Ярты гасыр дисәң, күп булыр күк.
Илле дисәң бик аз тоела.
Үтте гомер аккан сулар кебек,
Ә сулары кая җыела? !
Аккан сулар бергә кушыла-кушыла
Барысы бергә коя диңгезгә.
Туган йортка, туган нигезгә
Җыясың син шулай безне дә.
Рәхмәт сиңа, рәхмәт барысы өчен,
Югалтмыйсың әткәй нигезен.
Син саклыйсың, һич кер кундырмыйча,
Туганлыкның изге һәр җебен.
~~~~~~~~~~~~~~~~~~~
Син бүген үзеңнең олы юбилеең — 50 яшең билгелисең. Моңсу көзләргә ямь өстәргә теләгәндәй, табигатьнең шушы мизгелендә ярты гасыр элек дөньяга килеп, син барлык туганнарыңны сөендергәнсең. Бүген дә син, кадерле кешебез, үзеңнең тирә-ягыңдагы кешеләргә шатлык өләшәсең, олысына да, кечесенә дә син кешелекле һәм игелекле, абруйлы киңәшче, шуңа күрә дә үзең олы ихтирам казангансың.
Алдагы гомер юлларыңны шулай ук сау-сәламәт, күтәренке кәеф һәм туган-тумачаларың, якыннарың белән бәхетле көннәрдә үтәргә язсын сиңа, сөекле һәм сөйкемле кешебез!
Иң изге, ак һәм пакь теләкләр белән ______________
http://tatarskie-pozdravlenija.ru/50-let-na-tatarskom-pozdravleniya/
http://www.testing.spbu.ru/uflvplayer/50-yash-ybiley-kotlaulari.html
Сценарий татарча 50 яшь
http://www.vgarnizone.ru/?do=stsenariy-tatarcha-50-yash.html
поищите на русском, и сделайте автоперевод, затем подправите то, что переведется не корректно...
Здравствуйте! Не могу найти сценарий для проведения новоселья на татарском языке. Не поможете?