Домашние задания: Другие предметы

Татарский миф (на татарском разумеется) . Очень нужно .Завтра сдавать

Абзар иясе (йорт анасы) Йорт анасы (абзар иясе) ишек алдында йә булмаса ат абзарында тора. Йорттагы терлекләрне баш-күз итә. Ул кай чагында кеше кыяфәтендә, кай чагында бер-бер терлек сурәтендә кешегә дә күренә. Аны ерактан гына, төнлә генә күреп була. Йорт анасы терлекне генә карый, бигрәк тә ул ат­ларны ярата. Сөйгән атының ялын тарый, читтән аңа җим алып килә, кай атларны ул бер дә яратмый, яратмаган атын төн буе борчый, җөдәтеп бетерә. Төн буе аңа атланып йөри, аның алдындагы җимне алып китеп, үзе сөйгән ат алдына илтеп сала. Йорт анасы сөйми торган атлар арыкланып, боегып бетәләр, бик өшәнәләр. Мондый атларны бөтенләй бетешкәнче ул йорттан читкә озатудан яхшысы юк, шунда гына котылсаң котыласың.
Абзар иясенең күңелен калдырырга бер дә ярамый. Ара-тирә генә бул­са да аның күңелен таба торырга кирәк. Аның кәефен бер бозсаң ул бөтен йорттагы терлекләрне үтереп бетерә икән. Йорт анасы ат тагарагын пыч­ратканны барыннан да бигрәк яратмый икән. Йорт анасы бер борчылып китсә, аны ипкә китерү өчен аның атын атап бутка пешерергә кирәк, ди.
Йорт анасын мин үзем дә күргәнем бар, кешеләрдән дә ишеткәнем бар. Безнең бер ак атымыз бар иде. Урак өсте җитәрәк, көлтә кертергә кирәк булыр дип, икенче туры ат алдык. Менә шул яңа туры атымыз көннән-көн ядаулана, арыклана бара. Алган чакта симез, нык, уйнап кына тора торган ат безгә килеп бер атна-ун көн торгач бөтенләй эштән чыгып бетте. Карап торырлыгы калмады. Ни чаклы аерым ашатып сыйлап карасак та, ат кыя­фәтенә кертеп булмады. Менә бер тапкыр, төнлә кайтып ишек алдына керсәм, ат абзарында иң озын кеше шикелле бер карагай тора, ат кешни.. . Тиз генә өйгә йөгереп кердем дә ут алып чыктым, ни күзем белән күрим, әлеге яңа туры атымызны йорт анасы тагаракка чалкан яткырган, тагарак­тагы туры атка салган кибәкнең барысы да ак ат алдына күчкән.
Берәү сөйләгәне бар:
Безнең әти барында ике көрән атымыз бар иде. Әти үлгәннән соң боларның берсен бик картайганнан, йөккә ярамый башлагач, чалдым да аның урынына кара туры ат алдым. Хикмәт, шул кара туры ат көннән-көн арыклана, ябыклана барды, тора торгач бөтенләй эшлектән чыкты. Безгә килгәндә яллары үрелгән иде, безгә килгәч яллары сүтелеп тә, кырылып та бетте, бөтенләй ялсыз калды. Бер елдан бу атны ярты хакына саттым да, аның урынына яңадан көрән ат алдым. Менә бусы килгәндә начар гына иде. Безгә килгәч тә бөтенләй җан керде, таный алмассың, шулай төзәл­де.. . Йортымызга кара терлек кертергә ярамый иде. Йә үлә, йә имгәнә иде. Шул безнең йорт иясе кара терлекне яратмый икән. Әле инде кара терлекне капкамнан да эчкә атлатмыйм...
1K
1 Kla** Ёпт_**
77 892
Лучший ответ
татарский на татарском?
спроси на татарских форумах.
Валера Пирог
Валера Пирог
13 336
ччттоо
Токый кушаматлы Хәмәкәй бабай үлгәч, убыр булып, ут булып авылга Иске Кормашка өенә кайта. Ишек-тәрәзәләр бисмилла әйтеп ябылганлыктан, аннан керә алмый, морҗадан керә. Ул кайтып керүгә, өйдәге бар кеше гырлап йоклый башлый.
Минем хатынның әтисе — минем бабай аларның өенә эшкә әйтергә барган да, дөбердәткән. Ишек ачучы булмаган, берәүне дә уята алмаган. Капкадан кире чыгып барганда күрә: морҗадан тубал кебек ут атылып чыга да югары очка — зияратка таба тәгәрәп китә. Шуннан соң гына өй хуҗасы уяна. Ул чыгып: «Кем бар анда, нәмә эшләп йөри?» — дип эндәшә. Бабай берни әйтми кайтып китә.

