Школы

составьте диалог об истории книгоиздания на татарском помогите срочно надо

-- Дөньяда иң беренче басма китап кайда барлыкка килә ?
-- Кытайда

-- Аны кем уйлап таба?

-- Ван Чи исемле кеше.

-- Аның эш принцибы?

-- Ул иероглиф штампларын кызыл балчыктан ясый, аннары аларны махсус мичтә яндыра. Соңыннан китап итеп бастыра. Ләкин бу бик озак һәм мәшәкатьле эш була.

-- Җиңелрәк ысул юкмы соң ?

-- IX гасырда Кытай кешесе җыелма шрифт уйлап таба. Бу шрифтны “хәрәкәтчел хәрефләр” дип атыйлар. Ул китап бастыру эшен күпкә җиңеләйтә.

-- Бу эш Европага кайчан үтеп керә?

-- 1445 елдан китап бастыру бөтен Европага тарала. Борынгы Кытайда уйлап табылган кәгазь турында дә беләләр.

-- Аны беренчеләрдән булып кем куллана ?

-- Иң беренчеләрдән булып җыелмалы шрифт куллану ысулын Иоһан Гутенберг ысулын тәкъдим итә.

-- Аның эш принцибы ничек?

-- Гутенберг тәкъдим иткәнчә, җыю кассасына металлхәрефләр – литерлар урнаштырыла. Хәреф җыючы аларны кассадан ала һәм, аерым бер тактага тезеп, текст “яза”. Кабырынкы литерларга типография буявы (элгәре - гади корым) сылана, аның өстенә юеш кәгазь бите куела. Басу станогы кул көче белән эшләгән. Китап басылгач, җыелган текстны аерым хәрефләргә таратып, яңа текст төзегәннәр.

-- Китап басу станогының төзелеше ничек Һәм эш юлы ничек?

-- Китап басу станогы төзелеше ягыннан гади булган. Ул бастыргычтан һәм хәреф-литерлардан җыелган текст-раманы салып куя торган шудыргыч такта кисәгеннән торган. Рычагка баскач, бастыргыч буяу сыланган хәрефләр наборы рамасына төшкән. Бастыргыч белән набор арасына кыстырылган кәгазьдә оттиск – басып чыгарылган бит барлыкка килгән. Китап басылгач, җыелган текстны аерым хәрефләргә таратып, яңа текст төзегәннәр.
Источник: http://tt.wikipedia.org/wiki/Матбагачылык
АД
Анастасия Дубина
98 330
Лучший ответ