Әдипнең «Үз-үземә» шигыре 1906 елда дөнья күрә. Әсәрдә лирик геройның хис-кичерешләре, аның исеменнән үк күренгәнчә, үз күңеленең халәте, теләк-омтылышларына сәбәпле бәйләнештә туа. Беренче строфа лирик геройның уйлануларын фәлсәфи планда тасвирлап, аның – Кешенең төп сыйфатларыннан берсе: бөеклеккә, һәрвакыт биеклеккә омтылышы турында сөйли. Алдагы строфада лирик геройның үз милләтенә мәхәббәте сурәтләнә:
Күңел берлән сөям бәхтен татарның
Күрергә шаһлыгын, тәхтен татарның.
Бәхеткә ирешкән милләт сөю хисенең сәбәбе булып тора. Икенче юлда лирик геройның уйланулары бүгенге көннән татар халкының ерак үткәненә күчә, аның данлы, шанлы тарихына барып тоташа. Милләтнең тулы бәхете, тарихи дөреслек торгызылып, татар халкының мөстәкыйль, бәйсез дәүләт төзеп, үз тәхетен булдыруы, үзенә-үзе хуҗа булуы кебек төгәлләшә.
Өченче строфа лирик герой хисләренең иң югары дәрәҗәсен, иң югары ноктасын гәүдәләндерә; шуңа күрә ул күтәренке романтик пафос белән укыла да:
Татар бәхте өчен мин җан атармын:
Татар бит мин, үзем дә чын татармын.
Әлеге бәеткә корбанчылык мотивы килеп керә. «Татар бәхте өчен җан атарга» әзер герой үзенең татар милләтенең бер вәкиле — татарның баласы булуы белән чын күңелдән горурлана. Милләтне җаның-тәнең белән сөю, татарлык хисе татар бәхете өчен үзен фида итәргә әзер лирик герой халәтенең сәбәбе кебек тә төгәлләшә. Беренче бәет белән өченче бәет арасында мәгънәви бәйләнеш урнаша. Лирик мин омтылган бөеклек, биеклек милләт бәхте өчен көрәшкә кирәк икәнлеге ачыклана.
Дүртенче строфада гәүдәләнгән шөбһәләнү, икеләнү хисенең сәбәбе милләт мәнфәгатьләрен кайгырту, аңа хезмәт итү юлында вәгъдә ителгән эш-гамәлләрнең күплеге, аларны үтәп бетерү мөмкинлегенә ышаныч булмауда табыла.
«Үз-үземә» шигыре Г. Тукайның күңел шигъриятенә карый. Ул лирик геройның бай рухи дөньясындагы хисләр гаммасыннан бер өлешен — татарлыгы белән горурлану, аны ярату хисен сурәтли.
https://allrefrs.ru/1-23692.html
Школы
Анализ любому стихотворению Габдуллы Тукая на татарском языке!!! HEEELPP!!!
Театр шигыренә анализ
Похожие вопросы
- Анализ любого стихотворения У. Уитмена!!! оч срочно нужна помощь
- Пожалуйста помогите найти анализ любого стихотворения Зинаиды Гиппиус. заранее премного благодарен.
- Срочно нужен анализ любого стихотворения Тютчева!!!
- Люди срочно нужен анализ любого стихотворения Некрасова!!!
- Помогите найти анализ любого стихотворения беллы Ахмадулиной!!!
- Краткая биография и интересные факты об Габдулле Тукай
- Нужно срочно стихотворение "сибэли дэ сибэли" на татарском языке!!! Помогите пожалуйста!!!
- анализ стихотворения Ахматовой или Цветаевой,любое стихотворение
- Помогите написать сочинение?))) сочинения на татарском языке про любимую профессию
- Помогите пожалуйста, нужны ПОСЛОВИЦЫ О КНИГАХ на татарском языке