Литература

помогите пожалуйста найти. поздравдения на 50 летие женщине на татарском языке

50 яшь юбилей котлаулар (50 лет поздравления)

№1

Тормышнын ин ямьле чагы,
Илле яшь – ул аз эле!
Алда эле – купме шатлык!
Купме бэхет, наз эле!

Гомереннен бу мизгеле -
Туктап бер жырлап алу,
Уткэннэргэ шокер итеп,
Килэчэккэ юл салу!

~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~

50 лет

Ярты гасыр дисәң, күп булыр күк.
Илле дисәң бик аз тоела.
Үтте гомер аккан сулар кебек,
Ә сулары кая җыела? !

Аккан сулар бергә кушыла-кушыла
Барысы бергә коя диңгезгә.
Туган йортка, туган нигезгә
Җыясың син шулай безне дә.

Рәхмәт сиңа, рәхмәт барысы өчен,
Югалтмыйсың әткәй нигезен.
Син саклыйсың, һич кер кундырмыйча,
Туганлыкның изге һәр җебен.

~~~~~~~~~~~~~~~~~~~

Син бүген үзеңнең олы юбилеең — 50 яшең билгелисең. Моңсу көзләргә ямь өстәргә теләгәндәй, табигатьнең шушы мизгелендә ярты гасыр элек дөньяга килеп, син барлык туганнарыңны сөендергәнсең. Бүген дә син, кадерле кешебез, үзеңнең тирә-ягыңдагы кешеләргә шатлык өләшәсең, олысына да, кечесенә дә син кешелекле һәм игелекле, абруйлы киңәшче, шуңа күрә дә үзең олы ихтирам казангансың.
Алдагы гомер юлларыңны шулай ук сау-сәламәт, күтәренке кәеф һәм туган-тумачаларың, якыннарың белән бәхетле көннәрдә үтәргә язсын сиңа, сөекле һәм сөйкемле кешебез!
Иң изге, ак һәм пакь теләкләр белән ______________

~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~

Сине олы бәйрәмең, 50 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйм!
Син җирдәге һәрнәрсәгә гашыйк.
Гашыйк таңга, зәңгәр кичләргә.
Син яшисең шундый матурлыкка
Тагын матур бер ямь өстәргә.

~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~

Бүген гомер мизгелеңнең матур бәйрәме, хатын-кызның акыл туплаган, асыл, иң күркәм чоры. Киләчәктә дә сәламәтлек, җан тынычлыгы, яңадан-яңа куанычлар, мул тормыш телим. Әрнү-сагыш белмә, гел шулай чибәр бул, изге дөньяның барлык рәхәтлекләрен күреп, бергә-бергә күңелле итеп яшәргә Ходай насыйп итсен.
Изге теләкләр белән ________________
Альберт Семенов
Альберт Семенов
69 369
Лучший ответ
Смотрите https://sdnjom.ru/pozdravleniya/na-yazyke/tatarskom/s-yubileem-na-tatarskom/11-pozdravlenie-s-yubileem-50-let-zhenschine-na-tatarskom-yazyke.html специально для женщины татарские поздравления на юбилей 50 лет

Хатын-кызны 50 яше белән котлау! Сине 50 еллык юбилеең белән тәбриклибез! Ярты гасыр күп тә сыман, юк та сыман. Синең гомердә дә авыр көннәр аз булмады. Сынмадың, сыгылмадың, югалмадың. Менә дигән Ана булдың. Карлыгачтан көнне, сандугачтан тәнне сорамыйча эшләгәнсез, түзгәнсез, дәшмәгәнсез, ялгыз агач сыман сынмагансыз. Инде лаеклы ялга китәсез. Ходай сезнең барлык изге теләкләрегезгә, ниятләрегезгә дога кылып, амин, дисен. Яшәү дәфтәрегезгә озын, тыныч гомер язылсын шушы изге минутларда.
Валерий Уркин
Валерий Уркин
1 390

Похожие вопросы