Меңләгән, миллионлаган кешеләр спорт яраталар, чөнки ул сәламәтлекне сакларга, үзеңне яхшы хис итәргә ярдәм итә. Соңгы елларда илебездә спортка аеруча зур игътибар бирелә башлады. Спортның бөтен төрләре буенча Спорт Сарайлары ачылды. Әле төзеләселәре дә бик күп. Казанда һәр мәктәп каршында спорт мәйданчыклары булдырылды, спорт заллары яңартылды. Димәк, һәркемгә үзе теләгән спорт төре белән шөгыльләнергә мөмкинлекләр барлыкка килде. Бүген бу мөмкинлекләр аеруча әһәмияткә ия. Чөнки Казанда бөтендөнья унивирсиадасы үткәрелде. Мин дә спорт белән чын-чынлап шөгыльләнә башладым. Мәктәбебезгә бер апа килде дә кемнәрнең чирәмдә хоккей уйнарга теләкләре барлыгын сорады. Иптәш кызларым белән мин дә язылдым. Башлаганда бик җитди карамасам да, йөри торгач, үз иттем мин аны. Ә хәзер аерыла да алмам кебек. Тренерымны, командадагы кызларны да бик яратам. Күп кызлар, авырлыкларга түзә алмыйча, берәм-берәм секциядән китеп бардылар. Ә без дустым белән түздек, ташламадык. Безнең тырышулар юкка китмәде, өч кенә ел шөгыльләнсәк тә, Татарстан җыелма командасына да алдылар. Бу команда белән без Россиянең бик күп шәһәрләрендә ярышларда катнаштык, призлы урыннар да яуладык. Медальләр, бүләкләр алдык. Спорт бик күп вакытыбызны алып, бик күп тырышлыклар таләп итсә дә, җиңү мизгеле бик рәхәт шул. Бөтен кешегә дә үзе теләгән спорт төре белән шөгыльләнергә тәкъдим итәр идем, чөнки спорт физик яктан гына түгел, ә рухи яктан да тәрбияли. Ихтыяр көчен дә ныгыта.
http://www.insha.ru/text/23
Лингвистика
сочинение по татарскому тема спорт рассказать про любой спорт на который ходишь
Похожие вопросы
- где можно найти сочинение по татарскому языку по теме "нэрсэ ул бэхет" ? очень надоо ((.
- Изгелек кылу - узе бер бэхет. помогите написать сочинение по татарскому, приводя пример из какого нибудь рассказа
- Помогите написать сочинение на английском языке "спорт за и против". Пожалуйста, очень надо..../
- Добрый день. Помогите, пожалуйста, установить язык текста и перевести. Предположительно татарский.
- Помогите с татарским! Нужно написать сочинение на тему "Моя любимая профессия - Минем яраткан һөнәрем"
- Помогите, пожалуйста, перевести на татарский
- кто знает татарский язык? помогите перевести на татарский биографию поэта
- Насколько Турецкий язык похож на Татарский? говорят они из одной Тюркской группы и очен похожи!!! Это так?
- Как по татарский? Как по татарский: "так что, знайте это сестра"?
- сочинить текст по татарскому про татарстан сочинить текст по татарскому про татарстан