Домашние задания: Иностранные языки

Сочинение по татарскому языку.

Помогите написать сочинение по татарскому языку на тему "Беркем дә онытылмый, бернәрсә дә онытылмый" 10 пред.
Һәрбер кешенең үз яшәү тарихы, үз язмышы бар. Тамырларың – туганнарың, әби-бабайларың турында яңа мәгълуматтан хәбәрдар булу бик кызык. Әмма иң кызыгы – бөек шәхесләр, геройлар – Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында белү. Әлеге кешеләр – чын мәгънәсендә каһарманнар, курку белмәс, Ватаннарына тугры булып калган кешеләр. Аларның күпчелеге яу кырыннан әйләнеп кайтмаган.
Сугыш илебезгә кан коюлар, гөнаһсыз җаннарның кыелуын, ятимлек, ачлык-ялангачлык алып килде. Мәхшәр үзәгендә кайнаган яшь егетләр, яшь кызлар - бүген инде чал чәчле әби-бабайлар. Җиңү таңын китергән сугыш һәм тыл ветераннары! Сезнең алда хөрмәт белән баш иябез. Чиксез рәхмәт хисләре аша сезгә якты таңнар, имин тормыш, аяз күк йөзе телим. Тыныч, бәрәкәтле тормыш, бәхетле картлык юлдаш булсын! Барыбызның да теләк бер: ил-көннәр тыныч, күкләребез аяз булсын, мондый афәтне башка күрергә язмасын!

Безгә, балаларга, Бөек Ватан сугышындагы батырлыклар турында тыңларга бик кызык, әмма ветераннарга авыр фронт елларны искә алу җиңел түгел. Ветераннарның истәлекләре күңелләребезгә үтеп керә, һәм шуңа күрә без җирдә иң кадерле нәрсә – Тынычлык икәнен белеп яшибез. Безнең буынның якты киләчәге өчен көрәшкән батырларның исемнәрен мәңге хәтердә сакларга тиешбез.
https://nsportal.ru/ap/library/literaturnoe-tvorchestvo/2014/01/30/sochinenie-berkem-d-onytylmagan-bernrs-d-onytylmagan
Абдрахимов Александр
Абдрахимов Александр
96 235
Лучший ответ
яратам
Женёк Женёк
Женёк Женёк
16 230
Безнен туган якнын табигэте бигрэк матур. Йэм-йэшел урманнар, чылтырап аккан чишмэлэр, балыкка бай куллэр, хуш исле чэчэклэр, шифаллы улэннэр. Иксез-чиксез зәңгәр диңгезне хәтерләткән күктә ап-ак атларга, җилкәнле корабларга охшаган болытлар йөзеп йөри. Тэбигэтебез хозурлыгы хэр беребезне кинэндерэ. Менэ туган ягыбызга яз мизгеле дэ бар тарафка ямь остэп килеп житте. Кыш буе татлы йокога торонгэн тэбигэт экрен генэ уяна бара. Чылтырап сулар, горлэвеклэр ага, улэннэр йэшел борыннарын тортеп чыгып килэ, безнен якын дусларыбыз сыйырчыклар кайта.  Табигатьне саклау – һәрбер адәм баласының иң мөһим бурычларыннан берсе. Табигатьне сакларга тиешлекне һәр кеше сабый чактан ук белеп үсәргә тиеш.

Подробнее - на Znanija.com - https://znanija.com/task/5526528#readmore