Школы

Идегэйгэ характеристика булса татарча ( если можно по татарский)

Халкыбызның милли үзаңы һәм милли культурасы үсешендә, аның дәүләтчелеге оешуда Алтын Урда вилизациясенең тарихта аерым бер әһәмиятле роль уйнавы бүген барчабызга да яхшы мәгълүм. Әлеге кабатланмас дәвернең соңгы куәтле һәм һәлакәтле көннәрен җанлы сәнгати-поэтик образларда кыйммәтле тарихи ядкарь иткән «Идегәй» дастаны да, һичшиксез, бүгенге рухи яшәешебездә үзгә бер кадерле урын алып, үзәк проблемалар төйнәлеше булып тора. Хәер, бабаларыбызның шанлы үткәнен, киләчәк язмышын һәм милли зенчәлеген чагылдыруда бу әсәрнең чиктән тыш зур әһәмияте барлыгы оппонентларыбыз игътибарын инде күптән үк үзенә тарткан (1944 елның августында, канкойгыч авыр сугыш барган көннәрдә, партия Үзәк Комитеты тарафыннан махсус карарлар чыгарып, совет идеологлары «Идегәй» дастанына «ханнар-феодаллар эпосы» дигән сәяси мөһер сугып, аңа тикмәгә генә рәхимсез рәвештә ташланмаган бит)!
http://belem.ru/node/5246
Эзлә, монда 24 бит иншалар: http://www.insha.ru/section/1
Укучы. Дастанда Идегәй Котлыкыя улы дип бирелә, әмма тарихи чыганакларда аның Балтача улы булуы билгеле. Фарсы язучысы Хафиз Абру хезмәтендә аның әтисе Балынмак исеме белән телгә алынган. Дастанда без Идегәйнең Җантимер тарафыннан (ул Туктамыш ханның киңәшчесе, Котлыкыяның дусты итеп бирелә) коткарылуын күргән идек. (Укучы дастанның шул турыда язылган өзеген искә төшерә). Үз улы Кобогылны корбан итеп, Котлыкыяның бердәнбер улы Идегәйне коткарып калырга аны нәрсә этәрде икән соң? Мин моңа болайрак җавап бирер идем. Мондый адымга бары тик ватанпәрвәрләр генә бара ала. Җантимер үз баласын ничек кенә өзелеп яратмасын, беренче чиратта аны ил язмышы борчый. Котлыкыя һәм аның баласы юк ителә икән, затлы нәсел дә юкка чыга дигән сүз. Ханнар нәселеннән булмаса да, ил язмышында әһәмиятле урынны алып торган әмир баласы яшәргә тиеш. Кобогыл исеме белән Туктамыш хан сараенда үскән Идегәйнең исеме, чыннан да, Алтын Урда тарихында ханнар исемнәре белән янәшә тора.

Укучы. Минем фикеремчә, Идегәй – гаять каршылыклы шәхес. Җучи нәселеннән килмәгәнлектән, аның Алтын Урда тәхетенә утырырга хакы булмый. Шуңа да карамастан Идегәй – “таҗсыз хан” – күндәм ханнарны тәхеткә утыртып, Алтын Урданың чын хуҗасына әйләнергә тели. Ул 1397-1411 елларда (15 ел буена) ил белән идарә итә. Искиткеч кыю йөрәкле, хәрби осталыгы югары дәрәҗәдә булган Идегәй чорында дәүләт тагын бер мәртәбә үзенең көчен күрсәтеп ала. Моңа 1409 елдагы Мәскәү белән булган сугышны мисал итеп китерергә була. Идегәй бер яктан илне ныгыту өчен көрәшә, икенче яктан исә үзе үк илне таркатуда катнаша. Туктамыш тарафыннан эзәрлекләнгән Идегәй Алтын Урданың дошманы Аксак Тимер янына качып китә. Алай гына да түгел, аның Алтын Урдага сугыш белән килүенә каршы төшәсе урында үзе дә Аксак Тимер белән бергә Туктамышка каршы чыга. Ханнан үч алу теләге ил язмышыннан өстен чыга. Көчле сәясәтче саналган Идегәйнең моны аңлый алмавына ышанасы килми. Ни генә булмасын, халык үз героен аңлый. Дастанда бу вакыйгалардан соң аның бик үкенүен күрәбез: ул таланган илен күреп әрни, аның никадәр газиз булуын тоя. (Идел-йорт турындагы өзек укыла).

Укучы. Әтисенең үтерелүе аркасында, ул Туктамыш ханга гомер буе үч саклый. Алтын Урда ханына каршы сәясәт үткәрүенә төп сәбәпне тирәннәнрәк эзләргә кирәк. Мин моның сәбәбен Р. Фәхретдиновның “Аксак Тимер, Туктамыш һәм Идегәй” мәкаләсеннән таптым. Галим фикеренчә, Идегәй үзендә ил белән идарә итәрлек сәяси сәләтне тойган һәм ул дәүләт белән идарә итәргә омтылган, ләкин хан буларак түгел, чөнки ханнар нәселеннән түгел. Ул моның өчен үзенә буйсынган күндәм ханнардан файдаланырга уйлаган.
gerald_2005
gerald_2005
90 153
Лучший ответ