Әти, песи алыйк әле!
Һәммәбез карар иде.
Әгәр дә песи булмаса,
Мәче дә ярар иде.
Роберт Миңнуллин.
Кечкенәдән үк хыялым песи алу иде. Ниһаять, ул хыялым тормышка ашты. Кыш башында без песи баласы алып кайттык. Мин дә, апам да бик шатландык. Песигә Йомшаккай дип исем куштык. Песиебез − ап-ак, матур йонлы, озын койрыклы, зәңгәр күзле. Ул шундый матур, минем аны гел кулымда гына йөртәсем килеп тора иде. Без песине беренче көннән үк бик яхшы итеп тәрбияли башладык. Кибеткә барып, песиләр өчен кирәкле бөтен әйберләрне алып кайттык, үзе теләгән җирдә урын әзерләдек. Тик ул, күп тә үтмәде, авырып китте. Әти Йомшаккайны биш көн рәттән хайваннар табибына, уколлар ясарга алып йөрде. Әти белән мин дә йөрдем. Шуннан соң песиебезнең авырганы юк. Ул авырганда, миңа да бик авыр булды. Ул инде хәзер үсеп килә, тиздән бер яшь була. Хәзер Йомшаккай бик тә уйнарга ярата.
Иртән, беренче булып, ул әтиебезне эшкә озатып кала. Аннан соң шаярып безне уята башлый. Без мәктәпкә киткәнче, ул гел "мыр-мыр" килеп аяк астында бөтерелә. Утырсам, тезләремә менеп утыра. Уйный башлагач, кайбер вакытларда онытылып китеп, тешләп яки тырнап та ала. Мәктәптән мин аны бик сагынып кайтам. Аңа ашарга, эчәргә бирәм. Йомшаккай балыкны бигрәк тә яратып ашый. Балык яки балык консервасы белән берәр нәрсә бирсәң, ул мыраулый-мыраулый, бик тәмләп ашый. Йомшаккай безнең бик шаян, бик уйнарга яратучан песи булды. Ул, ашаганнан соң, бераз ял итеп ала да, уйнарга тотына. Сәгатьләр буе, бертуктаусыз уйнарга мөмкин ул. Кайбер вакытта аның белән уйный-уйный мин дә арып бетәм.
Мин Йомшаккаемны бик яратам. Матур песи булганы өчен дә яратам. Акыллы песи булганы өчен дә яратам. Мине яратканы өчен дә яратам. Мин аны ямьсез, усал песи булса да яратыр идем, мөгаен. Чөнки без аның белән бик дус. Ә дустыңны, әлбәттә иңде, яратасың бит.
Школы
МАЛЕНЬКИЙ РАССКАЗ ОПИСАНИЕ ПРО КОШКУ НА ТАТАРСКОМ ЯЗЫКЕ
спасибо
Похожие вопросы
- написать маленький рассказ на татарском языке мой настоящий друг
- отправьте пожалуйста краткое изложение рассказа о "Бикмуш бабай" на татарском, срочно!
- рассказ о весне на татарском языке с переводом
- мини рассказ о родниках на татарском языке)
- написать рассказ о Казане на татарском языке
- Помогите написать сочинение?))) сочинения на татарском языке про любимую профессию
- Помогите пожалуйста, нужны ПОСЛОВИЦЫ О КНИГАХ на татарском языке
- Пожалуйста помогите! Легенда про Башню Сююмбике на татарском языке. Заранее спасибо!
- Правила разговора на татарском языке, этикет. Обязательно на татарском языке заранее спасибо)
- Поговорки/пословицы на татарском языке о дружбе.