Укучының акыл көче һәм фикерләвен үстерүгә тәрбиячеләрнең
максатчыл юнәлдерелгән эшчәнлеге ул. Акыл үсеше — тормыш йо-
гынтысы, махсус тәрбия аралары нәтиҗәсендә һәм үзләштерелгән
белемнәргә нигезләнеп, укучыларның акыл көче һәм фикерләвенең
Акыл тәрбиясе тәрбия эшенең иң әһәмиятле тармагы һәм әхлак
тәрбиясе белән тыгыз бәйләнештә тора, чөнки әхлаклылык кешенең
дөньяга карашы һәм идея инанганлыгы нигезендә барлыкка килә.
Ул, барыннан да элек, эстетик тәрбиядәге уңышларны билгели,
ягъни дөрес фикерләргә, бәя бирергә, зәвык тәрбияләргә, сәнгатьне
аңларга ярдәм итә. Акыл тәрбиясеннән башка политехник өйрәнү
дә була алмый, чөнки аның нигезендә җитештерүнең төп принцип-
ларын өйрәнү, гомумиләштерү өчен кирәкле фикерләү үсеше ята.
Акыл тәрбиясенең физик үсешкә дә уңай тәэсир ясавы исбат
ителде. Физиологик һәм гигиена нигезләрен белү, организмның
тормыш эшчәнлеге принципларын аңлау кешегә үз сәламәтлегенә
акыл һәм аң белән ярдәм итәргә мөмкинлек тудыра.
Акыл тәрбиясе билгеләмәсендә «фикер йөртү» һәм «акыл кө-
че» төшенчәләре кулланыла. Фикер йөртү — кешенең объектив
чынбарлыктагы күренеш һәм предметларны танып белүе һәм
үзенчә анализ ясавы. Ул баш мие эшчәнлегенең нәтиҗәсе булып то-
ра. Уй — абстракт төшенчә, икенче төрле әйткәндә, баш миенең
конкрет сиземләүне үзенчә эшкәртү нәтиҗәсе. Балаларда фикер
йөртү дәрәҗәсен үстерү өчен укытучы фикерләүнең төрләрен һәм
асылын белергә, күзалларга тиеш.
Фикерләү түбәндәге төрләргә бүленә:
Диалектик фикерләү — хәл һәм күренешләрдә каршылык-
ларның бердәмлеген, аларның көрәшен, үсеш тенденцияләрен, яңа-
ның тууын күрә белү.
Логик фикерләү — элек өйрәнелгән материал белән яңа бе-
лемнәрнең бәйләнешен булдыру, аларны билгеле бер тәртипкә
китерү. Ул төшенчәгә билгеләмә бирү, аны ачыклау, исбат итү,
кире кагу, нәтиҗә ясау, фараз итүләр (гипотеза, прогноз) белән ха-
рактерлана.
Абстракт фикерләү — предметның яки хәлнең мөһим го-
муми үзенчәлекләрен аерып күрсәтү өчен, аның конкрет сыйфат-
ларын, үзлекләрен, бәйләнешләрен аң белән читләтеп тору һәм шу-
ның нигезендә абстракт төшенчә бирү.
Гомумиләштерелгән фикерләү — күренешләрнең гомуми
принципларын яки эш итү юлларын табу.
Категориаль фикерләү — аерым охшашлыкларына карап,
төшенчәләрне төркемнәргә һәм классларга берләштерү.
Теоретик фикерләү — югары дәрәҗәдә гомумиләштерелгән
белемнәрне үзләштерү, теге яки бу өлкәдәге белемнәрне фәнни
нигез һәм принциплар үсешендә аңлату.
Индуктив фикерләү — фәнни тикшеренүләрдә, яңа белем
биргәндә, уйларның аерым очрактан — гомумигә, фактлардан —
нәтиҗә ясауга хәрәкәте.
Дедуктив фикерләү — гомуми фикердән хосусыйга күчеп
фикерләү; гомуми фикердән логик юл белән исбатлап хосусый
нәтиҗә чыгару процессы.
Алгоритмик фикерләү — эзләнелә торган нәтиҗәне булдыру
өчен, нинди тиешле эзлеклелектә эш итәргә кирәклек турында
алгоритмнар табу. Гадәттә, бу алгоритмнар гомуми характерда
булалар.
Тиешле
хәрәкәтләрнең
эзлеклелеген
күрсәтүче
ал-
горитмнар яхшы өйрәнелсә, мәсьәләләр җиңел чишелә.
Техник фикерләү — инженер-техник хезмәт процессында
уйлау эшчәнлеге белән бәйләнгән. Ул җитештерү процессында
кешенең фәнни нигезләрне һәм гомуми принципларны аңлавы,
техника белән эш итәргә әзерлеген күрсәтә.
Иҗади фикерләү — кешенең элеккеге белемнәре нигезендә
һәм, яңа юллар табып, билгесез мәсьәләләрне мөстәкыйль рәвештә
чишә алуы.
Файдалан:
https://docviewer.yandex.ru/?url=http://kpfu.ru/docs/F1273365456/HuziahmetovAN_NasibullovRR_Slovar_2013.pdf&name=HuziahmetovAN_NasibullovRR_Slovar_2013.pdf&lang=tt&c=565fcb6b77b7&page=11
Дополнительное образование
Сочинение на тему " Акыллык" на татарском ---
Похожие вопросы
- Помогите, пожалуйста, составить сочинение на тему "Любовь" на татарском языке.
- Помогите с сочинением "Почему я хочу быть здоровым"
- Сочинение на тему: "История моей семьи" это сочинение не должно быть бональным, но чётким и понятным.
- Помогите с сочинением по литературе плиз. Сочинение по теме: "Слово о полку Игореве-Жемчуг мировой литературы"*???
- Помогите написать сочинение.
- Помогите с сочинением, пожалуйста
- По-татарски 'алты' значит 'шесть'. Как же у русских оказалось, что 1 алтын не шесть, а три копейки (пятиалтынный - 15)?
- ево досье кто он был Ф. Хөснинең мне нужна биография Ф. Хөснинең на татарском желательно
- Помогите найти сочинение!
- Поможете с сочинением?