Китап – кешенең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, ярдәмчесе, укытучысы. Китапсыз халык -тарихсыз халыкка әйләнгән, ә тарихын оныткан халыкның киләчәге өзелгән.
Китапханәсез мәктәпне күз алдына китерүе кыен. Мәктәп китапханәсе һәр укучы һәм укытучының төп таяну ноктасы булып тора. Белешмә сүзлекләр, методик ярдәмлекләр, матур әдәбият, вакытлы матбугат чаралары- һәммәсе бүгенге укучыга багышлана. Китапханә ул - мәктәп терәге. Ә мәктәп – белем йорты. Мәктәп китапханәсе укучыларны белемле итүдә зур роль уйный. Белемнең күп өлешен кеше үзлегеннән китаплардан ала. Китапханәдә бик күп мәгълүмат, тарихи ядкарьләр, аң-белем, мәгърифәт тупланган. Китапханә - серләр дөньясы, рухи мирасыбызны буыннардан - буыннарга тапшыручы, акылның, изге олуг фикерләрнең чишмә башында торучы. Китапханә китап киштәләрендә тезелеп торучы китаплары, аларның меңләгән саны белән түгел, ә үзенең укучылары белән яши, шулар белән матур.
Здесь о библиотеке, а диалог составишь сама.