РШ
Рома Шемякин
Кызык кына булды бу очрашу, Син ерактан, мин дә ерактан. Ә күптәнге якын танышлар күк, Кул кысыштык икәү йөрәктән. Исемемне дә юньләп белмисеңдер, Үзең шундый сөеп карыйсың. Йөрәгемнең язгы гөлләр төсле Саф булуын сиздең, ахрысы. Безнең гомер тулы һәр ваклыкка, Эчпошыргыч ямьсез бушлыкка; Нәрсә җитә менә шундый матур, Шундый керсез, кайнар дуслыкка! Нәрсә җитә синең күзләреңнең Ялкыныннан шулай кабынып Яшәү, җирдә гомер ахрынача Назлы карашыңны сагынып. Мин үзем дә белмим, нәрсә безне Бәйләде со