Минем яраткан укытучым.
Дөньяда һөнәрләр бик күп. Аларның төрле һәм кызыклы булуы турында һәркем белә. Минемчә, һәр кеше һөнәрнең үзенә ошаганын сайларга тиеш. Үзең сайлаган һөнәрнең чын остасы булуы өчен бик куп укырга, белемле булырга кирәк. Белемнең кеше тормышындагы әһәмияте турында бик күп мисаллар китереп була. Халык бу турында бик белеп: “Белем – бәхет ачкычы, дәрәҗәнең баскычы”, - дигән. Ә белемле булырга кешене укытучы өйрәтә.
Һәр кешенең иң матур, иң татлы һәм җылы истәлекләре аның балачагы белән бәйләнгән була. Иң күңелле хатирәләр, әлбәттә, мәктәп еллары. Мәктәп дигәч, күз алдына шунда ук укытучы килеп баса. Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, бала белән янәшәдә атлый ул. Сабыйны кулына алып, белем дөньясына алып керә. Хәреф танырга, язарга, санарга өйрәтә.
Минем үземнең яраткан укытучым турында сөйләп китәсем килә. Аның безне беренче тапкыр каршы алуы бүгенгедәй хәтеремдә. Ипләп кенә кулымнан тотып, якты сыйныфка алып керүе... Нечкә тавыш белән әйткән сүзләре әле дә колагымда яңгырап тора. Ул – бик әйбәт укытучы. Гадел һәм түземле, тыныч һәм ягымлы. Безне ярата һәм безнең әйбәт булуыбызны тели. Безнең уңышларга сөенә, кайгыларыбызны уртаклаша. Дәресләрне дә аңлаешлы һәм күңелле итеп үткәрә ул. Аңламаган темаларны кат – кат аңлатырга да вакытын кызганмый. Аның белмәгән нәрсәсе юк, бөтен сорауларга җавап таба. Һәрберебезнең хәленә керә, булыша, аңлый. Аның белән бергә без мәктәп тормышындагы һәрбер эштә бик актив катнашыз. Ул безне төрле бәйгеләргә әзерли. Шуңа күрә без гел югары урыннар алабыз. Ниниди генә уеннар уйлап чыгармый ул. Ул безне бик купкә өйрәтте. Яхшыны яманнан аерырга да, хезмәт һәм иҗат шатлыгын тоярга да, фикерләү сәләтен үстерергә дә. Бездән чын шәхес тәрбияләргә бәтен көчен бирде. Ул укытучы гына түгел, ә артист та, язучы да!
Укытучы булу җиңел түгел. Ул зур сабырлык, балаларга карата олы мәхәббәт һәм сайлаган һөнәргә карата чиксез бирелгәнлек таләп итә. Укытучыдан башка беркем дә бер һөнәргә дә өйрәнә алмый. Укытучы – барлык һөнәрләргә юл ачучы кеше. Киләчәктә нинди генә биеклекләргә ирешсәк тә, уңышларыбзның башында укытучы торганын онытмыйк. Алар балалар күңеленә нинди орлык сала алса, хезмәтләренең дә җимешләре шундый булачак. Мин укытучымны бик яратам һәм хөрмәт итәм. Аңа авыр һәм мактаулы эшендә зур уңышлар, сәламәтлек телим.
https://infourok.ru/sochinenie-minem-yaratkan-ukituchim-571639.html
Домашние задания: Другие предметы
СРОЧНО ПО ТАТАРСКОМУ!!! уКЫТУЧЫЛАРЫГЫЗ ТУРЫНДА ЯЗЫГЫЗ. АЛАРНЫН НИНДИ СЫЙФАТЛАРЫ СЕЗДЭ СОКЛАНУ УЯТА? ПЖ ДО ЗАВТРА!!!
Похожие вопросы
- пот татарский! СОЧИНЕНИЕ ИЗ 15 ПРЕДЛОЖЕНИЙ НА ТЕМУ "ЭДЭПЛЕ БУЛУ ЖИНЕЛМЕ?" ПЖ НА ЗАВТРА
- СОЧИНЕНИЕ ПО ТАТАРСКОМУ ЯЗЫКУ ПОМОГИТЕ ПОЖАЛУЙСТА ТЕМА"БОЛЫНДА"МНЕ НУЖНО НЕ МНОГО ПЖ ПЖ ПЖ ПОМОГИТЕ))
- СРОЧНО ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК НАПИШИТЕ ПРО ПЕРЕЛЁТНУЮ ПТИЦУ НА ТАТАРСКОМ Я ЗЫКЕ УЖЕ НА ЗАВТРА СОСОСОСОСООС ССООСС!!!
- СРОЧНО ПО ТАТАРСКОМУ! "Тел-миллэт сакчысы"-диалог! срочно! НЕ ПЕРЕВОД, А ДИАЛОГ!
- переведите сказку на татарский язык пж . сказка называется Тольке белэн Аленушка пж срочно!!!
- пж напишите хикэя дус турында пж!
- Срочно! Завтра сдавать. татарские стихи на татарском с фразеологизмами
- Яз турында сочинение, пожалуйста Сочинение Яз турында, пожалуйста!
- скажите пж план по татарскому языку чиполлоне принц лимоннын аягына баса молодец кто ответил
- Ребят помогите по Татарскому сочинение пж) На тему Весна) Заранее спасибо!