Выбор автомобиля или мотоцикла
Не могу найти сочинене на татарском помогите (((
Нужна сочинение на татарском <<Вэсиле мин дэ синенче эшлер идем>>
Киләчәгем — минем кулымда
Мин 8 нче сыйныфта укыйм. Кайчакларда берүзем генә калып уйланып утырырга яратам. Үзеннән-узе күңелгә “Киләчәктә кем булырга? ” дигән уйлар килә.
Тирә-ягымда искиткеч күп профессия кешеләре яши. Ә миңа кем булырга? Нинди һөнәр сайларга? Башта уйлар өермәсе, алар мине кызыктыра да, икеләндерә дә, киләчәккә дә чакыралар. Гел-гел әти-әни янында гына яшәп булмый бит инде.
Мин хыял диңгезендә йөзәм. Бу диңгездәге дулкыннар әле бу, әле теге ярга китереп бәрәләр. Кайчакта батып та калам, ниндидер илаһи көч тартып ала тагын үземне. Ә кайчакларда мин якты киләчәгемә-хыялымда күз алдына китергән киләчәгемә таба “йөзәм”. Ә ул шундый якында гына, шул ук вакытта бик ерак та. Минем әле мәктәпне тәмамлыйсым, хыялымны тормышка ашырырга ярдәм иткән уку йортына кереп, югары белем аласым бар. Аннан алган белгечлегем буенча эшлисе дә, эшлисе... Ләкин таныш-белешләремнән шуны беләм: югары белем турында диплом була торып та эшкә урнашу бик авыр икән, чөнки белгечлек буенча тәҗрибә кирәк, имеш. Эшләп карамагач, каян тәҗрибә булсын инде?! Ә хәзер сезгә серемне чишәм. Мин киләчәктә журналист булырга телим. Газета-журналларны, әдәби китапларны су урынына эчәм. Тел фәннәренә ныклап әзерләнәм. Бүгенге көн таләпләре буенча, мәктәп укучысы үз ана телен, рус телен һәм бер чит телне камил белергә тиеш.
Минем әнием әдәби әсәрләрне бик яратып укый. Без “Казан утлары” журналын, республикабызда чыга торган күп санлы газеталар алабыз. Өйдә аларны укыгач, теге яки бу мәкаләгә карата үз фикерләребез белән уртаклашабыз.
Журналист — ул беркайчан да искерми торган профессия, чөнки ул халыкны өр-яңа хәбәрләр, яңалыклар, вакыйгалар белән таныштырып тора, халыкка рухи азык бирә. Аның аралаша белү әдәбе, сөйләм культурасы югары булырга тиеш. Журналист урыннардан хәбәрләрне”кайнар таба”дан төшкәч тә “авыз итәргә” ярата. Шуның белән ул халыкка якын тора да. Редакциягә килгән хатлар белән дә журналист эш итә. Ә хатларда — кеше язмышлары. Алар үз хәсрәт-кайгыларын уртаклашалар, кемнәндер ярдәм көтәләр. Аннан соң эч-сереңне уртаклашырдай психолог сыйфатларына да ия булырга кирәк. Журналист алда санап үтелгән шушы сыйфатларга ия буырга тиеш дип уйлыйм . Үзем дә киләчәктә шул “кайнар табада ризыклар әзерләргә” телим.
Интернет тормышыбызга көннән-көн ныграк үтеп керсә дә, халык вакытлы матбугаттан читләшми. Дөньяда, илебездә булган хәбәрләрне журналист халыкка көне-сәгате белән җиткереп тора. Димәк, минем хезмәтем халкыма кирәк. Ә дөньяда яшәгәндә үзеңнең кемгәдер кирәклегеңне тою — нинди зур бәхет! Шуның өчен киләчәгемне мин халкыма хезмәт итүдә, аңа кирәкле булуда күрәм.
Балачагымны үтеп, киләчәгемә атлыйм. Балачагым уйлары киләчәгемә алып бара. Ә киләчәгем шундый якты, серле һәм кызыктыргыч. Уйларым-хыялларым белән мин киләчәк илендә яшим. Вакытлар үтеп, хыялларым хыял булып кына калмасын, чынга ашсын иде. Ә хыялларны чынга ашыру — минем кулымда. Димәк, миңа тырышып укырга, ягъни, “ташка кадакны күбрәк кагарга” кирәк. Мин балачагымнан хыялый киләчәгемә тәпи атлап, зур тормыш юлына чыгарга, хыялым үрләренә менеп җитеп, шул үрләрдә озак-озак ныклап басып торырга тиеш.
Балачак уйлары, хыяллары (әгәр дә алар чын күңелдән һәм саф булса) тормышка аша, диләр.
Минем киләчәгем — минем кулымда.
http://ursaevo.ucoz.net/blog/2011-11-01-350

А. П. Чехов Палата №-6
Типа здесь одна татарва сидит? таблетку съешь от головы!
да б*дь причем тут авто мото тема? ХВАТИТ ЗАХЛАМЛЯТЬ КАТЕГОРИЮ, СМОТРИТЕ КУДА ПИШИТЕ

хал махалай
Похожие вопросы
- Помогите найти адрес! Хочу купить новую ладу Калину в Ульяновске. Не могу найти адрес. Может кто поможет?
- Ребята что-то я запуталась в последних событиях с правым рулем. Не могу найти логику!
- как уговорить купить скутер отцу деньги могу найти но он не хочет (
- До сих пор не могу определиться с выбором авто... помогите...
- Кто когданибудь ездил на Smart fortwo,напишите пожалуиста впечатления об этом автомобиле, нигде не могу найти отзывы!
- Не могу найти в инете отзывов о машине Fiat Sedici. Может здесь кто-нибудь о ней расскажет.
- Муж уперся, хочет купить новую "четвёрку" ВАЗ 2104. Просмотрела объявления не могу найти салон в нашем регионе (Тамбов)
- Jeep Grand Cherokee 4.0 i Limited Какой у него клиренс?Нигде не могу найти.
- уважаемые байкеры!не могу найти где купить мотоцикл сузуки бандит 400.хабаровск,находка,владивосток.по нормальнойцене
- стаблитрон кс175а.. . Вы можете найти аналог?? ?