранее спасибо!
- ОЧЕНЬ ВАЖНО: Помогите, какой язык учить?
- Помогите написать сочинение?))) сочинения на татарском языке про любимую профессию