Тәгәрәп йөргән тубал кебек утны күреп, авыл халкы — хатын-кызлар, бала-чагалар, карт-коры бик курыкканнар. Шуннан соң аның каберен ачып, ләхетен чатлык агач белән кадаклап куялар. Алай да җиңә алмыйлар — убыр һаман чыга. Хәзер мир җыены карар чыгара: казып алып яндырырга.

Шуннан соң казып алалар да Әшмышты чокырына алып килеп, әрдәнә өеп, керосин сибеп, ут төртеп яндыралар. Шуннан андый утның йөргәне булмаган, диләр. Әлеге чокыр Токый чокыры дип йөртелә башлый. Мин яшь чакта ирем белән яңа йортка күчтем. Күчкәннең икенче көнендә торсам, почмактан орчык белән зебер-зебер җеп эрләгән тавыш ишетелә, эрләүче үзе күренми. Шуннан мин моның йорт иясе икәнен белеп сөендем инде. Йорт иясе өйдә шулай җеп эрләп утырса, ул өйгә бәхет-муллык тели дигән сүз, дип сөйлиләр иде бит электән үк. Тик йорт иясе никтер атыбызны яратмады, һәркөн иртән ат ап-ак күбеккә батып хәлсезләнгән була иде. Ирем беркөн саклап, күреп торган. Йорт иясе атны төнлә абзардан алып чыккан да койрыгына ябышып, атны арты белән хәлдән тайдырганчы чаптырган. Ирем белән киңәштек тә атны иске өебезгә алып барырга булдык. Арбасына пумала салдык. Иске өйгә барып пумаланы абзар почмагына сөяп калдырдык. Атны чаптырып өйгә алып кайттык. Шуннан соң гына ат хәл алды. Тазарып, матурланып китте. Йорт иясе аны борчылмый башлады. Ә хәзер аның күренгәне юк. Әүвәл заманда бер егет урманга утынга барган. Урманда утын кисә икән. Шуннан буран чыккан, кич булган, егет кайтырга курыккан. Хәзер егет: «Инде мин хәзер нишлим»,— дип кайгыга калган. Ул урманда шүрәле барлыгын ишеткән. Төн чыкканчы бер агач башына менеп утырырга булган. Егет агач башында утырган чакта бер шүрәле килеп чыккан. Моның кулында ямый торган чабатасы бар икән. Егет кунаклаган агач төбендә кискәк булган. Шүрәле шул кискәккә килеп утырган да чабатасын ямый башлаган. Ул вакыт айны болыт каплап ала. Болыт каплагач, шүрәле караңгыда кала, чабатасын ямый алмый ич. Шүрәле югары карап:
— Ай, яктырт! Ай, яктырт! — дип әйтә икән. Шүрәленең югары каравы булган, егет куркуыннан агач башыннан аның өстенә егылып төшмәсенме! Болар куркуларыннан икесе ике якка чаба башлаганнар. Шүрәле: «Өстемә болыт төште»,— дип уйлый икән, ә егет шүрәледән кача, ди. Юкка гына «курыкканга куш, коерыгы белән биш» дип әйтмәгәннәр шул.

Похожие вопросы