Школы

реферат на татарском языке про шишкина, биография пж

Алабуганың Тойма елгасы ярында танылган рәссам Иван Шишкинның балачагы һәм үсмер еллары узган сәүдәгәрләр йорты тора. 1946 елдан бирле йортта, останың рәссам буларак формалашу чорын тасвирлаучы музей эшләп килә.

Музей-йорт күргәзмәсе ике катны били һәм ике бүлектән тора: мемориаль һәм картина галереясы. Музейда тугыз күргәзмә залы. Беренче каты Шишкиннар гаиләсе яшәгәндәгечә итеп ясалган: кече һәм зур кунак бүлмәләре, буфет һәм аш бүлмәсе, рәссамның әтисе кабинеты.

Рәссамның әтисе Иван Василевич Алабуга сәүдәгәрләрләренә хас булмаганча, кызыксынучан кеше булган. Ул туган ягы тарихы белән кызыксынган, археологик казуларда катнашкан, су тегермәне технологиясен камилләштергән, Алабугада беренче агач суүткәргечне ясаган.

Бүген дә әтисенең кабинетында үзе язган Алабуга тарихы китабы ята, шкафта рәссамнар турындагы мәкаләләр басылган китаплар һәм журналлар тора – аларны, улының сәнгать белән кызыксынганын күреп, өлкән Шишкин туплаган. Үз вакытында нәкъ шушы бүлмәдә Иван Иванович әтисенә рәссам булачагы турында әйтә һәм аның хәер-фатыйхасын ала.

Шишкиннар кунакларны гадәттә зур кунак бүлмәсендә кабул иткәннәр – аларның йортларына Иван Васильевичның хезмәттәшләре – рәссамнар Василий һәм Петр Верещагиннар, «кавалерист-кыз» Надежда Дурова, сәнәгатьче Ушковлар, сәүдәгәр Стахеевлар килеп йөргән.

Китаплар һәм газеталар уку, шәһәр һәм ау яңалыклары турында фикер алышу һәм, кышкы кичләрне уздыру өчен, гаилә кече кунак бүлмәсенә җыела торган булган. Монда Шишкиннар гаиләсе әйберләре сакланган – озынча түгәрәк көзге, шәмдәл, нәзкатьле өй җиһазлары, ул заманда сирәк очрый торган музыка коралы – фисгармония, кичләрен олы абыйсы Николай аңарда уйнаган.

Эчке тар баскыч буенча рәссамның бүлмәләре урнашкан икенче катка менәргә була: биредә аның остаханәсе һәм йокы бүлмәсе, картина галереясы. Рәссамның остаханәсе - Иван Ивановичның Алабугада яшәгән вакыттагы эш бүлмәсе. Монда рәссам гаиләсенең һәм нәсел-нәсәбенең фотосурәтләре күргәзмәсе, шулай ук, XVII гасыр уртасыннан башлап, 500 дән артык исемне һәм 14 буынны үз эченә алган «Шишкиннарның нәсел шәҗәрәсе» урнаштырылган. Музей хезмәткәрләре аны инде күп еллар дәвамында төзиләр.

Табигать күренешләрен сурәтләүдән тыш, Иван Шишкин графика белән дә кызыксынган – музей күргәзмәсендә үз кулы белән язылган 22 офорт күрсәтелгән.

Шишкинның иң әһәмиятле картиналары Мәскәү һәм Санкт-Петербург музейларында саклана, әмма Алабугада да төп нөсхә рәсемнәре бар – мәсәлән, «Урак өсте» композициясе. Әйтергә кирәк, нәкъ менә Алабугада Шишкин үзенең иң танылгын картиналарына материал туплаган. Мисал өчен, Олы үзән нарат урманында ясаган эскизларга нигезләнеп ул «Нарат урманында иртә»не язган.

Табигать күренеше сүрәтләре залы әкренләп Шишкин бүлмәсенә күчә, анда эскизларны, буяуларны һәм башка рәсем кирәк-яракларын сакларга мөмкин булган кечкенә чолан бар. Мөһим деталь – бүлмәгә кергәндә Иван Шишкинның автопортреты эленеп тора.

Ел саен, 25 нче гыйнварда, рәссамның туган көнендә «Мин Шишкин сыман ясыйм» дип аталган яшь рәссамнар республика бәйгесе уздырыла. Аны Алабуга Дәүләт музей-тыюлыгы оештыра. Музей-йорт - Алабугадагы иң танылган һәм популяр музейларның берсе.

http://tatheritage.ru/tt/objects/house_museum_of_shishkin/
Гулим Зейнелова
Гулим Зейнелова
60 220
Лучший ответ
Митьке Шаймиеву позвони.
MG
Mirzahan Gulnar
15 325