Школы
Ответьте, пожалуйста, на вопрос по татарском языку.
Позовите друга в Казань на экскурсию, убедите его в необходимости поездки. (на татарском языке)
Сочинение / Казанга экскурсия
Менә без Казанда экскурсиядә. Республикабызның башкаласы булган Казан − Идел буендагы иң борынгы шәһәрләрнең берсе. Аңа 1000 ел элек нигез салынган. Бүгенге көндә Казан − миллионнан артык халкы булган зур шәһәр. Ул истәлекле урыннарга бик бай.
Экскурсиябезне Кремльдән башлап җибәрдек. Кремль Казанның үзәгендә урнашкан. Ерактанрак карасаң, әйтерсең лә ул бер утрауны биләп тора. Кичләрен шушы утрауны төрле төстәге утлар яктырта. Бу − искиткеч күренеш. Кремльгә кергән юлда ап-ак Спас манарасы урнашкан. Аны сәгать бизи. Кремль янында герой шагыйребез Муса Җәлилгә һәйкәл куелган. Ул әсирлектә дә үлемсез шигырьләр язган, батырларча һәлак булган. Без аның шигырьләрен яратып укыйбыз.
Казанны һич тә Сөембикә манарасыннан башка күз алдына китереп булмый. Тирә-якка нур бөркеп торучы бу манара Казанның йөзек кашына һәм гүзәл тарихи символына әйләнде. Сөембикә − татар халкының горурлыгы, иминлек билгесе, иманы, кыйбласы ул. Кремльдә без Сөембикә манарасының тарихы белән таныштык. Ул − бик борынгы корылма, һәм дөньядагы авып баручы берничә шундый корылмалар исемлегенә кертелгән. Хәзерге көндә төзүчеләр аның авышып баруын туктатканнар. Яңа корылмалардан булган Кол Шәриф мәчетен дә озаклап карадык. Ул искиткеч матур һәм зур мәчет икән, һәм, хаклы рәвештә, илебезнең җиде могҗизасы исемлегенә керергә тиеш. Кремль безгә бик ошады.
Аннан соң Казанның бүтән истәлекле урыннарына юнәлдек.
Казан − студентлар шәһәре. Ул инде күптәннән Россиянең югары белем, фән, нәшрият үзәге булган. Татарстан өчен генә түгел, ә бөтен Идел буе, Урта Азия халыклары өчен мөгаллимнәр, фән эшлеклеләре әзерләгән, дәреслекләр һәм китаплар бастырып торган. Шуңа күрә дә анда бик күп уку йортлары урнашкан.
Университет − Казаныбызның горурлыгы. Анда меңнәрчә студент югары белем ала. Минем әти-әниләрем, күп туганнарым да аны тәмамлаган. Минем дә шул университетта укыйсым килә.
Казанның үзәгендә урнашкан Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты да республикабыз горурлыгы. Ә аның каршында халкыбызның сөекле улы, композитор Салих Сәйдәшевкә һәйкәл куелган.
Без тагын Татар дәүләт академия театры бинасы янында булдык. Ул Г. Камал исемен йөртә. Театр Кабан күле буенда урнашкан. Без шунда күңелле ял иттек.
Казанның тагын бер истәлекле урыны булган Тукай музеена да бардык. Атаклы шагыйребезнең тормыш һәм иҗат юлы буенча күп мәгълүмат алдык. Казан шәһәре миңа бик тә ошады.
Мин үз туган ягымны бик яратам һәм аның белән горурланам.
Дустым, сине дә Казанга чакырам, бер күреп китәрсең !
http://www.insha.ru/text/2

по татарский понимаешь
татарча сөйләшә белсәң язып бирәм
дустым, киттек әйдә казанга. син андагы матурлыкны күрсәң,исең китәр! мин сиңа Сөембикә манарасын, Казан кремлен күрсәтермен. Казан-Татарстан Республикасының башкаласы, димәк анда мәдәни һәм сәяси үзенчәлекләр бар.
Шәһәрнең теркәлгән «Русиянең өченче башкаласы» бренды бар, шулай ук ярымрәсми рәвештә ул «Русия федерализмы үзәге (башкаласы)» һәм «бөтендөнья татарларының башкаласы» дип атала. 2005 елда Казан шәһәре 1000-еллыгын бәйрәм итте, 2013 елда Казанда XXVII Җәйге Универсиада узды. 2015 елда — су спорт төрләре буенча Дөнья чемпионаты үткәрелде, ә 2018 елда шәһәр (Русиянең башка шәһәрләр белән) ФИФА Дөнья футбол чемпионатын кабул итә.Һәм без синең белән футбол ярышын үз күзебез белән күрә алачакбыз!

Деловой Центр
Спасибо
Похожие вопросы
- Помогите пожалуйста написать сочинение на татарском языке на тему " Анага бала кадерле, балага ана кадерле"
- Напишите пожалуйста небольшое сочинение на татарском языке на тему : ,, Без табигатьне саклыйбыз"
- Помогите пожалуйста)) Нужен текст на татарском языке про промышленность Татарстана))) о
- пожалуйста помогите сочинение на татарском языке на тему кошларны саклагыз
- Помогите пожалуйста написать сочинение на татарском языке на тему" Муса Джалил патриот шагыйрь". Зарание спасибо
- ответьте пожалуйста на вопросы)
- ответьте пожалуйста на вопросы,когда будете отвечать ставьте номер вопроса, всё про ДРЕВНИЙ ЕГИПЕТ
- SOS...ответьте пожалуйста на вопросы. 1.Усложнение организаций в процессе эволюции. Причины эволюции 2.Взаимосвязь
- ответьте пожалуйста на вопрос по географии.. . --->
- ответьте пожалуйста на вопрос по истории... Предмет и задачи курса «История Украины».