Домашние задания: Другие предметы

Срочно! Завтра сдавать. татарские стихи на татарском с фразеологизмами

Мин көнне ничек үткәрдем?

Бармакка бармак сукмадым,
Ахры, сул аяктан тордым.

Урын-җирне дә җыймыйча,

Мәктәпкә китеп бардым.

Борыным салынган иде,
Очрады, ярый, җан дустым.

Күңел күтәрелде бераз,
“Исәнме! ”, дип, кулын кыстым.

Без икәүдән – икәү генә –

Яттан шигырь сөйләп бардык.

Көне буе баш күтәрми,

Җиң сызганып белем алдык.

Судан коры чыктым бүген:

Сорадылар – җавап бирдем.

Сүзгә кесәгә кермичә,
Матур итеп сөйли белдем.

Тел очында торган җавап,

“Эһ” дигәнче, башка килде.

Сүзне сүзгә ялгый белдем.
Алдым шулай яхшы билге.

Башым күккә тия язды,

Борын күтәрмәдем ләкин.
“5” ле алгач, кәеф яхшы,

Ал да гөлгә әйләнде көн.

Очып кына кайттым өйгә,
Әниемнең мин уң кулы.

Бөтен савыт-сабаларны

Ялт иттерде үскән улы!

Шайтан аяк сындырырлык

Иде йокы бүлмәсендә.

Трай тибеп эш чыкмас, дип,

Гөл иттердем һәммәсен дә!

Бармакка бармак сукмау – палец о палец не ударить

сул аяктан тору – встать с левой ноги

борын салыну – вешать нос

җан дус – закодычный друг

күңел күтәрелү – поднять настроение

икәүдән – икәү – один на один

баш күтәрү – не поднимая головы

җиң сызганып – засучив рукава

судан коры чыгу – выйти сухим из воды

сүзгә кесәгә кермәү – за словом в карман не лезть

тел очында тору – вертеться на языке

“Эһ” дигәнче – в два счета

сүзне сүзгә ялгамау – двух слов не может связать

баш күккә тию – касаться головой до неба

борын күтәрмәү – не задирать нос

ал да гөл – все прекрасно

очып кына кайту – прилететь на крыльях

уң кул – правая рука

ялт иттерде – сверкнуть

шайтан аяк сындырырлык – сам черт ногу сломает

трай тибү – бить баклуши

гөл иттерү – сделать прекрасно
ТУ
Талгат Умирбаев
80 266
Лучший ответ
Гугл в помощь
DK
Dilorom Khamidova
606