Бер тай, ике тай, өч тай, дүрт тай, биш тай, алты тай, җиде тай, сигез тай, тугыз тай, ун тай — чыгып тай!
Бер чыпчык, ике чыпчык, өч чыпчык, дүрт чыпчык, биш чыпчык, алты чыпчык, җиде чыпчык, сигез чыпчык, тугыз чыпчык, ун чыпчык — очып чык!
Бер-килеп кер,
Ике-син минеке,
Өч-күттә көч,
Дүрт-таза күт,
Биш-штаныңны чиш,
Алты-кутагың каты,
Җиде-түзмәде сиде,
Сигез-имиең симез,
Тугыз-тыгып уз,
Ун-кутагыма кун,
Ун бер-утны сүндер,
Ун ике-иң зурысы синеке.
Естественные науки
татарча санамышлар кирэк
Анатолий Сокирка
)))))))))
Slava Slava
Тырнеттан таптым)))))
Дмитрий Авдеев
рэхмэт бик зур
Считай сама. Никто тебе не посчитает. Ресурс кагбэ русскоязычный. Инфа 100%!
Өйгә кергән бер чыпчык, Очып йөри чык-чырык. - Чыпчык, чыпчык, син чыпчык! Атлап түгел, очып чык!
Тор, тор, тургай, Таң ата бугай, Тургай, чыпчык, Син кал, бу чык!
Аладан, боладан, Песи бара колгадан. Песи түгел, ата каз, Ата каздан тизрәк кач!
Әке-пәке-эремчек Син калып тор, ә бу чык.
Әлчи, бәлчи, Әни күлмәк үлчи Үлчи торгач җитмәде, Кисә торгач бетмәде. Чәүкә, чыпчык, Син кал, бу-чык!
Ыргада, мыргада Мәче йөри елгада. Эремчек, төн чык, Син кал, бу чык.
Песи-песи поскан Ике күзен кыскан, Кысса, безне тота алмый, Тотар иде - җитә алмый. Пес-пес-пес.
Җыелганнар кошкайлар - Безнең нәни дускайлар: Песнәк, чәүкә, саескан, Күгәрчен артка поскан. Син-карга, син-чыпчык, Тәрәзәдән очып чык!
Бер мәк, ун уймак, Табада коймак, Мичтә бәлеш, ал да ябыш. Чүрәкәй үрдәк, Чум да чык.
Мияу, мияу мышлаган, Мич башында кышлаган. Бүген тычкан тотмаган, Тотар иде йоклаган.
Саескандай чайкалып, Мин йөримен өй саклап. Каздай булып, кыйгаклап, Сиңа тиям, син әбәк!
Ары алачык, бире алачык, Кыр капкасы шыр ачык. Игер чык, бире чык, Син дә торма, йөгереп чык.
Ыргадан-мыргадан Мәче йөри колгадан. Мәче түгел ата каз, Ата казның башы таз. Сыртыңа төшкәнче таш Тизрәк моннан чыгып кач!
Бер, ике, өч, дүрт, биш, Алты, җиде, сигез, тугыз, ун. Байлар кия кызыл тун. Кызыл тунның бәясе - Йөз дә кырык сигез сум.
Саесканның койрыгы Саный китсәң-унике, Сыңар аяк, сыңар чык, Син калып тор, ә син чык!
Елгада бар бер басма: Син анда ялгыш басма. Әгәр бассаң китереп, Кырыйга чык сикереп.
Гөр-гөр гөлдер бу, Гөрләр күгәрчендер бу. Карыйк-карыйк каргалар, Шыгырдаган арбалар. Торыйк-торыйк торналар, Тау башында юргалар. Чут-чут сандугач, Тәрәзәдә карлыгач. Чырык-чырык куар чыпчык Тәрәзәдән очып чык!
Уннан уймак, Табада коймак, Мичтә бәлеш, Ал да ябыш. Чүрәкәй үрдәк, Чум да чык!
Берәм, берәм, берәмләп, Әби йөри кеше әрләп Кәҗәләрен кешәнләп Бабай бара басуга, Сулга карый ун агай, Уңга карый ун агай; Бар чыгып кит син, агай!
Кыш китте, яз килде, Үрдәк белән каз килде Тау башлары ачылды, Ак ташлары чәчелде. Сайрыйлар тургайлар, Шалтырыйлар сабаннар. Моңая сыерчык, Җыр җырлый чыпчык, Син тор, бу чык!

бер чыпчык ике чыпчык оч чыпчык ...ун чыпчык - мунчага керэ карчык
100%
Похожие вопросы
- эх татарлар ина 9 майга соченение кирэк иде
- плиз мина татар соченения кирэк 9 майга
- Татарлар!! Любой шигырь язарга кирэк 4-6 куплетлы Срооочно!!
- татарча сочинение на тему профессий любых???
- татарча инша яхшылык жирдэ ятмый. помогите пожалуйста не могу писать.
- казан кремле турында татарча языгысчы:)
- татарча сочинение Галиябану хэм Халил
- исэнме мэктэп темасына инша татарча
- Идегэйгэ характеристика булса татарча ( если можно по татарский)
- Идегәй белән Туктамыш ханның аермалы яклары. татарча