Өлкәннәр көненә багышланган сценарий
edu.tatar.ru›upload/images/files/день пожилых… doc
Өлкәннәр көненә багышланган сценарий. 1 а. б. Хәерле көн, кадерле авылдашлар, килгән кунаклар, дуслар! Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне
1 а. б. Хәерле көн, кадерле авылдашлар, килгән кунаклар, дуслар!
Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара.
Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез.
2 а. б. Бүген сезгә сәлам юллыйбыз без,
Сәлам сезгә безнең буыннан!
Бар дөньяны бүләк итәр идем
Әгәр килсә минем кулымнан!
Үтә гомер аккан сулар кебек
Ә күңел һич туймый яшьлектән.
Йөзләрегез инде картайса да,
Ник күңелләр болай яшь икән?
Сезнең өчен җыр “Картая мени соң йөрәк? ”
1 а. б. Хәзерге вакыттагы карт кешеләрнең ямьле, шатлыклы балачагы булмаган. Аны сугыш тартып алган, ачлык-ялангачлык, ә инде сугыштан соң хәерчелек.
Ярты гасыр аерса да илне
Утлы, канлы, данлы еллардан.
Әммә хәтер әле дә йөртә сезне
Фронтларда – авыр юлларда.
Сугыш чорындагы хатыннарның
Исемнәрен ташка нык уеп.
Кулдан килсә әгәр, бронзадан
Һәйкәл куяр идем мин коеп. ( җыр “Герман көе”)
2 а. б. Гомерләре буе хезмәттә кайнаган, сугыш һәм сугыштан соңгы авырлыкларны иңнәрендә күтәргән, колхоз нужасын беренче көннәреннән үк тәртәгә җигелеп тарткан әби-бабаларыбыз картлык көннәрендә зур игътибарга, хөрмәткә лаек.
Рәхмәт сезгә, бу дөньяда куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен. Без, яшьләр, сезнең киңәшләрегездән тайпылмабыз, үрнәк булырга тырышырбыз
Безнең әбиләргә, дуслар,
Хөрмәтем бик зур минем.
Шундый кешеләр булганга
Шатланам, туган җирем.
1 а. б. Яшь вакытның гүзәл мизгелләрен
Искә алып, дуслар, тагын бер
Яңгыратыйк әле бу залларда
Кайтавазын яшьлек таңының.
Үтте инде яшь вакытлар дип
Уфтанырга, дуслар, ашыкмыйк
Сүнмәгән бит, бездә сүрелмәгән,
Җыр биюгә булган гашыйклык.
Безнең йөрәк әле һаманда яшь
Онытмадык матур көйләрне
Жырлыйк әле өзеп үзәкләрне,
Булсын дуслар сагынып сөйләрлек.
Бию ________
2 а. б. Әнидән кала бу дөньяда безнең өчен иң кадерле кешеләр алар безнең әбиләребез. Бүген дә алар безгә җылы оекбашлар, бияләйләр бәйләп, тәмле ашлар пешерәләр, матур гөлләр үстерәләр, үзләренең киңәшләре белән безгә һәрчак ярдәм итеп торалар.
Авырлыкны җиңәр өчен көч кирәк,
Ә кешегә һәрчак җылы сүз кирәк.
Бер назлы сүз мең дарудан көчлерәк.
Назлы сүзгә һәркем мохтаҗ, түз, йөрәк!
Сезне хөрмәтләп ___________________
1 а. б. Заман авырлыкларына бирешмичә, әби-бабаларыбыз алдагы тормышка өмет белән карап яшиләр. Пенсияләре зур булмаса да, безгә һәрвакыт ярдәм кулларын сузалар.
-Пенсия акчам – кечкенә,
Җиткерим ничек кенә
Кесәмә салсам, һич тормый-
Чыга бит тишеп кенә.
-Аптырама, оныгың бар,
Тәрбияләрләр үскәчтен,
Бер баегач “Дәү әни! ”-дип
Китерер күчтәнәчен...
Безнең урам әбиләре
Менә шулай сөйләшә.
Сүз уйнатып, бер-берсенә
Шатлыкларын өләшә.
Тормыш авыр, болгавыр чор диеп,
Боекма син, күңел, боекма.
Киләчәккә өмет белән яшик,
Таралырлар әле болытлар. (Концерт номеры __________
Детские сады
сценарии ко дню пожилых людей в детском саду на татарском языке
Похожие вопросы
- как провести день с детьми в детском саду?
- Вы пришли на день открытых дверей в детский сад. О чем бы спросили бы?
- по сколько часов в день должен работать воспитатель детского сада во время ремонта, выполняя ремонт не своей группы
- Добрый день. Подскажите пожалуйста. В детском саду нам дали на подпись "Согласие на обработку данных" моих и ребёнка
- Помогите мне найти сценку на английском языке для детского сада
- Как бороться с заведующей детского сада??? Существуют ли какие-либо нормативы по благоустройству участков детских садов?
- Проблемы в детском саду!
- если у кого пострадали дети в детском саду 60 г. Краснодар, срочно отзавитесь
- Я в ужасе помогте!! ! Детский сад- сотресение мозга…
- Халатное отношения в детском саду к детям. Куда жаловаться.