Школы

написать рассказ о Казане на татарском языке

Казан турында легенда һәм риваятьләр
Казан кайда корылган ?
Болгар дәүләтенә төрле кавемнәр яулар белән һөҗүм итеп торганнар. Көннәрдән бер көнне бик зур яу килеп, Болгар шәһәрен утка тоткан. Исән калган кешеләр яңа шәһәр урыны эзләп, Иделдән өскә менеп китәләр. Бер урында туктыйлар да : -Әйдә, суга йомычка салабыз. Йомычка кайда әйләнеп бөтерелә, шул урында торып калабыз, -диләр. Йомычка хәзерге Казан каласы салыначак тирәдә бөтерелә, һәм шунда, кала корып, яши башлыйлар.
Казанны биек җирдә Казан елгасы буенда төзергә булганнар. Монда куе урманнар, куаклы чокырлар дошманнан саклый алган. Әмма монда еланнар яшәгәннәр. Болгар ханы Ибраһим еланнарны бетерергә кушкан. Көз көне еланнар йокыга киткәч, аларны учакта яндырганнар. Шулай итеп, еланнар янып беткәннәр. Ләкин бер зур канатлы елан калган. Ул кешеләргә ташлана башлаган. Бу көрәштә батыр да, елан да үлеп калганнар. Ә кешеләр еланнан котылганнар. Казанны шул биек җиргә төзегәннәр. Болгар ханы Ибраһим елан сүрәтен шәһәр гербы итәргә кушкан.
http://aigizia.jimdo.com/казан-турында-риваятьләр/

Казан Кремле – Татарстан тарихы һәм мәдәниятенең уникаль һәйкәле, үзендә борынгылыкны һәм заманчалыкны, төрле халыклар мәдәниятләрен, риваятьләрне һәм фактларны берләштерүче шәһәрнең «йөрәге».

Чама белән XII гасырда Кремльдә беренче тапкыр таш корылмалар торгыза башлыйлар, ләкин гомуми комплекс 1552 елга кадәр агач булып кала. Аның территориясендә хан сарае һәм мәчетләр барлыкка килә – таштан салынган Нур-Али мәчете һәм соңыннан Казанны Иван Грозный гаскәрләреннән саклаган имам исеме белән Кол Шәриф дип аталган агач Хан мәчете.

Казанда хан заманындагы корылмалар сакланмаган. Казанны алганнан соң, Иван Грозный Кремльне үзгәртеп кору өчен Псков төзүчеләрен чакыра. Замандашларын куәтләре белән гаҗәпләндергән кальга диварлары һәм манаралары корыла. 1675 елның сан алу кенәгәсендә күрсәтелгән 13 манарадан 8е сакланган. Алар арасында Кремль символы – Спас манарасы, камалыш вакытында су алырга мөмкин булган яшерен чыганак хөрмәтенә аталаган Тайницкая манарасы, Преображение манарасы һәм башкалар. Сөембикә исемен йөрткән күренекле авыш күзәтү манарасы XVII гасырда төзелгән булырга мөмкин, хәер, әлегә кадәр манараны Иван Грозный фәрманы буенча горур патшабикә Сөембикә өчен төзегәннәр дигән риваять йөри.

1555 елда Успение соборы үрнәгендә төзелгән Иван Грозныйга патшалыкка таҗ кидертелгән Благовещение соборы – Казанның иң борынгы таш бинасы. Ул чама белән Кол-Шәриф җәмигъ мәчете урынында булган.

Татарстанның төп мәчетен Кремльнең башка өлешендә төзиләр – тарихи алмашлыкны торгызып, мәһабәт бина 2005 елда ачыла.

2003 елда Благовещенине соборы скверында «Казан Кремлен төзүчеләр» һәйкәле ачыла – татар һәм рус архитекторлары уртак тырышлыклары җимешләренә карап торалар.

Шулай ук Кремль территориясендә күпчелек өлеше 1917 елдан соң җимерелгән Спас-Преображение соборы урнашкан.

XIX гасырда Казан Кремлендә хан сарае урынында шулай ук император резиденциясе дә булып торган (нигездә, биредә Павел I тукталган) губернатор йорты төзелә.

Кремльнең административ биналарына, шулай ук, эш урыннары бинасы һәм гаупвахта бинасы керә. Хәзер Губернатор Сараенда ТР Президенты резиденциясе урнашкан; Казан Кремле – туристлык объекты гына түгел, республиканың гамәлдәге административ үзәге дә.
2000 елда Казан Кремле, әлеге уникаль тарихи һәйкәл статусын ныгытып, Бөтендөнья ЮНЕСКО мирасы объектлары исемлегенә кертелде

http://tatheritage.ru/tt/objects/kazan_kremlin/
Татьяна Деревянко
Татьяна Деревянко
63 883
Лучший ответ