Лингвистика

напишите, пожалуйста, текст на татарском про гитару! что такое гитара и все такое, надеюсь на вас)

Гитара — озын муенлы, сигезле цифрына охшаш корпус-резонаторы булган, кыллы чиртеп уйный торган музыка коралы. Романс, блюз, кантри, фламенко, рок, метал, джаз кебек бик күп музыка стильләрендә кушылып уйнаучы яки ялгыз башкарылучы музыка коралы. XX гасырда уйлап чыгарылган электр гитарасы киң күльтурага көчле йогынты ясый.
Гитара тарихы.
Хәзерге заман гитарасына охшаган резонанс корпусы һәм муены булган музыка коралы булуы турында мәгълүмат б. э. к. II мең еллыктан бирле билгеле. Месопотамиядә археологик казу эшләре барышында табылган балчык чүлмәкләр барельефында киннора (Библиядә телгә алынган шумер-вавилон кыллы коралы) төшерелгән. Борынгы Мисыр һәм Һиндстанда шуңа охшаган кораллар булуы мәгълүм: набла, нефер, цитра, вина һәм ситар. Думбыра да борынгы музыка коралы булып исәпләнә, борынгы Хорезмда казу эшләре барышында кыллы коралларда уйнаучы терракот статуэткалар табылган. Хорезмда 2000 ел элек булган ике кыллы коралның казакъ думбырасы белән охшашлыгы бар дип исәплиләр галимнәр. Борынгы Греция һәм Римдә кифара дигән музыка коралы бик танылган булган.
Гитарага кадәр музыка кораллары озынча йомры корпуслы, кыл тарттырылган озын муенлы булган. Корпус бер бөтен булган, киптерелгән кабактан, ташбака кабыгыннан яки бер бөтен агачтан эшләнгән. Б. Э. к. III—IV гасырларда Кытайда жуань (яки юань) дигән музыка коралы барлыкка килә. Аларның резонанс корпусы аерым аскы һәм өске декадан тора. Европада латин һәм мавритан гитарасы VI гасырда барлыкка килә. XV—XVI гасырдагы виуэла дигән музыка коралы хәзерге гитара конструкциясе формалашыуына зур йогынты ясый.
Атамасы.
Урта Азиядән Греция аша Европага үтеп кергәнче «гитара» сүзе бер ничә үзгәрү кичерә: Борынгы Грециядә «кифара (ϰιθάϱα)», латинча «cithara», испанча «guitarra», итальянча «chitarra», французча «guitare», инглизчә «guitar» һәм ниһаять Россиядә «гитара». «Гитара» сүзе беренче тапкыр Урта гасырларда XIII гасыр әдәбиятендә кулланыла.
ЕА
Елена Авдейко
54 102
Лучший ответ
Ксения Токаренко спасибо большое)

Похожие вопросы