Ак Чишмә поселкасы 1927 нче елда оеша. Кәрәкәшледән, Көчле-Елгадан, башкорттан барлыгы 28 хуҗалык күчеп килә.Иң беренчеләрдән булып Җәләй исемле кешенең килүе билгеле. Поселка 2 ел аерым хуҗалык булып тора. 1931 нче елга чыккач, колхоз төзелә. Ул “Ак-Чишмә” колхозы дип йөртелә башлый.
Авыл кечкенә генә булса да, искиткеч матур җирдә урнашкан. Тирә-ягында таулар да, тигезлекләр дә, урманнар да җитәрлек. “Өеңнән килеп чыгу белән, җир җиләге, каен җиләге җыя ала идек”,- дип сөйли өлкәннәр. Ә инде авыл кырыеда гына, тау өстеннән, җиде чишмәнең суы бергә кушылып, агып төшә. Ап-ак күбек чыгарып аккан, күп сулы чишмә суы авыл исеменә нигез салган дип исәпләнә.Бу чишмәләрне Минаҗ бабай карап торган дип сөйлиләр. Җиде урыннан агып чыкканга, халык, яратып, “Җидегән чишмә дип исем биргән.
Авылымда ага Җидегән чишмә,
Җидегән йолдыз янып тора күктә.
Чишмәләрем ятып елап калды,
Киттем инде авылымнан күптән, -дип искә ала шигырь юлларында Әнисә апа Минһаҗева.
Табигать безгә – балаларына гаҗәеп хәзинәләр биргән. Сый-нигъмәтләр белән туендыручы кара туфрак, сулар һава, эчәр су. Болар – бәяләп бетергесез байлык: берсе генә булмаса да, җирдә тормыш юк. Шушы матурлыкны шигырь юлларына салучыларыбыз, әсәрләр иҗат итүчеләребез шактый. Шундыйларның берсе – Гомәр ага Бәширов. Кешелеккә куркыныч янаган проблемаларның берсе - яшәешебезнең нигез ташы булган табигатькә карата мөнәсәбәт, аңа сакчыл караш бүгенге көндә иң әһәмиятле проблемаларның берсе булып калуын дәвам итә.
Ул вакытта “Гигант” колхозы миллионер колхоз була. Аны Җәмил ага Габбасов җитәкли. Гомәр ага Бәширов үзенең әсәрен Җәмил абыйларда торып язган. Романда бер урында егетләр гармун тартып җырлап узарга тиеш булалар. Читкә китүче авыл егетләре “Җидегән чишмә” белән шулай саубуллаша торган булалар. Халык арасында чишмәләргә атап язылган җырлар ул вакытта да күп була. Ләкин Гомәр ага фикеренчә, нигәдер аларның берсе дә безнең Ак Чишмәдәге Җидегән чишмәгә туры килмәгән кебек була.
“ Алар берсе дә бу урынга ябышмый, ”-дип яза Гомәр ага. Яңа җыр язарга кирәк була. Бу җырда халыкның чишмәләргә, табигатькә булган мәхәббәте халык җырларындагыча гади дә, тирән мәгънәле дә, моңлы да булырга тиеш була. Тылсымлы сүзләрне ничек табарга? Ак Чишмәнең чишмә ярларына утырып, мул сулы чишмәнең чылтырап агуларын күп тапкырлар сокланып тыңлаганы була аның. Сабан туйларында егетләрнең чишмә буйларыннан җырлап үтүләрен күз алдына китерә, гармун тавышларын кабат ишеткәндәй була. Шул чакларда кызларның чишмә улагыннан учлары белән су алып эчкәндә бармакларындагы көмеш йөзекләренең ялтырап китүләре күз алдына килә. Чишмәнең моңлы тавышыннан, серле агышыннан илһам алып, газиз истәлекләр белән күңеле мөлдерәмә тулгач, хисләр дөньясының иң түреннән җырның иң беренче юллары туа. Үз гомерендә бер шигырь яза Гомәр ага, башка язганы да булмый. Эзләнә, хыяллана торгач, бөтен бер җыр туа. Бу сүзләр тулы мәгънәсендә җыр булып яңгырасын өчен, аларны үзләренә лаеклы музыкага салырга кирәк була. Җырның сүзләрен Казанга алып кайтып, Сара ханым Садыйковагв бирә. Җырның сүзләрен укыгач, Сара ханым бик дулкынлана. “Бу сүзләр үзләренә лаеклы, тирән мәгнәле көй сорыйлар. Чылтырап аккан чишмә башына үЗем барып чыккандай, чишмә улагына салган көмеш йөзектә җидегән йолдыз шәүләсен күргәндәй булдым, чәй суы алырга дип таң белән үк чишмәгә баручы авыл чибәре күз алдыма килде”,-дип, ул үзе ял иткән Җылыш авылы чишмәсен дә күз алдына китереп, көйне иҗат итә.
Гомәр ага көйне тыңлагач хәйран кала. “Сара ханым бу көй белән мин сүз белән әйтеп бирә алмаганнарны да әйтә алган, җырны тагын да тирәнрәк, тагын да газизрәк хисләр белән баеткан”,-ди.
Җырны беренче булып ул вакытта әле яшь җырчы Зөһрә Сәхәбиева башкара. “ Җыр җырланып беткәч, халык нигәдер тынып калды. Әллә ошатмадылар инде”,- дип уйланып куя җырчы.
Домашние задания: Другие предметы
ИСТОРИЯ КАКОГО ЛИБА РОДНИКА НА ТАТАРСКОМ ЯЗЫКЕ. ЗАРАНЕЕ БОЛЬШОЕ СПАСИБО.
Похожие вопросы
- Помогите сделать задания по русскому языку! Заранее большое спасибо!
- Пожалуйста помогите написать 5-6 предложений про весну 4 класс на татарском языке. Заранее спасибо.
- Помогите написать сочинение на тему (70 лет победы) на татарском языке заранее спасибо!
- Помогите пожалуйсто с написанием сочинения "О Казани " на татарском языке! Заранее спасибо! Кто чем помог ) !
- сочинение на тему мой любимый школьный предмет на татарском языке заранее спасибо!
- Помогите пожалуйста с русским языком, домашняя работа а понять не могу. Заранее большое спасибо!
- история о казанском университете на татарском языке
- напишите пожалуйста 10 пословиц о музыке на татарском языке))) заранее спасибки!
- Какие причины привели к началу революции во Франции? история 7 класс, помогите!!! заранее большое спасибо:)))
- ПАМАГИТЕ! Напишите загадки на татарском языке с ответами. Спасибо