Хәзер мәктәпләрдә укучыларны атналык бердәй меню нигезендә кайнар аш белән тәэмин итәләр. Бу, әйтик, атнаның сишәмбе көнендә барлык ашханәләрдә дә укучылар өстәленә макарон яисә ботка куелачагын аңлата. Ризык ике атналык цикл белән төрләндерелә. Дөрес, район бюджетыннан каралган акчага менюны әллә ни төрләндерү мөмкинлеге юк. Шуңа күрә мәктәпләрдә ата-аналар ризалыгы белән алардан да җыялар. Әмма ашханә өстәлен мәктәпләрнең үзендә җитештерелгән продукт белән тулыландырырга беркем дә комачауламый. Мәгариф учреждениеләрендә куллану тыелганнары гына булмасын. Менюны тәҗрибә участогында үстерелгән продукция исәбенә баетуда районда Мичән урта мәктәбен үрнәк итеп куярлык. Мәктәп бакчасында үстерелгән яшелчәне укучылар үз хезмәтем җимеше дип ашый. Ә үзең җитештергәннән дә татлырак ризык бармы икән! Үзең үстергәнне тыныч күңел белән ашарга була. Витаминлы запас ашханә өстәленә апрель азагына кадәр куярга җитә.
Шуңа күрә озын тәнәфестә ашханәгә кергән укучылардан: “Сезне тәмле ашаталармы? ”– дип сорагач, бертавыштан: “Бик тәмле”,– дип җавап бирделәр. Ризыкларны 10 елдан артык эш стажлы Гөлнара Фазылова белән Земфира Моратшина күңел җылысын биреп табынга куялар.
– Ашханәдә эшләүче апалар ашларны бик тәмле әзерли, – диде IX сыйныф укучысы Фәридә Фейзерахманова. – Итләре бик тәмле була, салатларын да ашыйсы килеп тора. Өйдәгедән дә тәмле. Без мәктәптә дүртенче яртыга кадәр булабыз, шуңа күрә ике тапкыр кайнар ризык ашыйбыз.
Мәктәпнең бакчада үстерелгәннәрне кыш буе сыйфатлы саклар өчен тирән базы бар. Анда яшелчә һәм 25 сутыйлы кишәрлектән җыйнап алынган бәрәңгене инде урнаштырып та куйганнар. Чөгендернең самавыр кадәрлеләре бар, җиләк-җимеш кайнатмалары һәм консервланган яшелчә өч рәт стеллажга тезелгән. Рәваж кайнатмасына кадәр бар икән. “Ә менә монда кәбестәләрне элеп куячакбыз, кыш буе бозылмыйча, әйбәт сакланачак”,– дип тактага кагылган кадакларны күрсәтте мәктәп директоры Равил Шәйдуллин. Кәбестәләр әле зурлыклары белән хәйран калдырып бакчада үсеп утыра. Ә лизингка җиһазланган 140 квадрат метрлы теплицада кыярның икенче уңышы өлгереп килә. Биредә әле чын җәй. Кыяр 80 укучыга ел буена җитә, сатарга да кала әле. Узган елгы уңыштан 120 мең сумлык кыяр сатканнар. Моннан тыш 100 баш каз да асраганнар әле.
Әйтергә кирәк, директор теплицаны кыш көне дә буш тотарга җыенмый. Күпсанда (төгәл санын әйтмим, барыбер ышанмассыз) тавыклар асрап, кем әйтмешли, ике куянның койрыгын берьюлы тотмакчы, ягъни йомыркалы да, теплицаны ашлау өчен органикалы да булмакчы. “Ашату өчен бөртек мәсьәләсе хәл ителгән. Цикл тәмамлангач, тавыкларны иткә озату турында да сөйләшенгән”,– ди Равил Шәйдуллин нык ышаныч белән. Тавык боты мәктәп ашханәсендә тыелган ризыклар исемлегенә кергән, йомыркасын исә кабыгын әрчемичә пешереп, өстәлгә шикләнми куярга була.
http://saby-rt.ru/tt/-/item/2580-rayonyibyiznyiң-mәktәp-ashhanәlәrendә-tәmle-ashatalarmyi?.html
Домашние задания: Другие предметы
Помогите пожалуйста! СРОЧНО СОСТАВИТЬ ПРЕДЛОЖЕНИЯ НА ТАТАРСКОМ НА ТЕМУ "РИЗЫККА ХОРМЭТ" ПОЖАЛУЙСТА!!! ПОМОГИТЕ!!!
Похожие вопросы
- помогите пожалуйста надо составить предложение
- Помогите пожалуйста надо составить предложения
- помогите, пожалуйста, срочно написать эссе на татарском языке "Вождан хэм намус"!!!
- Помогите пожалуйста срочно написать Сочинение на татарском языке, тема: За что ты любишь Лето? Надеюсь на помощь.
- ПОМОГИТЕ ПОЖАЛУЙСТА СРОЧНО СОСТАВИТЬ СЖАТОЕ ИЗЛОЖЕНИЕ НА ТЕМУ ЖУКОВСКИЙ
- помогите пожалуйста перевести текст с английского на русский.без переводчика желательно.пожалуйста.помогите...
- Составьте предложение на татарском языке.
- Помогите пожалуйста! Нужно составить рассказ про деревню 5-6 предложений на татарском языке.
- Помогите, пожалуйста, составить 3 предложения со всеми частями речи, СРОЧНО! (Заранее благодарю)
- Очень, очень нужно составить предложения о Лондоне на английском....Пожалуйста кто может помогите!!!!