Сочинение / Җәйге вакыйга
Бу җәйдә мин гел Казанда булдым, чөнки әти белән әни җәй буе эшләделәр. Шулай булса да мин яхшы ял иттем: дусларым беләң ишегалдында уйнадым, су коенырга йөрдем, китаплар укыдым, комьютерда күп нәрсәләр эшләргә өйрәндем. Беркөнне без дусларым белән су коенырга киттек. Шуннан кайтканда, мине кайбер гадәтләрем турында уйланырга мәҗбүр иткән бер вакыйга булды. Пляждан кайтышлый без Бауман урамына кереп чыгарга булдык. Туңдырма алдык та урам буйлап киттек: урамда рәсем ясап утыручы рәссамнарның картиналарын карадык, күпләгән сувенирлар күрдек. Шуннан ерак та түгел җыр ишеттек. Җырны урам музыкантлары башкара иде. Без алар янына килдек, озак кына җырларын тыңлап тордык. Шунда минем аларга кесәмдә булган вак акчаларны бирәсем килде. Яннарында яткан эшләпәгә вак акча салыйм дигәндә, эрегән туңдырмам, таягыннан шуып, эшләпәгә килеп төште. Мин бик оялдым һәм йөгереп киттем. Шул вакыйгадан соң мин урамда туңдырма белән сак булырга кирәклеген аңладым. Гомумән, урамда туңдырма, пирожки, чипса ашап яки чупа-чупс суырып йөрү бер дә матур гадәт түгел шул инде.
Лингвистика
Нужно сочинение на тему как дети проводят летние каникулы но только на татарском языке?
мин дэ
Коз! Ял конняре житте! Без бачабыз шатланып киттек! Вакыт житте мяктяптян тынарга. Беренче конне дусларым белян урманга жыендым барырга. Урман куркяеп киткян! Яфраклар торле тоскя киенгянняр. hава бик чиста! Без ойгя кайткыбыз келямяде... Узгя конне кинога бардык. Конеьбез яхшы утте. Уйнадык, аздык.... Калган конярне йо эшлярне эшлядек...
бельмим
Похожие вопросы
- подскажите сочинение на тему" как я провела летние каникулы"
- ужасно нужно сочинение по немецкому "как я провел зимние каникулы"
- нужно сочинение по немецкому, как я провел зимние каникулы. что то типо играя в хоккей, катаясь на лыжах, встречал нг
- Сочинение на татарском языке на тему летний лес 10преложени (Описание леса)
- Сочинение на татарском языке на тему "Летний лес" (10 предложений) Описание леса...
- нужно сочинение на татарском языке : Нэрсэ ул коррупция? нужно сегодьня. Кто сможет напишите плиз. Заранее спасибо
- Помогите перевести сочинение летних каникул на английский язык
- я не знаю как писать сочинение по английскому языку на тему мои летние каникулы (не менее 15предложений)?
- Пожалуйста помогите найти сайт где написано небольшое сочинение на татарском языке про любимого учителя! Срочно! Спасибо!
- Чем обусловлено использование в татарском языке именно слова "сум" для обозначения "рубля"?