Домашние задания: Другие предметы

СРОЧНО ПО ТАТАРСКОМУ! "Тел-миллэт сакчысы"-диалог! срочно! НЕ ПЕРЕВОД, А ДИАЛОГ!

- Нәрсә ул тел?
- Тел – халыкның яшәү асылын, гореф-гадәтен, дөньяга карашын, фәлсәфәсен, тарихын, кыскасы, бөтен күңел байлыгын күп гасырлар буена үзенә сеңдерә барып, аны безнең заманнарга китереп җиткергән зур хәзинә.
- Барысы ничә тел бар?
- Җир йөзендә телләр бик күп. Аларның төгәл санын әйтү дә кыендыр.
- Күп яки аз халыклылары да бардыр инд
- Әйе. Бар миллиардлап кеше сөйләшкән рус, инглиз телләре, бар берничә мең, хәтта берничә йөз кеше сөйләшкәннәре…
- Безнең туган тел кайсысы?
- Шулар арасында үзебезнең туган телебез — татар теле дә бар.
- Татар теле безгә бик кадерле, әйеме
- Телебез иң бай, иң матур телләрнең берсе. Татар теле, татар теле дөньясы – үз бер тылсымлы дөнья.
- Татар теле- элек- электән килгән телләрнең берсе!
- Борын-борыннан мәшһүр акыл ияләре, әдипләр бу көчнең бөеклегенә, нәфислегенә сокланганнар һәм аның җәмгыятьтә тоткан урынын билгеләгәннәр. Халык тел аша чын йөрәктән чыккан матур хисләрен, күңел түрендә яткан тирән кичерешләрен, хыялында гәүдәләнә торган изге теләкләрен белдергән. Элекке әби-бабаларыбыз, җир йөзендәге башка байлыклар белән беррәттән, олы тел хәзинәсен дә безгә мирас итеп калдырганнар. Һәр буын ул хәзинәгә үз өлешен керткән, күп сынаулар аша чал тарих аны һаман саен эшкәртеп һәм шомартып безнең заманга китереп җиткергән.
- Бүген көндә ул ни хәлдә? Бездән соң киләсе буынга җиткерү өчен үз өлешебезне кертәбезме соң аңа?
- Заманында халыкара телләрнең берсе булган, хәзерге көндә дә бөтендөнья күләмендә сөйләшер өчен уңай ун-унбиш тел арасында саналган, җәмгыять яшәеше барышын бөтен тулылыгы һәм нечкәлекләре белән чагылдыра алырлык бихисап сүз байлыгы булган Ана телебезнең бүгенгесе ничек тә, киләчәге ничегрәк булыр соң? Бер яктан караганда бу гади генә сорау кебек. Икенче яктан караганда ул катлаулы, шул ук вакытта барлык татар милләтеннән булган кешегә уйланырга мәҗбүр итә торган сорау. Бу сорауга җавап эзләгән кеше битараф калырга тиеш түгел, минемчә. Бу милләтнең бүгенгесе, киләчәге белән бәйле. Әгәр телне милли үзаңны билгеләүче бер төп күрсәткеч дип саныйбыз икән, безнең хәлләр бүгенгә мактанырлык түгел. Халкың тулысы белән үз телендә сөйләшә икән, ул — тулы милләт, яртысы сөйләшә икән — ярым-йорты милләт, ә биштән бере сөйләшсә… Бүгенге көндә туган телебездә сөйләшкән халыкның саны куандырырлыкмы? Минем уйлавымча, әллә кая ерак китәсе түгел. Шушы үз Татарстаныбызда яшәүче татар милләтеннән булган халыкның күпмесе генә үз туган теледә сөйләшә икән. Татар мохитында үсеп тә, киләчәктә нәрсәгә ул татар теле дип, үз балаларына бер авыз татарча сүз өйрәтмәгән гаиләләр дә җитәрлек бит. Безгә хәзер «Уян, Татар!» дип кенә түгел, «Телне сакла, Татар!» дип кычкырырга кирәк.
h*ttp://edutatar.ru/blog/tatartele/415.html убери *
MZ
Mykhaylo Zakrevskyy
78 848
Лучший ответ