Сочинение / Минем дустым
Кош − канаты белән,
Кеше дуслык белән көчле.
Татар халык мәкале.
Дуслык − кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең иң күркәм һәм самими бер төре. Дуслар һәрвакыт бер-берләрен аңлыйлар, кайгы килгәндә, ярдәмгә ашыгалар, шатлык-сөенечлөрен бергә бүлешәләр. Дуслык − ул ике кешенең уртак кызыксынулары, бер-берсе белән ярдәмләшеп, авыр чакта терәк булып яшәүләре. Ул − теләсә нинди байлыктан, акчадан кыйммәтрәк, сатылмый торган бөек нәрсә.
Дуслык, барыннан да элек, ярдәм кирәк чакта, авырлыклар аша сыналырга тиеш. Янәшәңдә якын дусларың булганда, сине бернинди каршылыклар да куркытмый. "Дуслык таулар күчерә" ди халык. Бергә булганда, теләсә нинди авырлыкларны җиңеп чыгарга мөмкин. Кайгы-хәсрәтләр, борчу-мәшәкатьләр онытыла, кыенлыклар артта кала, тик янәшәңдә якын дустың гына булсын.
Минем иң якын дустым − сыйныфташым Марат. Безнең дуслык бик гади генә башланды. Без икебез дә 1 "Б" сыйныфына укырга килдек. Тәнәфестә таныштык һәм бергә уйный башладык. Аннан соң Марат безнең өйгә кунакка килде, безнең уртак шөгыльләр табылды; бергәләп музыка тыңлый башладык, компьютерда уйнадык, бер үк спорт секциясенә язылдык.
Марат − бик әйбәт малай. Хайваннарны бик ярата. Ул бик игелекле һәм мәрхәмәтле, ачык йөзле, һәрвакытта да күршеләре белән исәнләшә, кайчакларда күрше әбиләргә чүп түгәргә, яисә кибеттән авыр сумкаларын алып кайтырга булыша.
Безнең сыйныфта Маратны гадел һәм кыю булганы өчен яраталар. Кайбер балалар безнең дуслыкка көнләшебрәк тә карыйлар. Мондый дуслыкны адым саен очратып булмый бит.
Без бер-беребезгә укуда да, спортта да гел ярдәм итешәбез. Мин Мараттан берәр нәрсә турында үтенсәм, ул аны эшли. Аңа ярдәм кирәк булганда, мин дә шунда ук ярдәм итәргә ашыгам.
Источник: http://www.insha.ru/text/30
Гуманитарные науки
Составьте сочинение на тему Минем Дустым На татарском языке
Че так слабо то? Ты бы еще тут курсовую работу попросил
Гаҗәеп дустым
Кайвакытта бөтенләй дә көтелмәгән очрашулар була. Мин дә, көтмәгәндә, гаҗәеп кеше белән таныштым.
Әлеге малай белән мин чүп чиләген чыгарганда, баскычта очраштым. Мин аның күзләренә игътибар иттем, алар бик тә ачык һәм зәп-зәңгәр иделәр, мин гүя диңгез төбен күрдем. Көтелмәгәнлектән аздан гына чиләкләремне төшереп җибәрмичә, мин аңа "сәлам" дидем. Ә ул шундый матур һәм ягымлы итеп "әссәламегаләйкем" диде. Без шулай сөйләшеп киттек, һәм мин яңа танышым турында бик күп яңалыклар белдем.
Ул гадәти мәктәптә уку белән бергә, мәчет мәдрәсәсендә дә белем ала икән. Ә мин андый мәктәпләр булуы турында белми дә идем. Әмма алар бар икән, һәм яңа танышым Илһам да шуларның берсенә йөри икән. "Чөнки минем әбием дә, әнием дә Аллаһы Тәгаләгә ышаналар, минем үземнең дә мөселман булып үсәсем килә. Мин дә дингә ышанам", − диде Илһам. Бу "дингә ышанам" дигән сүзләр миңа бик көчле тәэсир итте. Андый кеше белән сөйләшү минем өчен бик гыйбрәтле дә, рәхәт тә булды.
Яңа танышым белән сөйләшүләрдән соң, мин тормыш, Алла, дини кануннар турында күп нәрсәләр белдем. Яшәешкә икенче төрлерәк карый башладым. Бик гади дә, бик акыллы да итеп сөйләгәнгә, аның сүзләре миңа бик нык тәэсир итте. Мин хәзер яңа дустым белән горурланам, һәм шул көтелмәгән очрашуга рәхмәтлемен.

Минем дустым Лилия. Ул бик матур. Без анын белэн бик куп вакыт уткэрэбез. Мин анын белэн бергэ мэктэптэ укыйм. Анын чэчлэре озын, кузлэре яшел. Минем дустым мине беркайчанда авыр ваккытта калдырмый. Мин анын белэн шпурлассам бик озак та утми мин анын белэн хэзур ук дуслашам. каникулда без анын белэн бергэ ял итэбез авылда. бэргээ китаплар укыйбыз. Серлэрне уузебезгэ сэйлибез.
Наталия Литовченко
очень много ошибок
Aleksey Molostvov
ага
Владимир Горишный
нерсе ул дуслык? минемче дуслык ул ин беренче бер-беренне анлау .
нормо униё
Дэрестэн тыш вакытларын да бергэ уткэрэлэр: бергэ уйныйлар, китапханэгэ дэ бэргэ йорилэр. Берконне Алия авырып китте. как писать дальше продолжение
Дуслык − кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең иң күркәм һәм самими бер төре
спсибо
Николай Кенарский
спасибо*
Похожие вопросы
- Сочинение темасы"китапнын минем тормышымда роле"ПОЖПЛУЙСТА НА ТАТАРСКОМ НАПИШИТИ СРОЧНО
- пожалуйста напишите мне сочинение по татарском языку на тему жэйге истэлеклэр Это для тех кто знает хорошо татарский
- Где можно найти стихи на татарском языке? Нужны стихи на татарском языке в школу. Помогите пожалуйста найти.
- пословицы на татарском языке про язык
- Помогите!!! СРОЧНО Пожалуйста!!! Нжно написать сочинение на тему наша школа на татарском с переводом!!!
- помогите составить сочинение по русскому тема сочинения : моя любимая игрушка
- Напишите текс "наша школа'' на татарском языке, пожалуйста)
- пословицы на татарском языке о зле
- Напишите про татарскую свадьбу на татарском языке и как его празднуют
- Помогите,пожалуйстаа! Надо составить сочинение на тему "Как я помогал маме" обязательно оно должно быть с диалогом!