Олы көн бәйрәме яки Пасха (юнанча πάσχα, латинча Pascha, яһүд сүзеннән - פסח [Pesaḥ] - "яныннан үтеп китү" ), шулай ук Гайсә Мәсих Терелүе (юнанча Ἡ Ανάστασις τοῦ Ἰησοῦ Χριστοῦ) - христиан иң борынгы бәйрәме, гыйбадәт елының төп бәйрәме. Инҗил китабында тасвирланган Гайсә Мәсих терелүенә багышлап үткәрелә. Хәзерге вакытта һәр ел өчен бәйрәм итү көне ай-кояш тәкъвиме буенча билгеләнә.
Христианнар бу бәйрәме беренче гасырда Гайсә Мәсих терелгән көннән алып бәйрәм итәләр. Бәйрәм көне итеп 4 апрельдән (21 март искечә) соң тулы ай үткәч беренче якшәмбе көн билгеләнә. Бәйрәм итү төнне яки иртән чиркәүдә гыйбадәт кылу белән башлана.
Гаиләләрдә посттан соң (христиан дине буенча сөтле һәм итле аш ашамый тору) мул ризыклы табын әзерләнә. Гореф-гадәт буенча бәйрәм куличы һәм буялган күкәйләр изгеләндерелә. Бу көнне христианнар бер-берсенә, тормыш символы булган, буялган йомырка бирә.
7 гыйнвар Раштуа (авыз ачу) көнне Гайсә Мәсих туганнан соң, 19 гыйнварда чумылдырыла һәм 33 яшендә, явыз җаннар тарафыннан тотылып, тере көенчә Качка кадаклана. Шуннан соң бар дөньяны гаҗәпкә калдырып, ул яңадан терелеп, аякка баса һәм бу көн – Олы көн дип атала.
Олы көн яки Пасха бәйрәме язгы көн-төн тигезләнүгә, һавадагы айның торышына карап, һәр елны төрлечә – 4 апрельдән 8 май араларындагы атна көнгә туры килә. Христиан дөньясында Христос терелеп тору көне бик зурлап уздырыла. Православие дине өйрәтүләре буенча, Иисус үз ирке белән үзенә газап һәм җәфалы үлем алып, шуның белән кешеләрнең җазыкларын үзе җолып ала. Олы көнгә каршы төн бөтенләй үзгә, серле, язгы төннәрнең берсе. Ул төнне берәү дә йокламаска тиеш, чөнки бу төнне бәхет өләшәләр, ә йокласаң, өлешсез каласың, дигән сүз.
Бәйрәмгә кадәр олылар 7 атна ураза тота. Элек ураза тотудан бала-чага да читтә калмаган. Бу вакыт эчендә ураза тотучылар төрле үсемлекләрдән әзерләнгән ризыклар белән генә тукланырга тиешле. Олы ураза вакытында кеше сөйләү, җазыклы эшләр башкару тыела. Пасхага хәтле өч атна элек өй юыла, йорт тирәләре тазартыла. Олы көнгә каршы кичтә, мунча кереп чыккач, күпләп күкәй маныла. Хуҗа хатыннар иртәнгә кадәр тәм-том өлгертә, әче һәм төчегә басылган камырлардан күмәч, пилмән, шишара һәм башкаларны пешерә.
Изгеләр китабында бәйрәм көнне менә мондый сүзләр әйтергә кушылган: «Бүген Христос терелеп торган көнне, бәйрәм итеп җактырылышыйк та, эй туганнар диешеп, бер-беребезне кочаклашыйк; безне күралмый торганнарны да, Христосның терелеп торуы хакына, барын да кичерик; аннары дәшеп, болай әйтик: – Христос үлгәннән терелеп торган, үлгәннеге белән үлемнең кыуатын бетергән, үлгән кешеләргә дә тереклек биргән»
https://tt.wikipedia.org/wiki/Олы_көн_бәйрәме
Домашние задания: Другие предметы
помогите написать текст про пасху на татарском сегодня до 9 часов
Похожие вопросы
- Помогите написать сочинение про осень на татарском языке. и пожалуйста в кратце про что написали
- Помогите написать текст рассуждение на тему почему диалектные слова все реже встречаются в нашей речи
- Пожалуйста помогите написать сочинение про Казань на татарском языке!!!
- помогите написать сочинение про маму на татарском языке
- помогите перевести текст про пасху на татарский сегодня срочно
- Помогите написать рассказ о Елабуге на татарском пожалуйста (минимум 10 предложений)
- Помогите... написать текст описание природы или урывок из какого-то текста о природе...))) 7 предложений... пожалуйста
- помогите написать текст из 10 предложений на Английском языке про любой праздник 5 класс
- Помогите написать текст- описание в научном стиле (про цветок) можно любой, например лилия! помогите! пожалуйста!
- Помогите написать текст про какой нибудь Российский праздник н английском языке (10 предложений). Заранее спасибо