Домашние задания: Литература

Идегәй белән Туктамыш ханның аермалы яклары. татарча

Ханга буйсынмаган өчен Туктамыш хан Идегәйнең әтисен җәзага тарта дигән фикер башка кайбер чыганакларда да очрый. Димәк, бу версия буенча, Идегәй гаиләсе белән Туктамыш хан арасындагы каршылык бик күптәннән килә. Тимер Котлыкның Туктамышка нәфрәте дә шул ук чорларда башлана. Чөнки Туктамыш, әйтелгәнчә, Тимер Котлыкның да әтисен үтерә. Кайбер тарихчылар фикеренчә, менә бу мөнәсәбәтләрнең катлаулылыгын һәм каршылыгын Туктамыш хан исәпкә алып бетерми һәм куркыныч хата җибәрә. Әгәр Тимер Мәлик сугышта һәлак булып, Балтычак Туктамыш тарафыннан җәзага тартылган булса, әлегә бит аларның уллары исән-сау кала: балигълык, ил биләүче дәрәҗәсенә җитмәгән Тимер Котлык һәм күптән инде тәҗрибәле һәм мәкерле яугиргә әверелгән Идегәй морза. Күрәсең, нәкъ менә шуңа күрә Идегәй, ә бәлки билгеле бер мәкерлек белән, башта Туктамышның җитди ярдәмчеләреннән берсенә әверелә.

Туктамышның икенче хатасы түбәндәгедән гыйбарәт: Тимер Котлык угланны ул хәйләкәр һәм кирәк дәрәҗәдә мәкерле Идегәй морза тәрбиясендә калдыра. Нәтиҗәдә Туктамышның ике куркыныч дошманнары Тимер Котлык белән Идегәй морза арасында табигый, әмма хан өчен үтә хәтәр бердәмлек барлыкка килә. Үзенең кайбер хәрби уңышларыннан башы әйләнгән Туктамыш бу мәсьәләгә игъгибир итми. Соңыннан әлеге җитди сәяси һәм дипломатик хаталары өчен аңа бик кыйммәт бәя түләргә туры килә. Идегәй исә вакыйгаларның шул юнәлештә баруыннан, ягъни Тимер Котлыкның морза кул астында, аның тәрбиясендә калуыннан бик оста файдалана.
Шулай ук: http://beznenmiras.ru/bursykly-vorskla-suy-buendagy-sugysh/
НШ
Назгуль Шарбанова
63 756
Лучший ответ
Бамбаргия. Киргуду.