Әнием!
«Әни» диеп язып куйдым
Яңа яуган ак карга.
Таптамагыз, һич ярамый
«Әни» сүзен таптарга.
Үземнең язмамны шушы шигырь юлларыннан башлап җибәрәсем килә.
Әни – җирдә иң газиз, якын кеше. Ул сине тудырган, көйләп бишектә тирбәткән, синең беренче елмаюыңны, беренче әйткән сүзләреңне ишетеп сөенгән, тәпи атлап китүеңне күреп шатланган. Ул безне туган телебезне яратырга өйрәткән. Без үзебезнең тормышыбызны алардан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Алар – безнең дөньябызның яме, шатлыгы.
Һәркемгә үз әнисе дөньядагы иң кадерле кеше булган кебек, миңа да үз әнием бик кадерле. Барлык балаларныкы кебек, минем дә телем» әннә», «әни» сүзе белән ачылган. Әнием минем бик сабыр, тыйнак кеше. Әниемнең исеме Әлфия. Бу исем гарәп теленнән килеп кергән. Ул: “Мең яшәр кыз” дигәнне аңлата. Әниемнең йомшак куллары, ягымлы тавышы миңа шатлык китерә. Мин әниемә кулымнан килгәнчә булышырга, аны борчымаска тырышам. Әнием миңа дәресләремне эшләргә дә булыша: аңламаган сорауларыма да сабыр гына җавап таба, файдалы киңәшләрен дә бирә.
Мин мәктәптән кайтуга, өйдә тәмле ис таралган була. Әнием инде тәмле-тәмле ризыклар пешереп куярга дә өлгергән! Без аның белән тәмләп чәй эчәбез, серләребез белән уртаклашабыз. Ял көннәрендә без саф һавада йөрергә яратабыз. Әнием мине һәр кичне назлап йоклата, ә иртән «кызым» диеп сөеп уята. Нинди зур бәхет! Ярый әле, әнием, янәшәмдә син бар! Әнием, мин сине бик яратам! Сиңа иң изге теләкләремне генә телим.
Домашние задания: Другие предметы
Все татары сюдаа)) Напишите пожалуйста сочинение про маму, на татарском естественно)
в переводчике напиши на русском и переведи на тат.
Похожие вопросы
- Кому не сложно помогите пожалуйста!!!! Кто может, напишите пожалуйста сочинение про маму!!! Буду очень благодарна!!
- напишите пожалуйста сочинение "Моя мама"
- помогите пожалуйста найти сочинение про маму на татарском языке.
- Напишите пожалуйста сочинение на татарском...
- Как написать сочинение на татарском об осени Напишите пожалуйста сочинение на татарском об осени
- Напишите пожалуйста сочинение на татарском на тему мама срочно!
- Напишите пожалуйста сочинение на татарском Сочинение на тему "Моя любимая книга"
- Напишите пожалуйста сочинение на татарском языке на тему лес наше богатство До завтра нужно, пж напишите
- помогите написать сочинение про маму на татарском языке
- напишите пожалуйста сочинение на татарском языке на тему лес.